Эчтәлек

Апас районы Кабык Күпер авылы янында урнашкан.

Кабык Күпер комплексы ядкәрләре археологлар А.Х.Халиков (1960–1961 елларда) һәм Р.С.Габәшев (1989–1990 елларда) тарафыннан тикшерелә.

Комплекска таш һәм бронза гасырларга нисбәтле өч туктаулык керә.

Кабык Күпер комплексының I туктаулыгында табылдыклары мезолит чорына караган зур, яртылаш җиргә иңгән торак булганлыгы ачыклана, аның өске катламында мезолит дәверенең таш корал һәм неолит чорыннан калган балчык савыт-саба калдыклары табыла.

I туктаулыктан 150 м төньяк-көнбатыштарак урнашкан II Кабык Күпер туктаулыгында табылган әйберләр неолит чорына карый дип фаразлана.

III Кабык Күпер туктаулыгында (ул I нчесеннән көнбатыштарак) табып алынган әйберләр исә бронза гасырга карый. Культура катламы калынлыгы 30–40 см га җитә.

Кабык Күпер комплексы территориясендә шулай ук Баланово, Кама, Казан яны һ.б. археологик культураларга караган археологик ядкәрләр барлыгы ачыклана.

Әдәбият

Халиков А.Х. Мезолит Среднего Поволжья // Материалы и исслед. по археологии СССР. 1966. № 126;

Халиков А.Х. Древняя история Среднего Поволжья. М., 1969;

Халиков А.Х. Приказанская культура // Свод археол. источников. 1980. Вып. 1–24;

Бадер О.Н., Халиков А.Х. Памятники балановской культуры // Свод археол. источников. 1976. Вып. 1–25.

Автор Р.С.Габәшев