ВКП(б) ҮК һәм ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты (1 нче секретаре З.И.Моратов) карары белән Казан татарларының килеп чыгышы турындагы мәсьәләне карау өчен чакырыла. СССР ФАнең Тарих һәм философия бүлеге һәм СССР ФА Казан филиалының Тел, әдәбият һәм тарих институты (ТӘТИ) галимнәре конференциясе формасында уза.

СССР ФАннән төп катнашучылар: академик, СССР ФАнең Тарих һәм Матди мәдәният тарихы институты директоры Б.Д.Греков; тюрколог, СССР ФА Тел белеме институты секторы мөдире, СССР ФАнең мөхбир әгъзасы Н.К.Дмитриев; тарихчы М.Н.Тихомиров; археолог һәм этнограф, СССР ФАнең мөхбир әгъзасы С.П.Толстов; археолог А.П.Смирнов; антрополог, СССР ФАнең Археология институты өлкән фәнни хезмәткәре Т.А.Трофимова; шәркыятьче галим, СССР ФАнең мөхбир әгъзасы А.Ю.Якубовский; Тел, әдәбият һәм тарих институтыннан директор урынбасары Н.И.Воробьёв, тарих секторы мөдире Х.Г.Гыймади, тел белгече Л.Җ.Җәләй, археолог Н.Ф.Калинин һ.б.

Конференциянең максаты ВКП(б) ҮКның «Татарстан партия оешмасында масса-политик һәм идеология эшенең торышы һәм аны яхшырту чаралары турында»гы 1944 ел 9 август карарын гамәлгә ашыру чараларын эшләү, ягъни Татарстан тарихын яктыртуда «аерым тарихчылар һәм әдәбиятчылар тарафыннан җибәрелгән милли характердагы хаталарны һәм җитди җитешсезлекләрне (Алтын Урданы артык бизәү, Идегәй турындагы хан-феодал эпосын популярлаштыру)» бетерү була.

Сессиядә академик Б.Д.Греков рәислек итә, докладлар белән Мәскәү, Ленинград, Казан һ.б. шәһәрләрнең күренекле тарихчылары, лингвистлары, этнографлары, археологлары, антропологлары чыгышлар ясый. Төп докладларны А.П.Смирновның «Идел буе Казан татарларының килеп чыгышы мәсьәләләренә карата» («К вопросу о происхождении казанских татар Поволжья»), Т.А.Трофимованың «Казан татарлары этногенезы антропология мәгълүматлары яктылыгында» («Этногенез казанских татар в свете данных антропологии»), Н.И.Воробьёвның «Этнография мәгълүматларына нигезләнеп, татарларның килеп чыгышы» («Происхождение татар по данным этнографии»), Л.Җ.Җәләйнең «Телгә нисбәтле мәгълүматлар буенча Идел буе татарларының килеп чыгышы турында» («Происхождение татар Поволжья по данным языка») докладлары тәшкил итә. Н.Ф.Калинин «Казан татарларының килеп чыгышына карата» («К вопросу о происхождении казанских татар»), Х.Г.Гыймади «Монгол изүе һәм Казан татарларының килеп чыгышы мәсьәләләре» («Монгольское иго и вопрос о происхоҗдении казанских татар») исемле өстәмә докладлар белән чыгыш ясыйлар, шулай ук М.Н.Тихомиров, С.П.Толстов, Н.К.Дмитриев, А.Ю.Якубовский, С.Е.Малов, В.В.Богданов, Р.М.Рәимов, Ш.И.Типеев, Ә.Б.Булатов чыгышлары тыңлана. Докладчылар һәм чыгыш ясаучыларның күбесе фикер алышканда Казан татарларының монголлардан килеп чыгуы турындагы концепцияне дә (Н.И.Воробьёв, Н.И.Веселовский), татарларны болгар кабиләләреннән «китереп чыгаручылар» (С.П.Толстов һ.б.) теориясен дә кире кага. Н.Ф.Калинин докладында «Элек үк булган, Идел буена «әзер килеш» иммиграцияләнгән һәм җирле кабиләләр, шулай ук монда башта ук яшәгән «финнар» белән бары өлешчә генә ассимиляцияләшкән татарлар яки болгарлар турындагы күзаллар»ның яраксызлыгы билгеләп үтелә; Казан татарлары формалашу процессында мөһим рольне Идел буена Көнчыгыштан — Себердән, Енисей тирәсеннән килгән төрки телле кабиләләр уйнавы исбатлана. Х.Г.Гыймади археология, этнография, лингвистика, антропологиягә кагылышлы күпсанлы мәгълүматларның «Казан татарлары килмешәк («монгол-татарлар») түгел, ә хәзерге яшәү урынында җирле аборигеннар, төрки телле болгарлар һәм башка кардәш этник төркемнәрдән формалашкан халык» дигән гомуми нәтиҗә ясарга мөмкинчелек бирүе турындагы тезисны дәлилли. М.Н.Тихомиров чыгышында үтә конструктив фикерләр яңгырый. Ул А.П.Смирновның татар халкы формалашуда Алтын Урданың бернинди дә диярлек роль уйнамаганлыгы турындагы фикеренә шик белдерә, «Азия һәм Европаны дөньяны хасил итүчеләр сыйфатында кабул иткәндә, Алтын Урда — дөньяви әһәмияткә ия күренеш», дип билгеләп үтә. «Алтын Урдага кергән халыклар тарихыннан зур бер этапны ничек алып ташлыйсың?» дигән сорау куя. Галим Казан татарлары этногенезы турындагы мәсьәләнең тагын бер ягына — аларның хәзерге чуаш, мари, удмурт, мордваларның ата-бабалары белән тарихтагы үзара элемтәсенә һәм бер-берсенә йогынтысына игътибар итә: «... теләсә кайсы халыкның тарихы шул территориядә яшәгән һәм алар белән бәйле булган халыклар тарихы белән бәйләнештә каралырга тиеш», — дип ассызыклый.

Сессиянең гомуми нәтиҗәсе: Казан татарлары, башка халыклар кебек үк, озак вакыт дәвамында күптөрле халыклар һәм этник төркемнәр, иң беренче чиратта болгарлар, аннары кыпчаклар белән үзара бәйләнештә һәм аралашу барышында формалаша. Казан татарларының халык булып оешуы, башлыча, XV йөздән соң тәмамлана. Татар тарихчылары докладчылар формалаштырган нәтиҗәләрдә һәм нигезләмәләрдә татар халкының үткәнен дәлилсез каралтудан, ягъни аның һәр вәкилен — ватан тарихын өйрәнә генә башлаган мәктәп укучыларыннан алып, югары уку йорты студентларына һәм халык хуҗалыгының төрле тармак белгечләренә кадәр — рухи яктан изү чарасыннан чыгу юлын күрәләр. Гомумән алганда, фәнни сессия рәсми Россия историографиясендә татар халкы тарихы мәсьәләләрен җитди тикшерүгә багышлаган беренче зур чара була. Анда яңгыраган фикерләр алга таба аның этногенезы һәм социаль-мәдәни тарихы концепциясен рәсмиләштерүдә мөһим фәнни-методологик роль уйный. Сессия нәтиҗәләре буенча СССР ФАнең Тарих институты каршында 1946 да СССР ФА Казан филиалының Тел, әдәбият һәм тарих институтына «Татарстан тарихы»н язуда ярдәм итү комиссиясе оеша (тарих фәннәре докторы А.П.Кучкин рәислегендә). Ул татар халкы һәм Татарстан тарихы буенча язылганнарның эчтәлеген даими контрольдә тотуны гамәлгә ашыра (кара СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Тел, әдәбият һәм тарих институтына «Татарстан тарихы»н язуда ярдәм итү комиссиясе»).

Чыганаклар

Происхождение казанских татар. К., 1948.

Әдәбият

Материалы по истории Татарии. К., 1948. Вып. 1. Гимади Х.Г. Об изучении истории Татарской АССР за 40 лет // Изв. КФАН СССР. Сер. гуманитар. наук. 1957. № 2;

Мухарямов М.К., Гильманов З.И. Развитие исторической науки в ИЯЛИ КФАН СССР (1946–1975 гг.) // Татария в прошлом и настоящем. К., 1975;

Измайлов И.Л. Не дано марксистской оценки Золотой Орде // Гасырлар авазы — Эхо веков. 1996. № 3/4.

Автор — Г.С.Сабирҗанов