Чыгу вакыты

1893–1993 елларда нәшер ителә.

Иң элек аны Казан обсерваториясе директоры И.М.Симонов обсерваториянең эш йомгакларына караган материаллар нигезендә чыгарырга омтылыш ясап карый. Ул 1842 елда «Observations astronomiques faites a L’Observatoire de Kazan» («Астрономические наблюдения, проводимые в Казанской обсерватории») басмасының беренче һәм бердәнбер санын әзерли.

Обсерватория директоры профессор М.А.Ковальский 1859 елда шулай ук «Recherches astronomiques de L’Observatoire de Kazan» («Казан обсерваториясенең астрономик тикшеренүләре») журналының бердәнбер санын чыгара. Анда Ковальскийның үз теоретик мәкаләләре басыла.

1893 елда Д.И.Дубяго башлангычы белән обсерватория галимнәренең хезмәтләре даими чыга башлый.

Журналның исеме үзгәреп тора: 1893–1894 елларда — «Труды Астрономической обсерватории Императорского Казанского университета, издаваемые профессором Д.И.Дубяго, директором обсерватории», 1895–1915 елларда — «Труды Астрономической обсерватории Императорского Казанского университета», 1930–1961 елларда — «Труды Астрономической обсерватории Казанского государственного университета имени В.И.Ульянова-Ленина», 1966–1993 елларда — «Труды Казанской городской астрономической обсерватории».

Юнәлеше

Астрофизика, астрономия, күк механикасы, селенодезия, кометалар астрономиясе һәм геодезия өлкәләренә кагылышлы гыйльми тикшеренүләрнең нәтиҗәләре басыла.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2019. Т.6, Ч. 1;

Айнутдинов Р.А., Айнутдинова Л.М., Гилазев З.З. Казанская научная пресса. Казань 2013;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.