Оешуы

1947 елның июлендә бер төркем галимнәр тәкъдиме белән Бөтенсоюз сәяси һәм фәнни белемнәр тарату җәмгыяте буларак оештырыла, 1963 елда Бөтенсоюз «Белем» җәмгыяте дип үзгәртелә, 1991 елдан – хәзерге исемендә.

Төп максатлары: белем тарату, гражданнарга өзлексез белем бирү, Россиянең икътисад, фән-техника, социаль һәм гуманитар өлкәләрдә алдынгы илләр дәрәҗәсенә күтәрелүенә булышлык итү. «Белем» җәмгыяте оешмалары РФнең 70 субъектында эшли, күп кенә төбәкләрдә өзлексез (өстәмә) белем бирү мәгариф учреждениеләре бар. «Белем» җәмгыяте оешмалары һәм учреждениеләре кадрларның квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү буенча курслар һәм семинарлар үткәрә, чит телләрне өйрәнү, компьютер үзләштерү курслары, халыкның төрле төркемнәренең мәнфәгатьләре һәм мавыгулары буенча (йорт эшләрен һәм бакча хуҗалыгын алып бару, медицина белемнәре нигезләре, этика, сөйләү осталыгы) лекцияләр, консультацияләр үткәрә, хәзерге заманның күпләгән мәсьәләләренә багышланган очрашулар оештыра. Җитәкче органы – совет, даими эшләүче органы – идарә. Җәмгыять белән президент җитәкчелек итә.

Татарстанда үсеше

Татарстанда «Белем» җәмгыятенең республика оешмасы 1949 елда А.Е.Арбузов, Б.А.Арбузов, Г.Х.Камай, Б.Л.Лаптев, Е.П.Бусыгин, А.В.Талантов, Я.Ш.Шәрәпов тырышлыгы белән төзелә. Республиканың барлык шәһәр һәм авылларында җәмгыятьнең оешмалары эшли, хезмәт коллективларында башлангыч оешмалары төзелә. 1984 елда республика оешмасында 34 мең кеше (1 академик, 308 фән докторы, 2295 фән кандидаты, 14 мең укытучы, 5,5 мең инженер, икътисадчы һәм техник, 2600 чамасы авыл хуҗалыгы белгече, 900 предприятие, совхоз һәм колхоз җитәкчесе, 1 мең чамасы производство алдынгысы һәм новаторы) исәпләнә. Оештырылганнан башлап, аның сафларында СССР ФАнең 6 академигы һәм мөхбир әгъзасы, 400 ләп фән докторы, 3000 нән артык фән кандидаты эшли.

Эшчәнлеге

Идарә тарафыннан йөзләрчә лекция, семинарлар, конференцияләр уздырыла. 1980 нән 1982 елга кадәр Татарстан Республикасы «Белем» җәмгыяте лекторлары 600 меңнән артык лекция, шул исәптән дәүләт һәм хокук мәсьәләләре буенча елга уртача 73 мең, халыкара хәлләр буенча – 50 мең, икътисад, сәнәгать, транспорт һәм төзелеш буенча – 18 мең, медицина буенча – 71 мең, авыл хуҗалыгы буенча 26 мең лекция укылган. Лекция эшчәнлеге 26 тематик юнәлештә гамәлгә ашырыла, аларның һәрберсенең үз структурасы һәм еш кына 10-20 шәр таррак тематик юнәлеше була. Җәмгыять әгъзалары тырышлыгы белән республикада актив рәвештә Фән көннәре үткәрелә, агарту максатларында галимнәр предприятие, колхоз һәм совхозларга, мәктәпләргә һ.б. урыннарга чыга. Республика оешмасы идарәсе Мәскәү, Ленинград, Көнчыгыш Европа галимнәре белән тыгыз элемтәдә тора. «Белем» җәмгыятенең республика оешмасы әгъзалары Россиянең татарлар яшәгән төбәкләренә (Төмән, Оренбург һ.б. өлкәләргә) лекцияләр белән баралар. Республикага лекцияләр укырга СССР ФА, АКШ һәм Канада институты, Азия һәм Африка институты галимнәре, илнең төп музейлары хезмәткәрләре һ.б. килә.

«Белем» җәмгыяте лекторлар әзерләүгә зур игътибар бирә. Аларның квалификациясен күтәрү максатында республика, район һәм шәһәр, шул исәптән фәнни тармаклар буенча семинарлар, катлаулы һәм актуаль проблемаларга багышланган консультацияләр, лекция пропагандасының гомуми методикасы мәсьәләләре буенча дәресләр үткәрелә. Беренче буын лекторлар әзерләүнең төп формасы– яшь лекторлар мәктәпләре була. Аларда дәресләрне Казан, Мәскәү, Ленинград галимнәре үткәрә. 1980 елда КПСС өлкә комитетының Казандагы Сәяси мәгариф йорты базасында «Белем» җәмгыятенең 5 факультетлы лекторлык осталыгы университеты ачыла (1991 елга кадәр эшли). Аның максаты– лекторларның белемен күтәрү. Татар телендә сөйләүче лекторлар әзерләнә. Лекция пропагандасының дәрәҗәсен күтәрүдә һәм эчтәлеген актуальләштерүдә, лекторларның теоретик һәм методик әзерлеген яхшыртуда фәнни-методик советларга зур роль бирелә (республика оешмаларында 17 фәнни-методик совет эшли, аларга 300 кеше керә).

Хәзерге чорда республика оешмасы бухгалтерлар, укытучылар, мәктәп балалары һ.б. өчен курслар оештыра. «Белем» җәмгыяте каршында Казан мәктәпләре укучылары өчен Кызыклы очрашулар клубы эшли, ТР ФА базасында даими рәвештә күренекле галимнәрнең яшьләр белән очрашулары уздырыла.

Казан вузлары укытучылары В.Г.Саркин, Б.М.Константинов, Н.А.Гаделшина (хәзер Казан медицина университеты), Й.В.Бурнашева, Э.С.Рәхмәтуллин (Казан университеты), Е.А.Красильникова, У.Б.Билалов (хәзер Казан технология университеты), Я.Ш.Шәрәпов (хәзер Казан техника университеты) Татарстан республика оешмасының лекторлары була.

Төрле елларда «Белем» җәмгыяте республика оешмасы рәисләре: А.Е.Арбузов, Б.А.Арбузов, Г.Х.Камай, А.П.Студенцов, А.В.Талантов, Я.Ш.Шәрәпов, Р.А.Нугаев, А.Н.Тимофеев (2001 елдан).

Әдәбият  

Володин Л.А., Тимофеев А.Н. Лекционная пропаганда: методика, опыт, мнения. К.,1984.

Автор — Л.М.Айнетдинова