Биографиясе

1915 елның 14 июне, хәзерге Мордва Республикасының Инсар районы Казеевка авылы — 2002 елның 26 августы, Казан.

Казан авиация техникумын (1937), Казан финанс-икътисад институтын (1955) тәмамлый.

1937–1949 елларда Казан авиация заводында эшли: техник-механик, Пе-2 бомбардировщикларын җыю цехы, очышлар станциясе, заводның катнаш производстволар бүлеге башлыгы.

1950–1954 елларда КПССның Ленин райкомы, 1954–1958 елларда Татарстан өлкә комитеты секретаре.

1958–1970 елларда Казан компрессорлар заводы директоры.

Ломакин җитәкчелек иткән чорда компрессорлар заводының гамәлдәге цехларында техник реконструкция уздырыла һәм яңа цехлар төзелә, прогрессив техниканың күп кенә төрләрен — турбосуытулы (фреонлы, аммиаклы, һава ярдәмендә) компрессор машиналарын, төрле технологик газлар өчен махсус пешкәкле компрессорларны, югары куәтле үзәктән кугыч циркуляцион компрессорларны күпләп эшләү оештырыла; илдә беренче тапкыр винтлы компрессорлар җитештерүне үзләштерү башлана; продукция җитештерү 4 тапкыр арта.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз, ике «Почёт билгесе» орденнары белән бүләкләнә.

Әдәбият 

50 лет ОАО «Казанькомпрессормаш». К., 2001.