Эчтәлек

Гомер еллары: ? — 1501/02.

Уаккас (Ваккас) улы, Идегәй әмир оныгы.

Атасының үлеменнән соң (1440 еллар ахыры), аның бертуганы Аббас бәк һәм үзенең бертуганнары Харәзми һәм Ямгырчы кебек үк, Мангыт ыруының иң зур йогынтылы вәкиленә әверелә. Муса идарә иткәндә Нугай Урдасы дәүләт буларак оеша. Мөстәкыйль сәясәт уздырырга омтыла, Шәйбанилар белән сугыш алып бара. Күк Урда тәхетенә Ядегәр ханны утырта, аның сараенда бәкләр бәге була. 1460–1470 елларда Муса һәм аның ыруы казакълар ханы Җанибәк хакимлеген таный, Җанибәк хан үлеменнән соң алар Мөхәммәд Шәйбани белән союз төзергә тырышалар. Бу омтылышлар уңышсыз төгәлләнә, формаль рәвештә Ибакъ хан хакимлеген таныйлар, һәм ул Шәйбанилар олысы (Төмән ханлыгы) тәхетенә утыртыла. Нугайларның көчәюе Идел аръягында һәм Түбән Идел буенда Олы Урда ханнары белән бәрелешләргә китерә. 1481 елда, Ибакъ һәм Ямгырчының Олы Урдага каршы берләшкән явы нәтиҗәсендә, Сарай әл-Җәдид шәһәре бөлдерелә, Әхмәд хан һәлак була. 1480–1490 елларда, Казакъ ханлыгы һәм Олы Урданың көчсезләнүе шартларында, мангыт идарәчеләре карамагындагы территория Арал буйларыннан Идел аръягына һәм Мангышлактан Көньяк Урал алдына кадәр җәелә. Бу вакыттан Нугай Урдасы биләмәләре киңәеп, Казан ханлыгы чикләренә орына, нугай бәкләре аның эчке һәм тышкы сәясәтендә актив роль уйный башлыйлар. Нугай Урдасының йогынтысы бигрәк тә 1490 елларда, Олы Урда таркалганнан соң, кискен көчәя. Бу хәлдән файдаланып, Муса Идел-Дон елгалары арасындагы территориянең бер өлешен басып ала. Мәскәүнең бөек кенәзе Иван III һәм Кырым ханы Миңлегәрәй белән союзга кереп, Речь Посполитага һәм Олы Урда ханнарына, Әхмәд хан варисларына карата актив тышкы сәясәт уздыра. Муса идарә иткән заманда Алтын Урдадан соң барлыкка килгән төрки-татар дәүләтләрендә ханнарның күпчелеге хөкүмәтендә карачыбәкләрнең берсе Мангыт ыруы вәкиле булу тәртибе беркетелә. Муса Мамык, Илһам, Мөхәммәдәмин ханнарга, кайчакта аларның дошманнарына — Казан карачыбәкләренә ярдәм итә. Бу чорда Муса Алтын Урданың номиналь ханнары хакимияте булышлыгыннан баш тарта. Асылда ул үзенең этносәяси (ыру) һәм хәрби-административ структурасы булган үз дәүләтен төзергә керешә.

Әдәбият

Перетяткович Г.И. Поволжье в XV и XVI вв. М., 1877;

Худяков М. Очерки по истории Казанского ханства. К., 1923;

Сафаргалиев М.Г. Разгром Большой Орды // Зап. науч.-исслед. института при Совете Министров МАССР. 1949. Вып 11;

Усманов М.А. Татарские исторические источники XVII–XVIII вв. К., 1972;

Жирмунский В.М. Избранные труды: Тюркский героический эпос. Л., 1974;

Кочекаев Б.-А.Б. Ногайско-русские отношения в XV–XVIII вв. А.-А., 1988;

Посольские книги по связям России с Ногайской Ордой: 1489–1549. Махачкала, 1995;

Трепавлов В.В. История Ногайской Орды. М., 2002;

Зайцев И.В. Астраханское ханство. М., 2004.

Автор — И.Л.Измайлов