Биографиясе

1855 ел – 1905 елның 22 августы, Казан шәһәре.

1871 елда Сәнгать академиясен тәмамлый. 1880 елдан Казан шәһәр идарәсендә, 1884 елдан шәһәр архитекторы.

1887 елда эшеннән китә, шәхси эшчәнлек алып бара.

Казандагы күп кенә җәмәгать һәм торак биналары проектларының авторы. Арада аеруча билгеле корылмалар: Александровлар пассажы (1884–1886 еллар), Иоанн-Предтеча монастыре (1888 ел), хәрби госпитальнең яңа бинасы (1891–1892 еллар), ветеринария институты бинасы комплексы (1896–1898 еллар), Чернояров пассажы (1901 ел), Шамил йорты (1903 ел, Ф.Р.Амлонг белән бергә), Кекин йорты (1903–1905 еллар).

Эклектика стиленең төрле юнәлешләрендә эшли; Г.Руш корылмалары декоратив детальләргә бай.

Әдәбият

Остроумов В.П. Казань. Очерки по истории города и его архитектуры. Казань, 1978.

Муртазина Л.М. Архитекторы Казани XVIII – начала XX века: Биогр. справ. Казань, 1999.

Автор – Л.М.Мортазина