Тарихы

1678 елдан мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре (ясаклы татарлар) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук балта эше кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп, 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1186,9 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Әсән-Елга волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Пычак авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда 8 март исемендәге колхоз оештырыла, 1950 елдан – “Әсәнбаш” колхозы (Пычак авылы), 1971 елдан – “Әсәнбаш” совхозы (Пычак авылы), 1993 елдан – “Әсәнбаш” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2006 елдан – “Әсәнбаш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2014 елдан – “Сөт иле” (“Әсәнбаш” бүлеге), 2017 елдан – “Әсәнбаш-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы күбесенчә кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1917 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла (1928 елдан Ярулла бай йортында урнаша, 1990 елда яңа бина төзелә), хәзер Пычак урта мәктәбе филиалы. Шулай ук авылда балалар бакчасы, клуб, мәчет (барысы да 1990 елдан) бар.

Клуб каршында “Елмаю” (2007 елдан) һәм “Азалия” (2008 елдан) бию коллективлары эшли.

Авыл зиратында XIX йөз – XX йөз башына караган гарәп графикасы белән язылган 8 кабер ташы табыла.

Күренекле кешеләре

Ф.Г.Галимуллин (1941 елда туган) – әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор, ТР һәм РФнең атказанган фән эшлеклесе;

Г.Х.Хәсәнов (1907–1961) – Бөек Ватан сугышында катнаша, Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә (расланмый), Кызыл Байрак, 3 нче дәрәҗә Дан орденнары кавалеры;

Ф.Г.Шакиров (1942 елда туган) – химик‑технолог, техник фәннәр докторы, СССР Дәүләт бүләге лауреаты, ТР Дәүләт бүләге лауреаты, РФнең мактаулы нефтехимигы.

Халык саны

1748 елда – 28,
1782 елда – 42 ир-ат;
1859 елда – 440,
1897 елда – 736,
1908 елда – 742,
1926 елда – 737,
1938 елда – 611,
1949 елда – 426,
1958 елда – 383,
1970 елда – 314,
1979 елда – 257,
1989 елда – 159,
2002 елда – 186,
2010 елда – 185,
2017 елда – 180 кеше (татарлар).