Евразиядә таралган.

Татарстан территориясендә 2 төре бар: алсу йөнтәс гөмбә (L. torminosus), ак йөнтәс гөмбә (L. pubescens).

Катнаш (каенлы) урманнарда, яшь каенлыкларда, берәрләп яки төркем булып очрый. Каен белән бергә микориза хасил итә.

Алсу йөнтәс гөмбәнең эшләпә диаметры 4–15 см, яшь гөмбәнең эшләпәсе кабарынкы, картайганнары киң бүрәнкәсыман, кайтарылган йөнтәс читле, итчел, коры яки җиңелчә лайлалы, алсу кызыл, үзәктәш зоналар ачык беленә.

Ак йөнтәс гөмбә диаметры 7 см дан артмаган эшләпәсе, зональлекнең булмавы, ак яки аксыл сары төсе белән аерыла. Йөнтәс гөмбәнең йомшагы сынучан, ак, аксыл соры, зәһәр, җиңелчә сумала исле. Сөтле сыекчасы ак, ачы, һавада төсе үзгәрми. Споралы порошогы ак. Сабы цилиндрсыман яки төпкә таба аз гына тарайган, аксыл алсу.

Гөмбәләр бөҗәк личинкалары белән зарарланмый.

Ашарга яраклы. Тозлау һәм маринадлау өчен кулланыла.