Биографиясе

1942 елның 5 маенда Әзәрбайҗан Республикасы Нуха шәһәрендә (хәзер Шеки шәһәре) туа.

Әзәрбайҗан университетын тәмамлый (1965).

Совет сәүдәсе институтының Казан филиалында укыта (1970–1972). 1972–1980 елларда Әзәрбайҗан ССР ФАнең Биологик тикшеренүләр фәнни үзәгендә хезмәткәр.

1980–1988 елларда Әзәрбайҗан халык хуҗалыгы институтында, 1989–1990 елларда Ленинград финанс-икътисад институтының Баку филиалында, 1990 елдан Әзәрбайҗан коммерция институтының азык-төлек товарлары белеме кафедрасы профессоры.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре бодай гибридларының биологик-технологик үзенчәлекләрен тикшерүгә карый. Бөртектә һәм бөртекле азыкларда аксымнарның дисульфид-тиоллы алмашында мөһим роль уйнаучы һәм клейковинаның физик күрсәткечләренә йогынты ясаучы селеноферментны (глутатионпероксидаза) ача.

Икмәк ризыклары әзерләүнең яңа алымнарын тикшерә һәм производствога кертә.

1996 елдан Ш.Мәрҗани исемендәге Әзәрбайҗан хәйрия фонды президенты.

Хезмәтләре     

Иммунохимическое исследование белков межродовых и межвидовых гибридов пшеницы и их родительских форм. М., 1971;

Хлеба Азербайджана. Баку, 1985;

Совершенствование технологии и улучшение качества национальных хлебопродуктов Азербайджана. М., 1988.