Биографиясе

1931 елның 11 гыйнвары, Казакъстан ССРның Кустанай өлкәсе Югары Кут поселогы – 1984 елның 20 октябре, Казан.

Казан университетын тәмамлый (1953).

1962–1974 елларда ВНИИгеолнерудта, 1974–1975 елларда Ивано-Франковск нефть һәм газ институтында (Украина ССР), 1975–1983 елларда Казан төзүче-инженерлар институтында эшли.

Фәнни иҗаты

Рус платформасының көнчыгышындагы югары девон утырмаларында остракодлар һ.б. казылма байлыкларның характерлы комплексларын ачыклый.

Татарстан һәм аның белән чиктәш регионнардагы девон утырмаларында нефть табу һәм биостратиграфия, палеогеография мәсьәләләрен тикшерә һәм шуның нәтиҗәсендә Тимань төбәгендә, Көнбатыш Уралда, Рус платформасының көнчыгышында девон чорындагы палеогеографик торыш ачыклана.

Хезмәтләре

О взаимосвязи зоогеографических провинций центральной и восточной частей Русской платформы в эйфельское время // Докл. АН СССР. 1960. Т.132, № 4.

О дробном расчленении средней и нижней части верхнего девона на востоке Русской платформы // Труды Казан. геол. института. 1970. Вып. 26.