- РУС
- ТАТ
Нурлар ярдәмендә диагноз кую белгече, медиина фәннәре докторы (1996)
1957 елның 23 августында Казан шәһәрендә туган.
1980 елда Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли. 1983 елдан Республика медицина диагностикасы үзәгендә, 1990 елдан магнит-резонанслы компьютер томографиясе бүлеге мөдире. Бер үк вакытта 1989 елдан Казан медицина академиясендә, 1997 елдан интервенцион һәм диагностик радиология курслары мөдире.
1998 елдан Мәскәүдә.
Хезмәтләре өлкәннәр һәм балаларда бавыр һәм үт юллары, умырткалык һәм баш мие авыруларына ультратавыш һәм магнит-резонанс ярдәмендә диагноз кую мәсьәләләренә карый.
Клиническое применение магнитно-резонансной томографии с контрастным усилением. М., 1996 (автордаш).
Магнитно-резонансная томография в диагностическом алгоритме при очаговых поражениях печени. Казань, 1996.
Руководство по ультразвуковой диагностике. М., 1998.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.