5 төре билгеле, күбрәк тропикларда таралган.

Татарстан территориясендә бер төре – гади курак (башаклы камыш) (P. australis, яки communis) барлык районнарда очрый. Сулык ярлары буенда, сазлыкларда һәм сазлыклы болыннарда, урманнарда куе булып үсә.

50-200 см биеклектәге үсемлек. Тамырчасы озын, бик тармаклы. Сабагы туры, куыш, калын, яфраклы, күпсанлы буыннардан тора. Яфраклары – кыяк, зәңгәрсу-яшел, яссы, каты, кытыршы читле. Яфрак төбендә каты туры төкчәләр бәйләме бар. Чәчәк ату вакытында себеркәче җәелеп китә, төсен орлыкларның өлгерү дәрәҗәсе буенча үзгәртә (алтынсу көрәннән көмешсыман акка кадәр). Июль-сентябрьдә чәчәк ата. Җимешләре көзен өлгерә. Тамырчалардан үрчи.

Яшь үсемлекләр – терлек азыгы.

Ондатра һәм нутрия өчен азык булып тора.

Ярларны ныгыту, чыпта үрү өчен, чәчәкләрен кипкән букетлар ясаганда кулланалар.

Кайвакыт куракны камыш белән бутыйлар.

Гади курак