Биографиясе

1925 елның 11 июле, Казан — 2008 елның 22 июле, Мәскәү.

1950 елда Казан консерваториясен (виолончель, А.Броун классы һәм композиция, А.Леман классы), 1964 елда симфония дирижерлык буенча ассистентура-стажировка (И.Шерман классы) тәмамлый.

1959–1970 елларда Татар опера һәм балет театрында дирижер. А.Даргомыжскийның «Су кызы» («Русалка»), Ш.Гуноның «Фауст», Дж.Вердиның «Леньяно янындагы сугыш» («Битва при Леньяно», С.Прокофьевның «Дуэнья», М.Мусоргскийның «Борис Годунов», Д.Шостаковичның «Катерина Измайлова», Н.Җиһановның «Җәлил», «Түләк һәм Сусылу» һәм башка операларны сәхнәләштерүдә катнаша.

1970–1971 елларда Татар филармониясе симфоник оркестры дирижеры.

1968–1972 елларда Казан консерваториясендә укытучы (композиция классы). Укучылары арасында — Ш.Шәрифуллин, А.Миргородский, А.Корепанов, Л.Чиркова, Д.Хәсәншин.

Иҗаты

Монасыйповның күп планлы һәм күптөрле жанрдагы иҗатын симфония, камера-инструменталь һәм вокаль әсәрләр, драма спектакльләренә язылган музыка тәшкил итә.

Монасыйпов — танылган композитор-симфонист. Бу жанрга караган 4 симфониясе (Икенче — «Муса Җәлил» симфония-поэмасы, аның музыкасына 1971 елда балетмейстер Д.Арипова тарафыннан Татар опера һәм балет театрында «Үлмәс җыр» балеты куела һәм Дүртенче — «Дастан»), «Бәйрәм бүген!» һәм «Идел-йорт», «Салих Сәйдәшевкә музыкаль бүләк» симфоник поэмалары милли симфонизмның яңа сәхифәләрен ача.

Монасыйповның симфоник әсәрләре белән татар музыкасына сәнгати образлылыкның трагик драматургия фабуласы һәм драматик фикерләү алымнары, музыкаль-тематик өлкәдәге сатира-гротеск белән бәйле яңа системасы килеп керә.

Композитор, яңа темаларга тирән мәгънә салып, музыкаль материалны эшкәртүдә яңа алымнар кулланып, үзен зур симфоник формалар иҗат итү остасы буларак таныта. Ул музыкаль тел чараларын, бигрәк тә пентатоник фикерләү системасында гармоник лад моделен сизелерлек яңарта. Аның әсәрләре эчтәлеге ягыннан тирән концептуаль, күптөрле ассоциацияләр тудыра.

Композиторның иҗат биографиясендә вокаль әсәрләр аерым сәхифә булып тора. Аның күп җырлары татар музыка сәнгатенең алтын фондына кергән. Моңлылык, ирекле формалар, шигъри сөйләм белән көйлелекнең ярашуы, импровизация — аларның үзенчәлекле сыйфатлары.

Композитор иҗатында «Тукай аһәңнәре» вокаль-инструменталь поэмасы аерым урын тота, анда авторның оригиналь музыка теле, татар халык җырлары интонациясе, Шәрекъ мотивлары һәм ритмнарының тәэсирлелеге, джаз стилистикасы элементлары һәм гадәти булмаган инструментарийлар бергә үрелгән. Монасыйпов татар музыкасының традицион интонация өлкәсен шактый киңәйтә.

Иҗатында бәет һәм мөнәҗәт интонацияләрен, «китапча көйләү»нең киң мөмкинлекләрен файдалана. Бу иҗади юнәлеш Икенче һәм Дүртенче симфонияләрендә, күпләгән вокаль-инструменталь әсәрләрендә, фольклор музыкасы ансамбле өчен язылган «Чал Болгардан килгән аһәң-хикмия» сюитасында да дәвам итә.

Композитор керәшен татарлар музыкаль культурасын яңача ача, фольклор үрнәкләре җирлегендә «Керәшен моңнары» концерт рапсодиясен иҗат итә.

Монасыйпов иҗаты «милли композитор» төшенчәсен күпкә үзгәртә. Аның музыкасында татар моңы бөтен бер төрки дөньяның аерылгысыз өлеше булып тора. Композитор иҗатының үзенчәлеге Шәрекъ мөселманнары музыкасы интонациясен һәм ритмнарын гамәлгә кертүдә чагыла. Интонация белән баетылган тематизм, яңача җырланган орнаментика, әсәрләрне ритмик оештыру, инструментовка алымнары, импровизация элементлары, пентатоник көйләр белән табигый кушылып, Монасыйповның әсәрләренә аерым үзенчәлек бирә.

Композитор иҗатында Шәрекъ элементлары белән беррәттән Европа традицияләре дә аерым урын алып тора. Европага хас музыка жанрлары: скрипка һәм симфоник оркестр өчен концерт-серенада, көймәчеләр җыры (баркарола), Өченче симфониядәге испан биюе (пассакалья) һәм сицилиана, «Тукай аһәңнәре» поэмасындагы испан биюе автор тарафыннан бик киң һәм табигый рәвештә файдаланыла.

Монасыйпов музыкасында барокко чоры белән бәйләнеш, симфония әсәрләрдә полифоник техника, орган, вокализ (И.С.Бахның клавир прелюдиясенә «Ave, Maria») куллану аеруча көчле сизелә.

Монасыйпов иҗатына хас икенче интонацион өлкә — джаз. Джаз интонацияләре, ритм һәм гармонияләре аның музыкасына кабатланмас төсмерләр, динамика, энергия, оригинальлек бирә. Монасыйповның инструменталь джаз композицияләре (беренчеләре О.Лундстрем җитәкләгән оркестр өчен иҗат ителә), шулай ук күпсанлы вокаль музыка әсәрләре әлеге стилистика белән сугарылган.

Тулаем алганда, композитор үзенең иҗатында гомумкешелек мәдәниятенең сәнгать дөньясын чагылдыра һәм аңа табигый рәвештә татар халкының милли музыкаль традицияләрен кертә. Монасыйповның иҗади ачышлары Ш.Шәрифуллин, М.Шәмсетдинова, Р.Кәлимуллин, шулай ук Татарстанның күпләгән башка композиторлары иҗатына да зур йогынты ясый.

Бүләкләре

ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1991).

Төп әсәрләре

  • Симфоник әсәрләр — дүрт симфония (1963; «Муса Җәлил», 1971; 1974; «Дастан», 1978, симфония-поэма), симфоник оркестр өчен балет сюитасы (1960), симфоник оркестр һәм скрипка өчен концертино-серенада (1979), «Бәйрәм бүген!» (1975), «Идел-йорт», (1994), «Салих Сәйдәшевкә музыкаль бүләк» (1990), Казанның 1000 еллыгына багышланган «Бәйрәм увертюрасы» (2005) симфоник поэмалары;
  • вокаль-инструменталь әсәрләр — баритон һәм кыллы бәрмә уен кораллары, электр гитаралары ансамбле, фортепиано һәм орган өчен Г.Тукай шигырьләренә «Тукай аһәңнәре» вокаль-симфоник поэмасы (1975), тенор, сопрано һәм камера оркестры өчен халык сүзләренә «Керәшен моңнары» концерт-рапсодиясе (1998), фольклор музыкасы ансамбле өчен С.Бакыргани, Г.Кандалый шигырьләренә, халык сүзләренә «Чал Болгардан килгән аһәң-хикмия» сюитасы (2002), тенор һәм симфоник оркестр өчен Ә.Атнабаев шигырьләренә «Атнабай дөньясына сәяхәт» вокаль-симфоник поэмасы (2006);
  • камера-инструменталь әсәрләр — скрипка һәм фортепиано өчен соната (1954), гобой һәм кыллы оркестр өчен ария (1970), өч флейта һәм арфа өчен камера концерты (1979), фортепиано цикллары — «Биш лирик күренеш һәм марш» (1972), «Мозаика» (1975), «Бизәкләр» (1981), виолончель, скрипка һәм фортепиано өчен пьесалар, эстрада оркестры өчен әсәрләр;
  • Лопе де Веганың «Белисса шуклыклары» («Проделки Белиссы», 1963), Т.Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» (1976), А.Гыйләҗевнең «Югалган көн», «Китмәгез, тургайлар» (1977), Н.Исәнбәтнең «Идегәй» (1994) пьесалары буенча куелган драма спектакльләренә музыка, документаль фильмнарга музыка;
  • 300 дән артык җыр һәм романслар һәм башкалар.

Әдәбият

Алмазова А.А. Алмаз Монасыпов // Композиторы и музыковеды Советского Татарстана. К., 1986;

Губайдуллина Г.Б. Родное в памяти и сердце // Казань. 2005. № 6;

Дулат-Алиев В.Р.

Татарская музыкальная литература. К., 2007.

Автор Г.Б.Гобәйдуллина