Биография

1935 елның 28 сентябре, Арзамас өлкәсенең Чернуха районы Чернуха авылы – 1988 елның 6 марты, Түбән Новгород шәһәре.

1959 елда Горький университетын тәмамлагач, СССР Фәннәр Академиясенең Органик химия институтында (Казан) эшли.

1964 елдан Казан педагогика институтында, 1966–1973 елларда химия кафедрасы мөдире.

1973 елдан Горький авыл хуҗалыгы институтында шул ук исемдәге кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре мышьяклы органик кушылмалар химиясенә карый.

Ю.Ф.Гатилов дүртенчел асимметрик арсоний кушылмаларын синтезлый һәм тикшерә.

Өченчел арсин сульфидларының карбон кислоталарының галогенангидридлары тәэсирендә тиоарсин кислоталары эфирларына төркемләнү механизмын ача.

Хезмәтләре

О разделении асимметричных арсониевых соединений на оптически активные антиподы // Докл. АН СССР. 1961. № 137 (автордаш);

О механизме перегруппировки диалкиларилсульфидов мышьяка // Журн. общей химии. 1971. № 41;

Перегруппировка окисей третичных арсинов // Журн. общей химии. 1972. № 42.