- РУС
- ТАТ
Татарстанның Баулы районындагы авыл. Баулы шәһәреннән 37 км көньяктарак, Ваешур елгасының югары агымы буенда урнашкан
Авылга 1920 елларда нигез салына.
Оешкан көненнән ТАССРның Бөгелмә кантоны Баулы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Баулы, 1963 елның 1 февраленнән – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Баулы районында.
Хәзер Покровский Урустамак авыл җирлеге составына керә.
1929 елда авылда “Ак урман” колхозы оештырыла, 1958 елда Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең XXI съезды исемендәге колхоз составында була. 1993 елдан “Колос” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.
Халкы кырчылык белән шөгыльләнә.
1926 елда – 80,
1938 елда – 126,
1949 елда – 123,
1958 елда – 151,
1970 елда – 168,
1979 елда – 89,
1989 елда – 57,
2002 елда – 39,
2010 елда – 33,
2015 елда – 31 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.