Тарихы

Авыл 1680 елдан Починок по речке Кусянде буларак билгеле. XIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, пристаньнарда көнлекле эш, олаучылык таралган була.

XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп (1908 елда ачыла) була. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 434,3 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1921 елга кадәр авыл Вятка губернасының Алабуга өязе Күрәк волостена керә. 1921 елдан ТАССРның – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Бондюг, 1931елның 20 гыйнварыннан – Алабуга, 1935 елның 10 февраленнән – Бондюг, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1985 елның 15 августыннан Менделеевск районында.

Хәзер Бәзәкә авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “1 Май” колхозы оештырыла. 1952 елда “1 Май”, “Игенче” (Сәйтәк авылы), “Кызыл Октябрь” (Мари Тәкәше авылы) колхозлары “Кызыл Октябрь” колхозына берләшәләр (үзәк утар Сәйтәк авылында).

1958 елда “Кызыл Октябрь”, “Труженик” (Ык Тамагы авылы), Сталин исемендәге (Бәзәкә авылы) колхозлар Сталин исемендәге колхозга берләшәләр (Бәзәкә авылы). 1963 елдан “Кама” колхозы составында (Бәзәкә авылы). 1972 ел мәгълүматларында, авыл “Кама” колхозы составында (кырчылык, терлекчелек).

Мәгариф һәм мәдәният

2003 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли. Клуб (1956 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (1945 елдан) бар.

2017 елда “Изге чишмә” төзекләндерелә.

Халык саны

1795 елда – 28 ир заты;
1859 елда – 110,
1887 елда – 201,
1905 елда – 277,
1911 елда – 305,
1920 елда – 333,
1926 елда – 336 (1920 һәм 1926 елгы мәгълүматлары Мари Тәкәше авылы халкын да кертеп бирелә),
1938 елда – 294,
1949 елда – 240,
1958 елда – 182,
1970 елда – 190,
1979 елда – 150,
1989 елда – 89,
2002 елда – 80,
2010 елда – 85,
2017 елда – 88 кеше (татарлар).