Эчтәлек

1972 елда Арча һәм Дөбъяз (1960 елда Татарстан сәнәгать советы һөнәрчелек артельләре җирлегендә нигезләнә) сәнгать фабрикаларын берләштерү юлы белән Арча « Милли аяк киеме» ҖБ буларак оештырыла. Якынча 180 кеше эшли (2005). ҖБ составында Арчадагы төп производство (аяк киемнәре җитештерү, чимал-материалны механик тарттыру), Арча, Биектау районнарының тирә-яктагы 16 авылында һәм Түбән Кама шәһәрендә урнашкан 11 филиал (чүәкләр, читекләр өчен милли бизәкләр чигү һ.б.) була.

1980–1990 елларда предприятиедә төрле белгечлекләр буенча 1300 гә якын оста һәм 500 (кышкы айларда 700 гә кадәр) өйләрдә читек тегүчеләр эшли. 1988 елда аяк киемнәре җитештерү елга 1 млн 200 мең парга җитә (елга 20–30 исемдәге эшләнмә), шулардан 650–680 мең пар бизәкле күн яки чигелгән орнаментлар белән чыгарыла. Ел саен аяк киеме төрләре 18–20% ка яңартыла. Шулай ук хатын-кызлар өчен җылы итекләр һәм мокасин тибындагы үкчәсез йомшак аяк киемнәре җитештерелә.

1980 елда Лейпцигта узган көзге ярминкәдә читекләр дипломга һәм алтын медальгә лаек була. 1985 елда борынгы «Казан җөе» алымы (милли аяк киеме тегүдә кадерләп саклана) нигезендә процессны гадиләштергән һәм читек чигүчеләр хезмәтен җиңеләйтүче җайланма булдырыла (авторлары — И.Х.Гайнетдинов, З.З.Зиннәтуллин, Ф.К.Кадыйров). Күннән милли аяк киемнәре (алтынсыман җепләр, төсле ефәк һәм мамык, оригиналь каюлы күн техникасы кулланып читекләр, чүәкләр, вояжиркалар), түбәтәйләр, милли киемнәр, мылтык тышлыклары, сувенирлар эшләп чыгарыла. Традицион продукция белән беррәттән, модельле, көндәлек һәм махсус аяк киемнәре җитештерелә. Нәфис эшләнмәләр кечерәк серияләр рәвешендә һәм индивидуаль заказлар буенча чыгарыла.

1990 елларда предприятиедә җитештерү күләмнәре кими, банкротлык процедурасы уздырыла.

2002 елда фабрика хосусый милеккә күчерелә (җитәкчесе — И.М.Минхәеров).

2006 елда ябыла.

Предприятие җитәкчеләре арасында — В.С.Уваев (1972–1977), М.Х.Хәкимов (1977–1986), И.Х.Гайнетдинов (1986–1997).

 Шулай ук кара Халык нәфис кәсепчелеге.

Әдәбият

Валеев Ф.Х. Орнамент Казанских татар. К., 1969;

Гулова Ф.Ф. Татарская национальная обувь: Искусство кожаной мозаики. К., 1983;

Валеева-Сулейманова Г.Ф. Декоративное искусство Татарстана. К., 1995;

Саттарова Л.И. Казанская узорная кожа. М., 2004.

Авторлар — Г.Я.Мәүлетова, Л.И.Саттарова