Тарихы

1735 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Карамалы, Калмыя исемнәре белән дә телгә алына.

1860 елларга кадәр халкы асаба башкортлар, типтәрләр һәм дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук арба-чана ясау кәсепчелеге тарала.

1773–1775 еллардагы Крәстияннәр сугышы вакытында авыл халкы Е.И.Пугачёв ягында актив көрәшә.

1870 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет, XX йөз башында 2 мәчет була. Авыл җәмәгатенең имана җире 316,8 дисәтинә тәшкил итә.

Авыл 1920 елдагы “сәнәкчеләр” фетнәсе үзәкләренең берсе була.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Әмәкәй волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Мөслим, 1963 елның 1 февраленнән – Сарман, 1965 елның 12 гыйнварыннан Мөслим районында.

Хәзер Иске Карамалы авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Алга” колхозы оештырыла. 1953 елда – берләштерелгән “Алга” колхозы (Иске Карамалы, Күбәк, Түреш авыллары), 1960 елда “Урал” колхозы составына керә, 1965 елда Куйбышев исемендәге колхозы булып аерылып чыга. 1991 елдан “Калмыя” колхозы итеп үзгәртелә, 1993–2005 елларда “Калмыя” күмәк предприятиесе, 2018 елдан “Август-Мөслим” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

1936 елда Иске Карамалы һәм Күбәк авыллары арасында машина-трактор станциясе төзелә, 1966 елдан Алга машина-мелиорация станциясе, 1973 елдан Алга 13 нче күчмә механикалаштырылган колонна, 2014 елдан “Мөслим-мелиорация” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1950 елларда авылда участок хастаханәсе ачыла. 2003–2015 елларда балалар һәм яшүсмерләр өчен “Наз” социаль приюты эшли.

Авылда балалар бакчасы (1976 елдан), мәдәният йорты (1972 елда яңа бина төзелә), китапханә (1972 елдан), дәвалау амбулаториясе, фельдшер-акушерлык пункты, “Борһан” мәчете (2003 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Сөмбел” хореография коллективы (1987 елдан), “Замандаш” театр коллективы (1995 елдан), “Җизнәкәй” вокаль коллективы (1998 елдан), “Чишмә” фольклор ансамбле, “Моң” баянчылар ансамбле, “Динамит” балалар хореография коллективы, “Тургай” вокаль ансамбле (барысы да 2007 елдан) эшли.

Күренекле кешеләре

А.Н.Баязитов (1951–1996) – җырчы, ТРның атказанган мәдәният эшлеклесе (ТРның Яшел Үзән районындагы Әйша авылы мәдәният йорты аның исеме белән атала, 2014 елда Күбәк мәктәбе (шул мәктәпне тәмамлый) бинасында аңа мемориаль такта куела);

Б.З.Вәлиев (1981–2006) – спортчы, халыкара класслы спорт остасы, билбау көрәше буенча дөнья чемпионы (2005 ел), татарча көрәш буенча ТР һәм РФ чемпионы ;

Ф.М.Мусин (1939–2009) – әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, ТССРның атказанган фән эшлеклесе (2014 елда Күбәк мәктәбе (шул мәктәпне тәмамлый) бинасында аңа мемориаль такта куела);

Ф.Н.Төхбәтуллин (1946–2015) – рәссам, график, ТРның Рәссамнар берлеге әгъзасы.

Халык саны

1795 елда – 51 кеше;
1816 елда – 50 ир-ат;
1859 елда – 243,
1870 елда – 351,
1884 елда – 566,
1913 елда – 847,
1920 елда – 891,
1926 елда – 861,
1938 елда – 714,
1949 елда – 672,
1958 елда – 705,
1970 елда – 852,
1979 елда – 887,
1989 елда – 821,
2002 елда – 747,
2010 елда – 775,
2017 елда – 673 кеше (татарлар).