250 дән артык төре билгеле, бөтен Җир шары буйлап таралган, күбрәк Төньяк ярымшарның уртача поясында.

ТР территориясендә 5 төре: камыш (S. sylvaticus), күл камышы, яки куга (S. lacustris), һәм Табернемонтан камышы (S. tabernaemontani) — һәр җирдә; каты камыш (S. radicans) — Көнбатыш Кама алдында; киң ябалдашлы камыш (S. supinus) Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычы яр буйларында һәм утрауларында очрый. Су буйларында, сай сулыкларда, сазлыклы болыннарда, урманнарда, куаклыклар арасында үсә.

40–250 см биеклектәге үсемлекләр. Күл камышы шуышма калын тамырчалы һәм цилиндрсыман шома сабаклы; урман камышы — өч кырлы сапта урнашкан киң кыяк яфраклы. Чәчәкләре ике җенесле, башча яки себеркәч чәчәк төркемендә. Җимешләре — өч кырлы вак чикләвекләр. Июнь–июльдә чәчәк ата. Башлыча, тамырчадан, шулай ук орлыктан үрчиләр.

Тамырчасында крахмал һәм шикәр матдәләре бар.

Күл камышының яшь сабаклары — ондатра, су тычканнары, су кошлары, урман камышы сабаклары боланнар өчен азык булып тора.

Күл камышы — торф барлыкка китерүче үсемлек.