Тарихы

XVIII йөз уртасында нигез салына. Язма чыганакларда беренче тапкыр 1785 елда телгә алына. Революциягә кадәрге чыганакларда Вновь Заселённая Сугушла, Мордовская Сугушла буларак билгеле.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре (ясаклы) катлавына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда чиркәү, укырга-язарга өйрәтү мәктәбе, 2 су тегермәне була. Авыл җәмәгатенең имана җире 2624 дисәтинә тәшкил итә.

1918 елда авыл халкы “Кара бөркет” күтәрелешендә катнаша.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Кузайкино волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Шөгер, 1959 елның 16 октябреннән Лениногорск районында.

Хәзер Яңа Чыршылы авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Победа” колхозы оештырыла (беренче рәисе – С.Р.Тюгаев), 1960 елдан – “Путь к коммунизму” колхозы (Алешкино, Горкино авыллары, Вәлиев, Яңа Чыршылы поселоклары), 1967 елдан – “Яңа Чыршылы” совхозы, 2003 елдан “Яңа Чыршылы” күмәк предприятиесе составында. 2005–2015 елларда – “Чулпан” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы кырчылык, кошчылык, дуңгыз асрау белән шөгыльләнә.

Халык саны

1785 елда – 102,
1859 елда – 732,
1889 елда – 983,
1910 елда – 1152,
1920 елда – 1105,
1926 елда – 1122,
1938 елда – 1100,
1949 елда – 944,
1958 елда – 695,
1970 елда – 533,
1979 елда – 623,
1989 елда – 122,
2002 елда – 90,
2010 елда – 47,
2017 елда – 21 кеше (мордвалар).