Биографиясе

1913 елның 16 сентябре, БРның хәзерге Благовар районы Яңа Абзан авылы — 1977 елның 5 феврале, шунда ук.

Колхозда эшли.

1937–1939 елларда һәм 1942 елның маеннан Кызыл Армия сафларында. 1942 елның ноябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 290 нчы гвардия укчы полкның орудие командиры (5 нче гвардия армиянең 95 нче гвардия укчы дивизиясе). 1 нче Украина фронты гаскәрләре составында Украинаны (1943–1944), Польшаны (1944) азат итү сугышларында, Берлин һәм Прага (икесе дә – 1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

1945 елның 12 гыйнварында Пинчув шәһәре өчен барган сугышта батырлык күрсәтә. Туп уты белән дошманның 5 пулемёт ноктасын һәм тубын сафтан чыгара, плацдармны яулап алуга булышлык итә.

Сугыштан соң туган авылында авыл советы рәисе булып эшли.

Бүләкләре

Ленин ордены, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, 3 нче дәрәҗә Дан орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият           

Батырлар китабы – Книга Героев. К., 2000;

Славные сыны Башкирии. Уфа, 1979. Кн. 4.

Автор — М.З.Хәбибуллин