Биографиясе

1958 елның 24 июлендә Казан шәһәрендә туган.

1979 елда Казан университетын тәмамлый.

Россия Фәннәр академиясе Казан гыйльми үзәгенең Органик һәм физик химия институтында эшли (бүленеп: 1995–1996 елларда В.И.Ленин исемендәге фәнни-җитештерү предприятиесендә, гыйльми секретарь (2004 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре фуллереннар химиясенә карый. И.П.Романова бор, азот, кислород һәм мышьяк катнашкан гетероциклларның фәзаи төзелешен бис(α-оксиалкил)фенилфосфиннар нигезендә синтезлый һәм тикшерә, табылган диоксафосфоринаннарның кайберләре фунгицид һәм бактерицид активлыкка ия икәнен күрсәтә.

Электроннарны беренчел фуллерен С60 тан җиңелрәк кабул итә торган циклорганофуллереннар табу максатында фуллеренның яңа моно- һәм бис-циклоаддуктларын (шул исәптән фуллероимидазопиримидиннар һәм 5,6-ябык моноаддуктлар) синтезлый; аларның электрон куша алу сәләтен (ЭКС) бәяли.

Фуллероазиридин һәм фуллероимидазопиримидин төзелешле моноаддуктларның ЭКС беренчел фуллерен ЭКСы белән бер үлчәнешле яки аннан югарырак, ә циклоаддуктның азагомофуллерен төзелеше фуллерен сферасына гетероатомнар яки аларның алмашлары эффектын тапшыру өчен уңай икәнен билгели.

Циклоаддуктларның ЭКСын көйләү һәм модификацияләнмәгән фуллеренныкына караганда югарырак ЭКС булган молекулалар тудыру мөмкинлеген күрсәтә (андый кушылмалар арзанлы кояш батареялары ясауда кулланыла).

Хезмәтләре

Взаимодействие гипофосфористой кислоты с бензальдегидом // Изв. АН СССР. Сер. хим. 1981. № 12 (автордаш).

Органические акцепторы на основе производных [60]фуллерена // Вестн. Рос. фонда фундам. исследований. 2004. № 4 (автордаш).

Synthesis and unusual electrochemical properties nitropyrimidine substituted diazadihomo (C60-Ih)[6,6]fullerene // Mendeleev Commun. 2006. № 6 (автордаш).