Эчтәлек

Авылга XVII йөздә нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Починок Шимкусь исеме белән дә билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп, җил тегермәне, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 890,8 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр Казан губернасының Тәтеш өязе Ильинский-Шонгыт волостенда. 1920 елдан ТАССРның – Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Апас, 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш, 1964 елның 4 мартыннан Апас районында.

Хәзер Ишеево авыл җирлеге составына керә.

1931 елдан – Фрунзе исемендәге колхоз, 1950 елдан – Ильич исемендәге колхоз, 1964 елдан – Фрунзе исемендәге колхоз, 1973 елдан – Энгельс исемендәге колхоз, 1983 елдан – Фрунзе исемендәге колхоз, 1993 елдан – Фрунзе исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы, 2003 елдан “Әнәле” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2011 елдан “Свияга” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составында. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

2012 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

Балалар бакчасы, клуб, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1992 елдан) бар.

Халык саны

1782 елда – 82 ир заты;
1859 елда – 608,
1897 елда – 800,
1908 елда – 940,
1920 елда – 831,
1926 елда – 510,
1938 елда – 522,
1949 елда – 392,
1958 елда – 327,
1970 елда – 278,
1979 елда – 244,
1989 елда – 155,
2002 елда – 164,
2010 елда – 145,
2015 елда – 146 кеше (татарлар).