320 гә якын төре билгеле, Төньяк ярымшарның уртача поясында таралганнар.

Татарстан территориясендә 3 төре бар. Тыгыз сәрдәнә (C. solida) бөтен җирдә, урта сәрдәнә (C. intermedia) – Кама алдында, Маршалл сәрдәнәсе (C. marschalliana) Идел алдында очрый. Киң яфраклы һәм катнаш урманнарда үсәләр.

10-25 см биеклектәге үсемлекләр. Тамырлары бүлбесыман. Сабаклары туры. Яфраклары чиратлашкан, икешәр, өчәр теленмәле. Чәчәкләре зур түгел, чыгынтылы сары, аксыл, алсу төстә, чук чәчәк төркемендә. Җимеше – кузаксыман тартмачык. Орлыклары ялтыравыклы, кара, итчел үсентеле. Җимешләре июньдә өлгерә. Орлыктан үрчи.

Баллы, декоратив үсемлекләр.

Маршалл сәрдәнәсе ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Маршалл сәрдәнәсе