1930 елның 5 ноябре, Зәй районы Югары Лоҗы авылы  – 2008 елның 19 августы.

Алабуга китапханә техникумын (1949) һәм педагогия институтын (1963), Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын (1969) тәмамлый.

1956–1958 елларда ВЛКСМның Ширәмәт райкомы 2 нче секретаре.

1958–1959 елларда КПССның Зәй райкомы инструкторы, 1959–1960 елларда Зәй районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе.

1960–1970 елларда Зәй районының «Якты йолдыз» колхозы рәисе, 1973–1976 елларда Чаллы районы халык депутатлары советы башкарма комитеты рәисе, КПССның Тукай (1976–1983) һәм Алабуга (1983–1988) райкомнары 1 нче секретаре.

1988 елдан «Кама» агросәнәгать комплексы генераль директоры, бер үк вакытта ТРның Агро­сәнәгать комплексы рәисе урынбасары.

ТАССР (1975–1980) һәм РСФСР (1985–1990) Югары Советлары депутаты.

Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.                     

Автор — С.С.Елизарова