Биографиясе

1849, Екатеринослав губернасы, Павлоград өязе Петропавловка авылы — 1923.

1874 елда Харьков медицина университетын тәмамлый, шунда ук акылга зәгыйфьләр һәм нерв авырулары кафедрасында эшли.

1894–1897 елларда Варшава университеты ректоры.

1899 елдан Петербург университетында.

1903 елдан Казан университетының нерв авырулары һәм акылга зәгыйфьлек турында системалы һәм клиник укыту кафедрасында.

1906 елда Петербургка кайта.

Хезмәтләре мәхкәмә психиатриясенә, эпилепсия һәм неврастенияне дәвалауга карый. «Архив психиатрии, нейрологии и судебной психопатологии» фәнни-гамәли журналының беренче санын нәшер итүне оештыра (1883).

Хезмәтләре

Исследования кожных чувств. М., 1876;

Об изменении чувствительности кожи у меланхоликов. СПб., 1877.

Әдәбият

Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета (1804–1904). К., 1904. Ч. 2.