Тарихы

1840 елда алпавыт И.В.Доленго-Грабовский тарафыннан нигезләнә, ул авылга Бөреле авылы крестьяннарын күчереп утырта. Революциягә кадәрге чыганакларда Ильинка исеме белән дә искә алына.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

ХХ йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 169,2 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Чыпчык волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Казан авыл, 1935елның 10 февраленнән – Биектау, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Чыпчык авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Пламя” колхозы оештырыла. 1939 елдан – Вахитов исем., 1958 елдан – “Дружба” колхозы (колхоз идарәсе Коркачык авылында урнаша), 1967 елдан – “Дружба” совхозы эшли.

Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Халык саны

1859 елда – 145,
1897 елда – 120,
1908 елда – 140,
1920 елда – 154,
1938 елда – 187,
1949 елда – 146,
1958 елда – 110,
1970 елда – 40,
1989 елда – 29,
2002 елда – 28,
2010 елда – 43,
2017 елда – 57 кеше (руслар – 61,4%, татарлар – 38,6%).