Эчтәлек

1989 елда Түбән Камада «Түбәнкаманефтехим» АҖ каршында Яшьләр тәҗрибә татар театр-студиясе буларак оеша, 1994 елда Шәһәр яшьләр татар театры статусы ала, 1997 елдан — татар драма театры, 2007 елда дәүләт театры статусына ия була, 2012 елдан хәзерге исемдә.

1990 елдан хәзерге татар драматургиясе, татар һәм рус әдәбияты классиклары әсәрләре буенча 60 тан артык спектакль куела: «Кызлар кызык итәләр», «Яшьлегем-юләрлегем», «Ай булмаса, йолдыз бар», «Яшьлек белән очрашу», «Нәзер» (Т.Миңнуллин), «Адашкан чәчәкләр» (Г.Каюмов), «Әти диясем килә» (Ә.Хәсәнов), «Бәхетле килен», «Хатыным-алтыным», «Мөхлис һәм Иблис» (Х.Ибраһим), «Каракның бүреге яна» (Ф.Яруллин), «Өч хатын берлән тормыш» (Г.Исхакый), «Ил» (К.Тинчурин), «Кыз урлау», «Ай тотылган төндә» (М.Кәрим), «Җир уллары трагедиясе» (Һ.Такташ), «Кадер кичәсе» (Р.Галиев), «Хәерле юл!» (И.Зәйниев), «Тиле яшьлек» (И.Абдуллин), «Соңгы төн» (И.Юзеев), «Бүре каны» (Н.Гыйматдинова), «Үзем белән үзем» (Г.Хәйям), «Гөнаһлы мәхәббәт өрәге» («Призрак грешной любви», А.Иванов), «Ярсыз ярлар» («Любовь окаяная», Н.Угарин), «Назлыгөл» (М.Байҗиев) һ.б. Ю.Сафиуллин пьесасы буенча режиссер Р.Фатыйхов куйган Чечня сугышы фаҗигаләренә багышланган «Йөзек һәм хәнҗәр» спектакле Түбән Новгород шәһәрендә узган «Россия яшьлеге» («Юность России») фестивалендә бүләккә лаек була. Репертуарында балаларга багышланган спектакльләр дә шактый урын алып тора: «Шомбай маҗаралары» (Р.Вәлиев), «Иң күңелле көн» («Самый лучший день», Е.Чеповецкий), «Карурман аша» (Р.Галиев), «Һау-һау-һау» (Т.Миңнуллин) һ.б. Театр ТР, РФ шәһәрләре һәм районнарында гастрольләрдә йөри; Россия һәм халыкара театр фестивальләрендә катнаша; ТР Мәдәният министрлыгының «Тантана» бүләге лауреаты («Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә — Г.Шәмәрданова, 2016).

Театр үсешенә ТРның халык артисты А.Фәттахова, ТРның атказанган артисты М.Фәттахов, театрның директоры, атказанган мәдәният хезмәткәре Ф.Чабатов, рәссамнар Ә.Закиров, Л.Гыйльметдинов, М.Греньков, композиторлар А.Нәҗмиев, Ю.Чаплин, М.Минһаҗев, театрның баш рәссамы, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Б.Нәсыйхов, костюмнар буенча рәссам Ф.Мөхәммәтшина зур өлеш кертәләр. 2018 елда театр труппасында — ТРның атказанган артистлары Г.Фәхразиева, Ф.Вафиев, Рәис Галиев, Д.Карпова, Ф.Гыйниятуллина, А.Ибраһимов, Н.Сәйфетдинов, актёрлар Г.Шәмәрданова, Г.Галиева, Р.Зәйнуллин, Ю.Павлов, А.Әгъләмова, А.Хөсәенов, Л.Чупашева һ.б.

Театрның җитәкчеләре: ТАССРның атказанган артисты А.С.Богатырёв (1990–1995), Р.Ә.Фатыйхов (1996–2002), ТРның халык артисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Д.Сираҗиев исемендәге театраль бүләк лауреаты, М.Сәлимҗанов исемендәге Республика бүләге лауреаты, РФ Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы Р.В.Галиев (1990–1995 һәм 2002 елдан).

Әдәбият

Игламов Р. Будни и праздники жанра // Аргамак. 1999. № 11–12.

Автор — Д.Ә.Гыймранова