Түбәнге Пермьнең Сакмар ярусындагы карстланган известьташ һәм доломит токымнарыннан торган сулы Эстәрлетамак катламында 130-150 м тирәнлектә скважиналар ярдәмендә ачыла.

Кама елгасының уңъяк ярында, Иж елгасы тамагыннан 1 км түбәндәрәк, Менделеев районы Ижевка авылының көньяк-көнбатыш чигендә урнашкан.

Артезиан скважиналарыннан алына һәм шул исемдәге бальнеологик курортта дәвалану өчен файдаланыла. Сату өчен шешәләргә тутыру оештырылган, товар билгесе – «Шифалы су». Тәүлек эчендә 150 м3 су алына.

Иж елгасының уңъяк яры итәгендәге Пермь утырмалары катламнарыннан чыгучы Иж чыганагы элек-электән тирә-як халкын үзенә җәлеп иткән. Алар, җирле табибләрнең күрсәтмәләренә таянып, бу суны ашказаны-эчәк һәм бөер авырулары вакытында кулланганнар. 1903 елда землемер Д.Ф.Спиридонов чыганакны арендага ала һәм төрле учреждениеләрдә су анализы алуны оештыра. Беренче тулы химик анализ 1907 елда Казан университетында үткәрелә (К.В.Бенинг). Соңыннан чыганакның геологик шартлары һәм генезисы тикшерелә (П.И.Кротов, М.Э.Ноинский һәм башкалар). 1910 елда су «Спиридонов минераль сулары» («Спиридоновские минеральные воды») исеме астында сатуга чыгарыла. 1914 елда суны сатуга әзерләү буенча шул ук исемдәге акционерлык җәмгыяте оеша (1 млн шешә чыгарыла), 1915 елда ул «Ижевский источник» акционерлык җәмгыяте дип үзгәртелә (су тутыру елына 4 млн шешәгә кадәр арта). 1924 елда чыганактан 1,5 км ераклыкта санаторий төзелә (хәзер «Иж минераль сулары» курорты). 1928 елда «Ижминводы»га дәүләт акционерлык җәмгыяте статусы бирелә, чыганак гомумсоюз әһәмияткә ия була.

Иж минераль суларының табигый чыгу юллары 1978-81 елларда Түбән Кама сусаклагычы төбендә кала.