Биографиясе

1965 елның 21 мартында Казанда туган.

Казан дәүләт медицина институтын тәмамлый (1988).

1998 елдан Франция Медицина фәннәре академиясендә (INSERM) фәнни хезмәткәр, 2003 елдан тикшеренүләр директоры, Урта диңгез буе Нейробиология институтында (INMED, Марсель, Франция) лаборатория җитәкчесе.

2001–2004 елларда Гарвард (Бостон) һәм Дартмус (Нью-Хэмпшир) университетларында профессор Г.Холмс, Ратгерс (Нью-Арк) университетында профессор Г.Бужаки җитәкчелегендә стажировкалар уза.

2011 елдан Казан университетының физиология кафедрасы каршындагы "Үсеш нейробиологиясе" лабораториясендә әйдәп баручы фәнни хезмәткәр.

Фәнни эшчәнлеге

Нерв системасы үсеше нейрофизилогиясе һәм патофизиологиясе буенча тикшеренүләр.

Яңа туган күселәрнең баш мие кабыгында һәм гиппокампта электр активлыгының башлангыч формасын, җитлекмичә яңа туганнарның баш мие кабыгының эшләү механизмнарын, үсештәге нерв системасында эпилептик активлык һәм ишемик зарарлануның патофизиологик нигезләрен ача һәм тасвирлап бирә.

Бүләкләре

Эволюцион физиология өлкәсендәге күренекле эшләре өчен  Россия Академиясенең Орбели исемендәге бүләге лауреаты (2019).

Хезмәтләре

Cossart R. and Khazipov R. How development sculpts hippocampal circuits and function. Physiol Rev102: 343-378, 2022.

Inacio A.R., Nasretdinov A., Lebedeva J., and Khazipov R. Sensory feedback synchronizes motor and sensory neuronal networks in the neonatal rat spinal cord. Nature Communications 7: 2016.

Minlebaev M., Colonnese M., Tsintsadze T., Sirota A., and Khazipov R. Early Gamma Oscillations Synchronize Developing Thalamus and Cortex. Science 334: 226-229, 2011.

Colonnese M.T., Kaminska A., Minlebaev M., Milh M., Bloem B., Lescure S., Moriette G., Chiron C., Ben-Ari Y., and Khazipov R. A Conserved Switchin Sensory Processing Prepares Developing Neocortex for Vision. Neuron 67: 480-498, 2010.

Tyzio R., Cossart R., Khalilov I., Minlebaev M., Hubner C.A., Represa A., Ben Ari Y., and Khazipov R. Maternal Oxytocin Triggers a Transient Inhibitory Switch in GABA Signaling in the Fetal Brain During Delivery. Science 314: 1788-1792, 2006.

Khazipov R., Sirota A., Leinekugel X., Holmes G.L., Ben Ari Y., and Buzsaki G. Early motor activity drives spindle bursts in the developing somatosensory cortex. Nature 432: 758-761, 2004.

Leinekugel X., Khazipov R., Cannon R., Hirase H., Ben Ari Y., and Buzsaki G. Correlated bursts of activity in the neonatal hippocampus in vivo. Science 296: 2049-2052, 2002.

Leinekugel X., Medina I., Khalilov I., Ben Ari Y., and Khazipov R. Ca2+oscillations mediated by the synergistic excitatory actions of GABAA and NMDA receptors in the neonatal hippocampus. Neuron 18: 243-255, 1997.

Zefirov A., Benish T., Fatkullin N., Cheranov S., and Khazipov R. Localization of active zones [letter]. Nature 376: 393-394, 1995.