Олы Кәминкә елгасының (Чишмә елгасы бассейны) сул кушылдыгы.

Озынлыгы 16,4 км, бассейнының мәйданы 147,7 км2. Чирмешән районы территориясеннән ага. Елга башы урман массивында, Ивашкино авылыннан 2,5 км көньяк-көнбатыштарак, тамагы Түбән Кәминкә авылыннан 5 км төньяк-көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 168 м, тамагыныкы – 78 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 20%.

Сөлчәнең 2 кушылдыгы бар, иң зурысы: Күтәмә елгасы (13,5 км) – уң кушылдык. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,32 км/км2. Туенуы катнаш, өчтән ике өлеше кар сулары исәбенә туры килә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,51-1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 111 мм, ташу агымы катламы 70 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,208 м3/с.

Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 300-400 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.

Елгада суының гомуми күләме 2,3 млн м3 булган 2 буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.