- РУС
- ТАТ
График, РСФСРның атказанган рәссамы (1976)
1928 елның 3 марты, Башкортстан Республикасының Илеш районы Югары Мончар авылы – 2008 елның 8 июне.
Казан сәнгать училищесендә белем ала (1950–1951). Воронеж телевидениесендә, «Коммуна» газетасында рәссам булып эшли (1958–1966).
Рәссамнар берлегенең Воронеж оешмасы әгъзасы (1965), идарә рәисе (1970–1972; 1974–1978), СССР Рәссамнар берлеге идарәсе әгъзасы (1972–1981).
Эстамп, бигрәк тә үзенең иҗади индивидуальлеген чагылдырган линогравюра өлкәсендә танылган оста. Образларны тасвирлаганда Ахуновның сурәтләү алымнарына төгәллек һәм фикер бөтенлеге, формаларны гәүдәләндерүдә хәрәкәтчән ритм һәм масштаблар контрастлылыгы хас. Гравюра техникасында һәм карандаш белән башкарылган әсәрләрендә күп планлы күренешләр, форманың төгәл төзелеше, рәсемнең ачыклыгы белән үзенчәлекле. Ахунов әсәрләренә хас лирик һәм эпик образлылык кеше белән табигать арасындагы якынлык, хезмәт, авыл тормышы, шәһәр һәм индустрия темаларына багышланган пейзажларда чагылыш таба.
«Ленин эзләре буйлап» линогравюралар сериясе (1964–1981): «Казанда В.И.Ленин музей-йорты», «Казан университеты» (1964), «Казан Кремле» (1965) һ.б.; «Кара туфраклы төбәк индустриясе» (1969–1974) һәм «Россиянең индустриаль ритмы» (1975–1977), «Агачлар турында риваять» (1978) линогравюралары циклы, «Икмәк» (1979), «Россия – шагыйрьләр җире» сериясе (1980), «Россиягә багышлау» (1989–1990) автобиографик серияләре һ.б. авторы.
Болгариядә һәм Швециядә узган графика һәм плакат күргәзмәләрендә (1973), графикларның Монголиядә (1976), Италия (1976,1977), Сүрия (1978), Тунис (1979), Көнбатыш Германия (1980,1982), Исландия (1985), Португалия (1986), Берлин (Интерграфика – 1987), Канадада үткәрелгән халыкара күргәзмәләрдә (1988); Бөтенсоюз («Совет Россиясе», Мәскәү, 1970 елдан; эстамп, Уфа шәһәре, 1974, 1984; Ростов, 1978), төбәкара («Кара туфраклы төбәк», 1969 елдан) һ.б. күргәзмәләрдә катнаша.
Шәхси күргәзмәләре Воронежда (1978, 1983, 1988, 1993, 1998), Мәскәү (1982, 1988), Уфа (1987), Ирландия (1991), Финляндия (Маннергейм галереясы, 1993), Липецкта (1998) уза.
«Мәскәү – Россия башкаласы» линогравюралар сериясе өчен «Почет билгесе» ордены, Россия сәнгать академиясенең көмеш медале (1998) һ.б. медальләр белән бүләкләнә.
Масабих Ахунов. Графика: Каталог выставки. М., 1988.
Интерграфика-87: Альбом междунар. выставки графики. Берлин, 1987.
Автор – Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.