Биографиясе

Вафаты 1186 елда.

Урта Азиядә яшәгән һәм төрки телдә иҗат иткән. Биографиясенә кагылышлы төгәл мәгълүматлар аз сакланган, булганнарының күбесе риваять рәвешендә. Псевдонимына нигезләнеп, Харәзем дәүләтендәге Бакырган кышлагында туган, Яссы шәһәрендә (хәзерге Казахстан Республикасындагы Төркестан шәһәре) Ә.Ясәвидә укыган дип фаразлана, аның вафатыннан соң гомере буе остазы хөҗрәсен саклаучы булып яши. Мәккәгә хаҗ сәфәре кылганлыгы билгеле.

Иҗаты

«Бакырган китабы» антологиясендәге бик күп шигырьләр, шулай ук «Китаб Хәким ата» («Хәким ата китабы»), «Ахырзаман китабы», «Хәзрәти Мәрьям китабы» (1887) исемле риваять характерындагы чәчмә әсәрләр авторы. Бакыргани иҗатының тел һәм жанр үзенчәлекләре төрки әдәбиятлардагы халыкчан поэтик традицияләргә якын тора. Шигырьләре хисси-экспрессив тәэсир көченә ия.

Бакыргани иҗатының татар шигъриятенә йогынтысы урта гасырлар болгар-татар әдипләрендә дә (Кол Гали, Мәүла Колый һ.б.), яңа заман шагыйрьләрендә дә, шул исәптән Тукай иҗатында нык сизелә.

Төрек галиме Фуад Күпрелезадә фикеренчә, Бакыргани шигырьләре Идел буе татарлары арасында гына киң таралган була; мәдрәсәләрдә дәреслек сыйфатында кулланыла.

Әдәбият

Күпрелезадә Ф. Төрек әдәбиятында элек мөтәссәвефләр. Истанбул, 1919.

Яхин Ф. Бакырган китабы // Әдәбият чыганакларын барлаганда. Казан, 1994.

Автор – М.В.Гайнетдинов