Географик урыны

Татарстан Республикасының төньяк-көнчыгыш өлешендә, көнчыгышта – Алабуга, көньякта – Түбән Кама һәм Чистай, көнбатышта – Саба һәм Теләче, төньякта – Кукмара районнары, төньяк-көнчыгышта Удмурт Республикасы белән чиктәш урнашкан.

Гомуми мәгълүмат

1930 елның 10 августында оештырыла.

Район үзәге – Мамадыш шәһәре.

Мәйданы – 2600,7 кв.км.

2018 елда халык саны – 42550 кеше.

Милли составы:

Район составына 130 торак пункт керә.

Тарихы

1920 елга кадәр – Казан губернасының Мамадыш өязенә, 1920–1930 елларда ТАССРның Мамадыш кантонына керә.

Башта Мамадыш үзе карамагындагы территориясе белән Казан өязе составына керә, 1708 елда Казанга теркәлә, 1719 елда Казан губернасының Казан провинциясенә кертелә.

1781 елда Мамадыш өязе Казан наместниклыгы составында (Мамадыш өяз шәһәре статусын ала). Аннан соңгы административ-территориаль үзгәртүләр процессында (1796, 1801 һәм 1803 елларда) Казан губернасы составында калдырыла, аның төньяк-көнчыгыш өлешендә урнаша. Төньякта – Вятка губернасының Малмыж өязе, көньякта – Казан губернасының Чистай өязе, көньяк-көнбатышта һәм көнбатышта Казан губернасының Лаеш һәм Казан өязләре, көньяк-көнчыгышта Уфа губернасының Минзәлә өязе, көнчыгышта Вятка губернасының Алабуга өязе белән чиктәш урнаша.

Территориясе уңъяк (таулы) һәм сулъяк (яр буе) түбәнлек өлешләргә бүленә, мәйданы якынча 4,9 мең кв. чакрым тәшкил итә. Халык саны (1897 елда) – 189,8 мең кеше, шуларның 69,4%ы – татарлар. 25,1%ы – руслар, 4,4%ы – удмуртлар.

1904 елда өяз 3 стан һәм 19 волостька бүленә. 1 нче станга (үзәге – Мамадыш, Тау Иле авылы) – Благовещенск-Омар, Кабык Күпер, Красная Горка, Кече Кирмән, Түбән Сон, Иске Комазан, Троица-Сәкинәс волостьлары; 2 нче станга (үзәге – Нырты, Красная Горка авыллары) – Әбде, Бөкмеш, Елыш, Яңа Чүриле, Сатыш, Шомырбаш волостьлары; 3 нче станга (үзәге — Кукмара авылы) – Әсән-Елга, Җөри, Лыябаш-Келәүш, Петропавел, Иске Юмья, Ядегәр волостьлары карый. 1918–1920 елларда Елыш волостеннан – Олы Саурыш волосте, Әбде һәм Петропавел волостьларыннан Завод-Нырты волосте аерылып чыга һәм волостьлар саны 21 гә җитә.

Өяз халкы игенчелек (арыш, солы, карабодай һ.б.), бакчачылык, умартачылык, кәсәбәчелек (тире иләү, тире эшкәртү, киез-тула һәм итек басу, тукыма ману, урман кисү һәм агач эшкәртү, тимерчелек һ.б.), шул исәптән читкә чыгып эшләү (тегүчелек, җир һәм балта эше, алтын приискларында һәм тимер юлда эшләү) белән шөгыльләнә.

XVIII–XIX йөзләрдә Кукмара, Нырты һәм Бөрсет авылларында бакыр кою заводлары була. Мамадышта һәм өяз авылларында, нигездә, киез-тула һәм итек басу, тире эшкәртү, тукыма ману, тегермән тарту, кирпеч сугу, май эретү, аракы, шырпы, балавыз, скипидар, поташ, ат дирбияләре ясау предприятиеләре эшли; ат питомнигы була. 1914 елга өяздә 25 зур, 293 вак завод-фабрика эшли.

XX йөз башында өяздә 48 башлангыч халык училищесе, 41 чиркәү-приход һәм 53 миссионерлык мәктәбе, 226 мәктәп һәм мәдрәсәсе була.

Мамадыш өязе 1920 елда бетерелә, волостьларның күпчелеге Мамадыш кантонына кертелә. Үзәге – Мамадыш шәһәре. Мәйданы – 4838 кв.км., халкы – 170669 кеше, шул исәптән татарлар – 68,5%, руслар – 26,1%, удмуртлар – 4,4% (1926 ел). Шәһәрдә яшәүчеләр – 6197, авылда яшәүчеләр – 164472 кеше.

Кантонга 374 авыл керә. 12 волостьтан тора: Әбде, Вахит, Кукмара, Мамадыш, Мамалай, Омар, Саба, Сәрдек, Тәкәнеш, Үсәли (Өчиле), Шәмәрдән, Яңгул.

196 мәктәп була, металл һәм агач эшкәртү, киез-тула басу, җитен эрләү, химия һәм азык-төлек сәнәгате предприятиеләре эшли. Һөнәри кәсепчелек өлкәсендә эшләүчеләр саны 3,3 мең кешедән арта (1926 ел). 38647 крәстиян хуҗалыгы (1928 ел), 24 авыл хуҗалыгы кооперативы (1925 ел) була.

ТАССРны районлаштыру барышында Мамадыш кантоны Кукмара, Мамадыш, Саба, Тәкәнеш районнарына бүленә.

Оештырылган вакытында (1930 елның 10 августы) районга 1 шәһәр һәм 54 авыл советы, 86 торак пункт керә, аларда 67971 кеше (татарлар – 37778, руслар –29400, башка халыклар – 793 кеше) яши.

Районның чикләре һәм административ бүленеше берничә тапкыр үзгәрә. 1935 елда Мамадыш районының бер өлеше яңа оештырылган Кызыл Йолдыз районына бирелә. 1940 елда районның мәйданы – 1459 кв. км, халык саны – 45,8 мең кеше, 30 авыл советы, 72 торак пункт була. Таркатылган (1959 елның 26 марты) Кызыл Йолдыз районының берничә авыл советы Мамадыш районына күчерелгәч, район мәйданы 1868,3 кв.км га кадәр арта, составында 22 авыл советы, 107 торак пункт исәпләнә.

ТАССРда административ берәмлекләрне эреләндерү сәбәпле, 1963 елның 1 февралендә Мамадыш районына Балык Бистәсе һәм Тәкәнеш районнарының бер өлеше кушыла. Районның мәйданы – 3834 кв. км тәшкил итә, халык саны – 109,2 мең кеше, 40 авыл советы, 201 торак пункт була.

1965 елның 12 гыйнварында ТАССРда административ-территориаль бүленеш үзгәрү сәбәпле, районның территориясе кими, мәйданы – 2598 кв. км, халык саны –73,6 мең кеше тәшкил итә, 29 авыл советы һәм 152 торак пункт исәпләнә.

2018 елга район мәйданы 2600,70 кв.км тәшкил итә, халык саны – 42550 кеше, шулардан шәһәр халкы – 15806 кеше, авыл халкы – 26744 кеше. Халыкның уртача урнашу тыгызлыгы – 1 кв.км га 16,4 кеше.

Административ-территориаль бүленеше

Район составына 28 авыл җирлегенә бүленгән 130 торак пункт керә:

  • Албай (Албай, Олы Арташ, Югары Әрнәш, Түбән Әрнәш авыллары),
  • Югары Ушма (Югары Ушма, Алкин, Акчишмә, Иске Завод, Хәсәнша, Эшче авыллары, Комазан урманчылыгы поселогы),
  • Дүсмәт (Дүсмәт, Комазан Башы, Иске Комазан, Акман авыллары),
  • Ишки (Ишки, Васильево авыллары),
  • Катмыш (Катмыш, Еникей-Чишмә, Баскан авыллары),
  • Көмешкүл (Көмешкүл, Алгай, Олы Өске авыллары),
  • Келәүш (Пойкино, Сарбаш, Чупай, Гурьевка, Келәүш, Тугыз авыллары),
  • Красная Горка (“Мамадыш” совхозы, Беляев Пүчинкәсе, Рус Пакшины, “Мамадыш” совхозының 2 нче фермасы поселоклары, Красная Горка, Керәшен Пакшины, Максим Пүчинкәсе, Ташлы авыллары),
  • Көек-Ерыкса (Яңа Комазан, Зур Шыя, Көек-Ерыкса, Малмыж, Иске Чиркәс авыллары, Сотый, Гришкино, Каргалы, Яңа Чиркәс, Яковка),
  • Кече Кирмән (Кече Кирмән, Югары Яке, Су-Елга, Норма авыллары),
  • Түбән Ушма (Түбән Ушма, Хафиз авыллары),
  • Түбән Сон (Түбән Сон, Колышчы авыллары, Рәхмәтулла Аланы поселогы),
  • Түбән Тәкәнеш (Түбән Тәкәнеш, Югары Тәкәнеш, Түбән Оча, Яңа Оча, Урта Тәкәнеш авыллары),
  • Түбән Шүләңгер (Җөри, Түбән Шүләңгер, Комаровка, Урта Шүләңгер, Ылыя авыллары, Березовая Поляна, Югары Шүләңгер поселоклары),
  • Никифорово (Никифорово, Сәртек авыллары),
  • Олыяз (Олыяз, Түбән Козгынчы, Тулбай, Югары Козгынчы, Дусай, Кыравыл авыллары),
  • Омар (Омар, Рагозино, Сәкинәс, Яңавыл, Вандовка, Югары Сикәнәс, Кулуш-Пустошь, Омар Пүчинкәсе авыллары, Березовка поселогы),
  • Отарка (Отарка авылы, “Пятилетка” совхозы поселогы),
  • Соколка (Соколка, Грахань авыллары, Яңа Закамский, Соколка урманчылыгы, Иске Закамский поселоклары),
  • Урта Кирмән (Урта Кирмән, Арташ, Алан авыллары),
  • Сон (Кече Сон, Югары Сон, Урта Сон авыллары),
  • Тау Иле (Тауиле, Чаксы, Нагаш авыллары),
  • Уразбахты (Уразбахты, Рус Кирмәне авыллары),
  • Урманчы (Җәнлек совхозы поселогы, Новый, Сухой Берсут, Тарасово поселоклары, Берсут, Кама урман хуҗалыгы, Сотово, Урманчы авыллары),
  • Усали (Усали, Югары Кыярлы, Владимир, Бөрсет-Сукачы, Күкчишмә авыллары, Дружба поселогы),
  • Шәдче (Шәдче, Вахит, Яңа Мочалкино, Иске Мочалкино, Юкәче, Ямаш авыллары, Тәкәрлек поселогы),
  • Шәмәк (Шәмәк, Иске Чәбия авыллары),
  • Яке (Түбән Яке, Дегетле, Покровка авыллары).

Геологик төзелеше

Мамадыш районының территориясе Көнчыгыш-Европа платформасы Идел-Урал антеклизының үзәк өлешенә урнашкан һәм көньяктан – Кама буе һәм көнчыгыштан Дегетле-Можга ярылган урыннары белән чикләнгән Төньяк-Татар гөмбәзенең үзәк өлешенә туры килә.

Тектоник төзелешендә ике структур кат аерыла: түбәнге – кристаллик фундамент һәм югарыгы – утырма каплам.

Өслекнең геологик төзелешендә югары Пермь, плиоцен һәм дүртенчел утырмалар катнаша. Уфа ярусы токымнарының өслеккә чыгуы Вятка елгасының уңъяк төп ярында Кама елгасына койган урында күзәтелә – алар кызыл төстәге комташлар һәм балчыклардан тора.

Түбәнге Казан утырмалары Каманың уңъяк яры буенда Бөрсет һәм Вандовка авыллары янында, шулай ук Вятканың уңъяк ярында Мамадыш шәһәреннән көньяктарак ачыла, алар известьташ катламнары белән комташлы-балчыклы токымнардан гыйбарәт. Югары Казан утырмалары территориянең якынча өчтән бер өлешенә таралган, кече елга үзәннәре буйлап, Кама һәм Вятка үзәннәренең төп ярларында чыгалар. Алар кызыл төстәге комташлы-балчыклы һәм мергельле токымнардан тора, калынлыклары районның көньягында Грахань күтәренкелегендә 100 м га кадәр җитә.

Елга араларындагы киңлекләр Татар ярусының түбәнге горизонт токымнары күбесенчә кызыл-көрән балчыклар белән формалашкан, алар мергельләр һәм алевролитлар, шулай ук алевролит-комташлы утырмалар һәм комташлар җыелмасы белән катламланган. Плиоцен утырмалар төче сулы аллювиаль комташ-чуерлыклы, комташ-балчыклы, күл-сазлы алевритлы-балчыклы токымнардан гыйбарәт.

Бөтен җирдә дүртенчел утырмалар таралган. Елга араларындагы киңлекләрдә һәм субүләрләр авышлыкларында элювиаль-делювиаль һәм пролювиаль (вакытлы су агышлары утырмалары) токымнар киң җәелгән.

Рельеф

Мамадыш районы Көнбатыш Кама алдының көнчыгыш өлешендә урнашкан. Рельефы – елга үзәннәре, ерым һәм сызалар белән бүлгәләнгән калкулыклы тигезлек (биеклеге 140–200 м). Районның көньягы һәм көнчыгышында калку тигезлек Кама һәм Вятка үзәннәренә күчә. Иң зур биеклекләр Ушма елгасының сул ярына, төньяк-көнчыгыштарак Васильево авылына туры килә һәм 219 метрга җитә. Рельефның иң кечкенә билгеләре көньякта урнашкан – Куйбышев сусаклагычы су өсте сызыгы. Вятка – Шыя, Шыя – Комазан, Комазан – Ушма, Ушма – Омар, Омар – Бөрсет елга аралары киңлекләре 180–200 метр биеклекләр белән яссы тигезләнгән тигезлектән гыйбарәт.

Елга аралары асимметрияле: аларның төньяк-көнчыгыш һәм көнчыгыш сөзәклекләре көнбатыш һәм көньяк-көнбатыштагыларга караганда яссырак һәм озынрак. Кече елга үзәннәре шулай ук асимметрияле: сул сөзәклекләре текәрәк һәм кыскарак. Вятка үзәне район территориясенә үзенең уңъяк яр буе өлеше белән керә. Ул төп сөзәклек, текә (200 кадәр) һәм кыска, су өсте сызыгыннан 100 метрга кадәр күтәрелә. Шыя һәмУшма елгалары арасында төп яр юк, 6–7 км киңлектә Вятка тугае җәелгән.

Мамадыш шәһәре каршында районга Вятканың сул яр буе өлеше керә, киңлеге 2–3 км га җитә. Кама үзәне уңъяк яр буе өлешеннән гыйбарәт, тугай һәм 3 тугай өсте террасаларыннан тора. Тугай тулысынча Түбән Кама сусаклагычы сулары астында калган. Терраса участоклары Соколка таулары янында һәм Омар елгасы тамагыннан көнбатышка таба сакланганнар. Каманың төп ярының биеклеге 100 метрга кадәр җитә һәм бөтен җирдә диярлек текә киртләч булып суга тоташа.

Файдалы казылмалар

Мамадыш районының казылма байлыкларына яна торган, төзелеш материаллары, рудалар, минераль сулар керә.

Яна торган материаллардан нефть ятмалары яхшы өйрәнелгән. Нефть чыгару Шыя (“Болгарнефть” ачык акционерлык җәмгыяте) һәм Кама аръягы (“Нократойл” ачык акционерлык җәмгыяте) чыганакларында алып барыла. Геологик тикшеренү эшләре “Татнефть” гаммәви акционерлык җәмгыятенең “Прикамнефть” НГДУ тарафыннан башкарыла. Ташкүмерле һәм турней утырмалары нефте авыр, югары күкертле, парафинлы, югары сумалалы типка керә.

Район территориясендә көрән күмерләрнең Түбән Тәкәнеш чыганагы ачыла. Ятмалары түбәнге карбонның визей ярусы утырмаларына туры килә.

Елга үзәннәрендә торф ятмалары бар. Уйсулыклардагы чыганаклар өстенлек итә, алар тугайларның һәм Шыя һәм Вятка елгаларының тугай өсте террасаларының сазлы утырмалары белән бәйле.

Төзелеш материаллары чыганаклары: Бөрсет елгасы үзәненең сул сөзәклегендә Югары Кыярлы известьташ чыганагы (Югары Кыярлы авылыннан 0,75 км төньяк-көнчыгыштарак һәм Үсәли авылыннан 2,75 км төньяк-көнбатыштарак урнашкан); Красная горка чыганагы, Пиканиха һәм Большой Лог инешләре субүләрендә (Красная Горка авылыннан 1 км көньяк-көнбатыштарак); Вятка елгасы үзәненең уңъяктагы төп сөзәклегендә Отарка карбонатлы токымнар чыганагы (Отарка авылыннан 0,5 км көньяк-көнчыгыштарак); Кама су юлында Вандовка комташ-чуерташ катнашмасы чыганагы (Вандовка авылы янында).

Район территориясендә Бөрсет җир асты сулары чыганагы ачыклана (дәвалау һәм эчәргә яраклы минераль сулар). 1/23255 нче скважина ял йорты территориясендә борауланган.

Климат

Климаты уртача-континенталь, дымлы һәм салкынча җәйле һәм уртача салкын һәм карлы кышлы. Уртача температура иң салкын гыйнвар аенда – минус 12,8°С (абсолют минимум –42,4°С), иң җылы июль аенда +19,6°С (абсолют максимум +36,8°С).

Уртача еллык температура +3,5°С. Яз көне һава температурасы тизрәк күтәрелә (март –4,2°С, апрель +4,9°С). Апрельнең икенче декадасы ахырына кар эреп бетә. Җәйге уртача айлык һава температурасы 17,7°С тан 19,6°С арасында була, явым-төшемнәрнең җыелмасы июнь – августта 164 мм була. Көз җылы һәм тыныч. Һава температурасы сентябрьдә 11,1°С, октябрьдә 3,5°С ка кадәр төшә.

Кыш октябрь ахырында кар капламы барлыкка килгәч башлана, тотрыклы кар катламы ноябрьнең икенче декадасында барлыкка килә. Кар капламының биеклеге 50 см.

Районда бер ел эчендә 530 мм явым-төшем була. Явымнарның иң күп вакыты июнь – октябрьгә туры килә (378 мм). Яз ахыры һәм җәй башы бик еш коры була, ул үсемлекләргә начар тәэсир итә.

Еллык циклда районда көньяк-көнбатыш һәм көнбатыш җилләре өстенлек итә (39%).

Су ресурслары

Районның гидрографик челтәре киң җәелгән. Көнчыгыштан – территорияне Вятка елгасы, көньяктан Куйбышев сусаклагычы әйләндереп алган. Зур һәм кече елгаларның гомуми озынлыгы – 912 км, елга челтәренең тыгызлыгы – 0,35 км/кв.км . Су ресурсларын җир асты сулары, чишмәләр, инешләр, елгалар, күлләр тәшкил итә, якынча 100 елга, 300 дән артык чишмә, 100 дән артык күл бар.

Районның төп елгалары – Вятка, Пакшин, Кирмән, Омар, Дегетле, Кармалка, Бөрсет, Комазан (Арпач), Сон, Шыя, Өске, Оча, Кырбаш, Юкәче. Районның зур су объекты – Куйбышев сусаклагычының Кама култыгы.

Вятка – Кама елгасының иң зур уң кушылдыгы. Озынлыгы 1314 км (район территориясендә – 61 км), бассейнының мәйданы – 129 мең кв.км. Югары Кама калкулыгыннан Удмурт Республикасының төньягында башлана, Мамадыш шәһәреннән 17 км түбәндәрәк Камага коя. Күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Уртача еллык су чыгымы 890 куб.м/с тәшкил итә, иң зурысы – 8990 куб.м/с, иң кечкенәсе – 120 куб.м/с. Боз күренешләре ноябрьнең беренче яртысында күзәтелә, апрельнең икенче яртысында ачыла. Киров шәһәренә кадәр (700 км), язын Кирс пристанена кадәр (1000 км дан артык) суднолар йөри.

Ушма елгасы – Вятканың уң кушылдыгы, Мамадыш районында урнашкан (озынлыгы 30 км). 15 зур булмаган кушылдыгы бар. Уртача күп еллык су чыгымы елга тамагында 0,93 куб.м/с тәшкил итә.

Бөрсет елгасы башы – Югары Әрнәш авылыннан 3 км төньяктарак, тамагы Новый поселогы янында урнашкан. Озынлыгы 52,3 км. Район территориясе буенча калку тигезлек буйлап ага, ерымнар һәм сызалар белән бик нык бүлгәләнгән. Елга үзәне асимметрияле, киң (тамагында 2–3 км). Елга тугае тар. Су юлы бормалы, тар (5–6 м), тармакланмаган. Бөрсет 30 кушылдыкны кабул итә. Елга челтәренең тыгызлыгы бассейнында 0,37 км/кв.км.

Пакшин елгасы – Куйбышев сусаклагычының Кама култыгына коя. Озынлыгы 23,3 км тәшкил итә (барысы да районда). 6 зур булмаган кушылдыгы бар. Уртача күп еллык су чыгымы елга тамагында 0,53 куб.м/с тәшкил итә.

Комазан елгасы (Арпач) – Вятканың уң кушылдыгы (озынлыгы 31,3 км). Зур булмаган 5 кушылдыкны кабул итә. Уртача күп еллык су чыгымы елга тамагында 1,07 куб.м/с тәшкил итә.

Шыя елгасы – Вятканың уң кушылдыгы, Кукмара һәм Мамадыш районнарында урнашкан. Озынлыгы 61 км. 22 кушылдыкны кабул итә, шуларның иң зурлары – Оча (24 км) һәм Өске (23 км) елгалары. Уртача күп еллык су чыгымы елга тамагында 2,9 куб.м/с тәшкил итә.

Туфрак

Районның туфрак капламы чуарлыгы белән аерылып тора, туфракның якынча 60 төре бар. Төп туфрак типларына соры урман һәм кәсле-көлсу туфраклар керә.

Соры урман туфраклары аксыл- соры, соры һәм караңгы-соры астиплардан гыйбарәт, алар 100 мең гектар мәйданны билиләр, бу авыл хуҗалыгы файдалану җирләре мәйданының 54%ын тәшкил итә. Мамадыш районының көньягында һәм көньяк-көнчыгышында таралган, елга араларындагы киңлекләрне, тигезләнгән ерымнар арасындагы платоны, авышлыкларның югары өлешен билиләр. Аксыл-соры һәм соры чуар төстәге туфраклар районның көньяк-көнбатышында известьташлар, мергельләр, Пермь балчыклары чыккан калкулыклы урыннарда таралган, авыл хуҗалыгы файдалану җирләре мәйданының 22%ын тәшкил итә.

Кәсле-көлсу туфраклар Мамадыш районының үзәк, көньяк-көнбатыш һәм көньяк өлешләре өчен хас, яссы елга араларындагы киңлекләрдә һәм яссы сөзәклекләрдә таралган. 20946 гектарны, яисә район мәйданының 13,5%ын билиләр. Кәсле-бик көлсу һәм кәсле-уртача көлсу туфраклардан гыйбарәт.

Кама тоташкан полосада туфраклар нигездә балчыклы һәм комсыл, төньякка таба төп Пермь токымнары элювийларында – авыр балчыклы гранулометрик составлы. Елга тугайларында аллювиаль утырмаларда тугай (аллювиаль) туфраклары, шулай ук сазлы уйсулыклы торфлы туфраклар очрый, алар өслектәге һәм грунттагы артык дымлылык шартларында тарала. Лубян елгасы үзәнендә, шулай ук Кармалка елгасының сулъяк ярындагы түбәнге агымында һәм Соколка таулары янында комлы һәм комсыл туфраклар өстенлек итә.

Флора

Урманнар район мәйданының 29,7%ын били. Зур урман массивлары төньяк-көнчыгышта (Лубян), үзәктә (Мамадыш) һәм Каманың уңъяк яры буенда (Кама) урнашкан.

Катнаш урманнар өстенлек итә: каен, элмә, имән, юкә, карама, өрәңге катнашында чыршы-ак чыршылыклар. Чыршы урманнары зур булмаган мәйданнарны билиләр, куаксыман чыршылыклар һәм яшел мүкле чыршылыклардан тора. Кама һәм Вятка террасаларында комлы һәм комсыл туфракларда нарат урманнары участоклары бар. Икенчел каен һәм усак урманнары киң таралган, киң яфраклы урманнар шактый аз.

Аерым урман массивлары табигать истәлеге санала: Соколка нарат урманы, Бөрсет акчыршылыгы, Порфирьев акчыршылыгы.

Үләнлекләр нигездә болыннардан гыйбарәт, аларны печәнлекләр һәм көтүлекләр били. Бетерелгән урманнар урынында кашлак болыннар өстенлек итә. Су баса торган болыннарның иң зур массивлары Вятка, Кама тугайларында һәм кече елгалар тугайларында урнашкан.

Болын үсемлекләре: типчаксыман дала-төрле үләнле, кылганлы далалар, типчаксыман-йонча, тар яфраклы йончалы төрле үләнле, кырчыл-йончалы төрле үләнле.

Фауна

Мамадыш районы хайваннар дөньясының күп төрлелеге белән аерылып тора, анда умырткалы хайваннарның Татарстанда күп очрый торган төрләре яши. Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы объектларының күп төрле төрләре районда флора һәм фаунаның 1734 төрен үз эченә ала, шуларның 1408е көпшәле үсемлекләргә һәм 326 төре хайваннар дөньясы вәкилләренә туры килә. Биотөрлелек коэффициенты 0,98 гә җитә.

Аучылык фаунасы составында поши, кабан дуңгызы, кәҗәболан, селәүсен, сусар, төлке, кондыз, тиен, ак куян, үр куяны, америка чәшкесе, суер, көртлек, соры көртлек бар.

Табигать саклау

Районның табигать саклаулы фондына кергән төбәк әһәмиятендәге табигать истәлекләре: “Бөрсет ак чыршылыклары”, “Мишә башы урманчылыгы (Порфирьев ак чыршылыгы)”, “Соколка урманы”, гидрология табигать истәлеге (Бөрсет елгасы), Мишә дәүләт аучылык заказнигы, “Нократ” зоология заказнигы, шулай ук аеруча саклаулы табигать территорияләре өчен планлаштырылган резервтагы җир участоклары:

  • “Омар Пүчинкәсе” геология киселеше (Омар Пүчинкәсе авылыннан төньяктарак),
  • Саба урман хуҗалыгы (Югары тәкәнеш авылыннан 3 км көнбатыштарак 372 нче квартал),
  • “Липовая Грива” аймагы (Яковка авылыннан 1,5 км көнчыгыштарак),
  • Соколка (Яңавыл авылыннан 1 км көньяккөнчыгыштарак).

“Бөрсет акчыршылыклары” (ландшафтлы табигать истәлеге, 1972 елда бүленә) Каманың югары төп ярында, аның кушылдыгы – Бөрсет елгасы буенда урнашкан. Гомуми мәйданы 182,8 гектар тәшкил итә, шуларның 8,5 гектары Мамадыш районында. Себер ак чыршысы катнашында киң яфраклы урманнан гыйбарәт.

“Мишәбашы урманчылыгы” (Порфирьев акчыршылыклары” (1972 елда бүленә) Саба урман хуҗалыгының Мишәбаш участок урманчылыгының 371 нче кварталы территориясендә урнашкан. Мәйданы – 131,6 гектар. Аның көньяк чиге ареалында себер акчыршылары катнашында көньяк тайга урманнары фрагменты. Урманның 3 төп тибын үз эченә ала: кварталның калку өлешендә сирәк чыршылар һәм усак белән кымызлык-тамырча-күрәнле акчыршылык; Астан-Елга елгасына таба чыршы һәм ак чыршы белән кымызлык-тамырча-күрәнле наратлык; кварталның көнчыгыш өлешендә чыршы һәм ак чыршы белән кызыл бөрлегән-тамырча-күрәнле юкәлек. Ак чыршының яше – 100 гә кадәр җитә,биеклеге – 18–24 метр, аерым чыршы, ак чыршы һәм наратларның яше 140–170 кә җитә, биеклеге – 25–27 метр. Үләнчел үсемлекләрнең 70 төре билгеләнгән. Сирәк төрләрдән түгәрәк яфраклы кыңгырау чәчәк, гади чыршылык үләне очрый.

“Соколка урманы” (1978 елда билгеләнә) Каманың уңъяк яры буенда, Вятка елгасы тамагыннан һәм Соколка авылыннын көнбатыштарак урнашкан. Мәйданы – 352 гектар. Соколка урманчылыгының 35 кварталын үз эченә ала. Кама һәм Вятка елгаларының биек төп ярын, шулай ук субүләр плато өлешен – Соколка тауларын били. Соколка һәм Грахань авыллары тирәсеннән Камага һәм сакланып калган киң Вятка-Кама тугаена матур күренеш ачыла. Анда бонитетның I класслы тыгыз югары җитештерүчәнле нарат утыртмалары үсә. Бай куаклыклар һәм тайга һәм имәнлек тибындагы үлән капламы белән нарат һәм катнаш урманнар. Имән һәм каен утыртмалары очрый, Каманың уйсу ярларын кара тирәк һәм ак талның өлгергән утыртмалары, болыннар һәм күлләр били. Үләт бөркетенең оялавы билгеләнгән, борындык очрый.

Мишә дәүләт аучылык заказнигы (1983 елда аучылык-сәнәгый фаунаны саклау өчен оештырыла: елга кондызы, гади тиеннәр, суер, соры көртлек) Мамадыш, Балык Бистәсе, Питрәч, Теләче, Саба районнары территорияләрендә урнашкан. Мамадыш районының көнбатыш өлешендә, Бөрсет елгасының югары агымы бассейнында (табигать истәлеге 1978 ел). Фауна тайга төрләреннән гыйбарәт. Аучылык фаунасының төрләр составы: поши, кабан дуңгызы, кәҗәболан, селәүсен, сусар, төлке, кондыз, тиен, ак куян, үр куяны, Америка чәшкесе, суер, көртлек, соры көртлек.

Нократ зоология заказнигы (2019 елда оештырыла) Вятка елгасының сул яры буе тугае участогыннан гыйбарәт, анда утраулар, ермаклар, тугай күле – иске елга юллары бар. Заказникның төп бурычы – суда йөзә торган һәм су янындагы кошлар фаунасының санын торгызу һәм яшәү өчен шартлар тудыру.

Икътисад

Район икътисады авыл хуҗалыгы юнәлешендә алып барыла. Авыл хуҗалыгы файдалану җирләренең мәйданы 130,5 мең гектар тәшкил итә, шул исәптән сөрүлек җирләр – 89,7 мең гектар (2003 елда авыл хуҗалыгы файдалану җирләренең мәйданы 152,2 мең гектар тәшкил итә, шул исәптән сөрүлек җирләр – 93,8 мең гектар). Ит-сөт терлекчелеге, дуңгызчылык, җәнлек үрчетү алга киткән. Язгы бодай, көзге арыш, арпа, солы, борчак, бәрәңге, көнбагыш, көдрәш җитен, язгы рапс игелә.

2019 елда районда 14 авыл хуҗалыгы предприятиесе һәм 74 крәстиян-фермер хуҗалыгы эшли (2005 елда 27 авыл хуҗалыгы предприятиесе була: дәүләт унитар предприятиесе, 15 күмәк предприятие, 7 авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, фермер хуҗалыклары ассоциациясе, 4 җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте; 4 ярдәмче хуҗалык).

Районның зур хуҗалыклары:

  • “Азыктөлек программасы” агросәнәгать комплексы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (Түбән Ушма авылы),
  • “РМ Агро” агрохолдингы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте,
  • “РМ СТРОЙ” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте,
  • “Мамадыш икмәк кабул итү предприятиесе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (Мамадыш шәһәре),
  • “Азбука сыра” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте филиалы “Мамадыш заводы” (Мамадыш шәһәре),
  • “Агросервис” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (Мамадыш шәһәре),
  • “Апрель М” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (Мамадыш шәһәре),
  • “Татспиртпром” акционерлык җәмгыяте филиалы “Мамадыш спирт заводы”,
  • “Бөрсет” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (Берсут авылы),
  • “Бөрсет” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (“Бөрсет” җәнлек совхозы поселогы),
  • “Стройсервис” акционерлык җәмгыяте (Мамадыш шәһәре),
  • Кама урман хуҗалыгы (Кама урман хуҗалыгы авылы),
  • Мамадыш урман хуҗалыгы (Мамадыш шәһәре),
  • “Омар” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (Омар авылы),
  • “Тәкәнеш” агросәнәгать комплексы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (Түбән Тәкәнеш авылы),
  • “Усалиагрохимсервис” ачык акционерлык җәмгыяте (Усали авылы),
  • “Нократ” агросәнәгать комплексы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (Дүсмәт авылы),
  • “Татавтодор” акционерлык җәмгыятенең Мамадыш филиалы (Красная Горка авылы),
  • “Мамадыш сәнәгать комбинаты” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (Мамадыш шәһәре).

Транспорт челтәре

Район территориясе буенча федераль билгеләнештәге “Мәскәү – Казан – Уфа” М-7 (Идел) автомобиль юлы уза, Мамадыш шәһәреннән түбәндәрәк күпердән Вятка елгасы аша уза.

Төбәкнең башка юллары: Мамадыш – Кукмара – Вятка Аланы, Мамадыш – Чиябашы, Мамадыш – Соколка, Катмыш – Кама урман хуҗалыгы.

Кама, Вятка елгаларында суднолар йөри. Мамадыш шәһәрендә, Соколка, Бөрсет авылларында пристаньнар бар.

Сәламәтлек саклау

Мамадыш районында балалар сәламәтләндерү лагерьлары эшли: “Кама” (Соколка авылында), “Бөрсет” (Бөрсет авылында), “Регина” (“Пятилетка” совхозы поселогы), “Бөрсет” ял йорты (Бөрсет авылында).

Сәламәтлек саклау системасында Үзәк район хастаханәсе, 8 дәвалау амбулаториясе, 58 фельдшер-акушерлык пункты эшли.

 Районда “Забота” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге (Мамадыш шәһәре), Мамадыш картлар һәм инвалидлар интернат-йорты (Шәдче авылы), “Надежда” балалар һәм яшүсмерләр приюты (Красная Горка авылы) бар.

Спорт

Спорт инфраструктурасына 188 спорт корылмасы керә, алар арасында – ябык йөзү бассейны, “Олимп” спорт сарае (“Мамадыш” совхозы поселогы), “Дружба” спорт-сәламәтләндерү комплексы (Түбән Ушма авылы) бар.

Мәгариф

Мәгариф өлкәсендә районда 39 гомуми белем бирү учреждениесе эшли, шул исәптән 21 урта гомуми белем бирү мәктәбе, 12 төп мәктәп, 2 лицей, 3 башлангыч мәктәп – балалар бакчасы, сәламәтлекләре чикле балалар өчен мәктәп-интернат; шулай ук 39 мәктәпкәчә өстәмә белем бирү учреждениесе, 5 өстәмә белем бирү учреждениесе:

  • композиторлар Яруллиннар исемендәге Балалар сәнгать мәктәбе,
  • Хоккей һәм тимераякларда фигуралы шуу буенча спорт мәктәбе,
  • “Олимп” спорт мәктәбе,
  • Республика көрәш спорт мәктәбе,
  • Балалар һәм яшүсмерләр йорты.

Урта һөнәри белем бирү учреждениесе – Мамадыш политехник көллияте бар.

Мәдәният

Мәдәният өлкәсендә хәзерге вакытта район Мәдәният йорты, 39 авыл мәдәният йорты, 39 авыл клубы, 2 автоклуб эшли.

Районда бик күп төрле үзешчән халык иҗаты коллективлары бар, шуларның 11е “халык” исемен алган:

  • Мамадыш халык театры (1930 елдан, 1969 елда “халык” исемен ала, оештыручысы – К.Шамил),
  • “Нократ бизәкләре” җыр һәм бию ансамбле (1976 елдан, 1978 елда “халык” исемен ала, оештыручысы – А.К.Әхмәтшина),
  • ветераннар халык хоры (1986 елдан, 1993 елда “халык” исемен ала, оештыручысы – К.И.Аринина),
  • “Сәләт” балалар халык курчак театры (1975 елдан, оештыручысы – Ш.К.Рәхимов) (барысы да – Мамадыш шәһәрендә),
  • “Марий памаш” мари халык фольклор ансамбле (Гришкино авылы),
  • “Җиңгәчәйләр” керәшен фольклор коллективы (Дүсмәт авылы),
  • “Мирас” халык театры (Түбән Сон авылы),
  • “Чулпы” хореография коллективы,
  • “Чулпан” татар вокаль ансамбле,
  • “Мизгел” җыр һәм бию ансамбле (барысы да – Олыяз авылында),
  • халык театры (Шәдче авылы).

Районның Үзәк китапханә системасына Үзәк китапханә, Үзәк балалар китапханәсе, шәһәр филиалы һәм 51 авыл китапханә-филиалы керә.

Филиаллары белән Мамадыш төбәк тарихын өйрәнү музее эшли: Тәкәнеш төбәк тарихын өйрәнү музее (Түбән Тәкәнеш авылы), Ш.Маннур мемориаль музей-китапханәсе (Тулбай авылы), Ф.Яруллин музее (Кече Сон авылы).

Мамадыш районында 70 дини бина исәпләнә, шул исәптән 55 мәчет, 8 чиркәү, 5 кәшәнә, 1 мәдрәсә, 1 якшәмбе мәктәбе бар.

1918 елдан татар һәм рус телләрендә “Вятка” – “Нократ” район газетасы чыгарыла (Мамадышта беренче “Наши дни” газетасы 1918 елның 6 февраленнән чыга башлый, алга таба күп тапкырлар үзенең исемен алмаштыра: “Мамадыш тавышы”, “Голос пролетариата”, “Вестник”, “Пролетарский труд”, “Кызыл көч”, “Киңәшче”, “Колхозчы тавышы” – “Голос колхозника”, “Коммунистик хезмәт өчен” – “За коммунистический труд”).

Мамадыш районы территориясендә неолит һәм бронза дәверләреннән Болгар һәм Алтын Урда чорларына кадәр караган 34 археология истәлеге табыла. Юкка чыккан Букени авылы тирәсендә Букени авыллыгы ачыклана (Казан ханлыгы һәм аннан да соңгырак чор, Алтын Урда чоры Болгар истәлеге), Красный Исток поселогы – “Красный Исток” шәһәрлеге (Ананьино культурасы). Юкка чыккан Отар авылыннан көньяк-көнбатыштарак 50 метрга таралган 20–25 см калынлыктагы археологик культура катламы теркәлә. Катламнан Казан яны культурасының Атабай этабы өчен хас булган, сырлы бизәкле әвәләп ясалган савытларның кисәкләре табыла.

Гражданнар сугышы елларында Мамадышта элекке унтер-офицер С.В.Домолазов тарафыннан 600 штыклы отряд оештырыла, ул “Мамадыш коммунистлар батальоны” дип йөртелә, соңрак С.В.Домолазов җитәкчелегендә Азин дивизиясенең 39 нчы полкы итеп үзгәртелә. 1919 елның 24 маена кадәр ак һәм кызыл армияләр арасындагы фронт сызыгы озак вакытлар Вятка елгасы буенча – Соколка тауларыннан Вятка Аланына кадәр уза. Соколка авылыннан Мамадышка кадәр полосаны кызыллар ягыннан Азин дивизиясе тотып тора: 39 нчы полк Грахань авылы янында оборона тота, ә 19 яшьлек В.И.Чуйков полкы (булачак Советлар Союзы маршалы) Мамадышта урнаша.

Бөек Ватан сугышы елларында Мамадыш районында Белоруссия, Латвия, Литва, Молдавия, Украина, Кырым АССР, Краснодар крае, Мәскәү, Ленинградтан, Воронеж, Ленинград, Калинин, Мәскәү, Орел өлкәләреннән эвакуацияләнгән 3 меңнән артык кеше урнаштырыла. Аларны урнаштыру, хезмәт күрсәтү һәм эшкә урнаштыру мәсьәләләрен хәл итү өчен эвакопунктлар оештырыла. Мамадыш Хезмәт ияләре депутатларының район советы башкарма комитеты каршында махсус комиссия булдырыла. Яңа килгән гражданнарны Мамадыш шәһәренә, Соколка, Түбән Тәкәнеш. Бөрсет авылларына, Комазан урман хуҗалыгы поселогына таратып урнаштыралар.

“1941 елның 20 августында эвакуация тәртибендә килгән гражданнарны Мамадыш районы предприятиеләренә, учреждениеләренә, совхозларына һәм колхозларына эшкә урнаштыру турында мәгълүматлар” нигезендә эшкә урнашучыларның иң күбесе Спиртзаводка (142 кеше), Омар авылына (95 кеше), “Агробаза” совхозына (“Мамадыш” совхозы поселогы, 70 кеше), “Пятилетка” совхозына (“Пятилетка” совхозы поселогы, 67 кеше), “Мамадыш” совхозына (“Мамадыш” совхозы поселогы, 33 кеше), мәктәпкәчә учреждениеләр һәм мәктәпләргә (18 кеше), Максим Пүчинкәсе авылына (15 кеше), “Швейпром” артеленә (9 кеше), хастаханәгә, Татспирттрест, Сокольский рейд (Соколка авылы, 5әр кеше), “Леспром” артеленә (Кама урман хуҗалыгы авылы), Дәүләт банкы бүлегенә (3әр кеше) туры килә.

Соколка һәм Түбән Тәкәнеш авылларына – ике урта мәктәп (Ленинградның 322 нче мәктәп-интернаты – Түбән Тәкәнеш авылына), Мамадыш шәһәренә Мәскәүдән балалар бакчасы эвакуацияләнә. Шулай ук эвакуацияләнгән балалар Югары Ушма урман пункты, Югары Ушма, Омар, Рагозино, Сәкинәс, Алан, Омар Пүчинкәсе авылларына урнаштырыла.

Мамадыш районына 597 бала эвакуацияләнә (“Спартак”, Марков исемендәге “Красная работница”, “Большевичка” фабрикалары балалар бакчалары). Мәскәүдән 282 бала Югары Ушма урман пункты һәм Югары Ушма авылларына урнаштырыла. Ленинградтан 315 бала Соколка авылы һәм Соколка урманчылыгы поселогына урнаштырыла. Мамадышка Ленинградтан 59 нчы балалар йорты, Мәскәүдән 51 нче балалар йорты күчерелә (соңгысы сәламәтлекләре чикле балалар өчен мәктәп-интернат бинасына урнаштырыла).

1943 елда район хезмәтчәннәре акчасына (2 млн сумнан артык җыела) “Мамадышский колхозник” авиация звеносы өчен пикировать итә торган Пе-2 бомбардировщиклары төзелә, алар ТАССР Югары Советы исемендәге 202 нче бомбардировка авиадивизиясенә җибәрелә. 1943 елның 22 маенда ул дивизиягә Татарстанның шефлык байрагы тапшырыла.

Күренекле шәхесләре

Мамадыш районында туган күренекле шәхесләр:

  • Советлар Союзы геройлары – И.Т.Максимов, М.К.Москвин, Г.Я.Нигъмәтуллин, М.А.Просвирнин,
  • РФ Герое – Г.С.Смирнов,
  • Социалистик Хезмәт Геройлары – И.З.Иванов, Г.Миңнегулов, М.Г.Хәйруллина;
  • сәясәт һәм җәмәгать эшлеклеләре – С.Ш.Алкин, К.Н.Араков, М.К.Бөдәйли, М.С.Васильев, С.В.Домолазов, К.Г.Мохтаров, Н.В.Нестеров, В.Т.Тимофеев, Н.Х.Хөсәенов, Г.Ш.Шакиров;
  • фән эшлеклеләре – Р.С.Абдуллина, Л.А.Әүхәдиева, М.Г.Әхмәтҗанов, К.Ә.Вәлиев, Н.С.Габбасов, Л.Г.Габдрахманова, Г.Г.Габдуллин, К.М.Гарәпшин, В.В.Громов, Ә.М.Закирҗанов, Э.Х.Кадыйрова (Вафина), З.П.Коженкова, Л.А.Кольцова, Р.Р.Котдусов, Ф.Г.Куприянова-Ашина, В.А.Максимов, Х.Ш.Мәхмүтов, Рамил С.Мөхәмәдиев, Л.Х.Мөхәммәтҗанова, Ф.Г.Мөхлисов, А.И.Петров, А.П.Тимошева (Анастасьева), Х.Х.Хәбибрахманов, Н.Р.Һадиев, В.К.Хәйруллин, М.М.Шакирҗанов, В.М.Юдин;
  • мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре – Х.Бәдыйги, Ә.Һ.Гаязов (Әхмәт Гадел), Р.Ш.Газизов, В.В.Галиев, М.В.Галиев, И.М.Дәүләтшин, Р.Н.Даутов, Г.В.Ибраһимова, Г.М.Ибушев, Ф.Ф.Имамов, Н.Ф.Исмәгыйлов (Нәҗип Нәкъкаш), Н.Х.Кәримова, Ш.Ф.Маннуров (Маннур), З.М.Мансуров, Х.З.Мәхмүтов, Н.Р.Мирһазова, М.Х.Мостафин, Ш.С.Мостафин, Ринат С.Мөхәмәдиев, И.И.Сәлахов, П.А.Саначин, Ш.К.Шаһидуллин, М.Г.Шәйдуллин, З.Я., М.З., Ф.З.Яруллиннар;
  • хакимият-хуҗалык эшлеклеләре – А.П.Бузюров, П.В.Владимиров, Н.Н.Габдрахманов, М.Г.Ганиев, А.Г.Гаянов, И.М.Егоров, Г.Җ.Җиһаншин, К.З.Зиннәтуллин, А.П.Иванов, Ф.Б.Мөбарәкшин, Ф.Г.Мөхәммәтҗанов, А.О.Романов, Р.С.Салихов, В.А.Саматов, З.Ш.Һадиуллин, Ф.Х.Хаҗиев, Г.Ш.Шакиров, М.Ш.Шакиров, Р.З.Шакиров, Д.С.Шәфиков, И.А.Якупов;
  • СССР ның халыкара класслы спорт остасы – А.А.Бозин;
  • Әфган сугышында катнашучы – А.М.Вәлиев.

Юкка чыккан авылларда туган күренекле шәхесләр:

  • Н.М.Миңнеханов (1930, Игенче авылы – 2001) – урманчы, хакимиятхуҗалык хезмәткәре, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт бүләге лауреаты, ТАССР, РСФСР ның атказанган урманчысы, Октябрь Революциясе, “Почет билгесе” орденнары кавалеры, Саба районы Урман хуҗалыгы поселогында 2002 елда аның бюсты куела;
  • А.А.Осинин (1881, Гремячка авылы – 1922) – матрос, “Стерегущий” миноносецында кочегар, русяпон сугышында катнаша (1904–1905 елларда), Георгиевский орденнарының тулы кавалеры;
  • Ә.С.Солтанов (1950 елда туган, Игенче авылы) – геолог, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт бүләге лауреаты, РФ нең атказанган геологы, техник фәннәр кандидаты.

Тормышлары һәм эшчәнлекләре Мамадыш районы белән бәйле шәхесләр:

  • Ә.С.Гобәйдуллин – авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, ТР ның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (Мамадыш районы башлыгы (1995–1998 елларда), 1996–1998 елларда Мамадыш районы Халык депутатлары советы рәисе);
  • К.С.Сафин – ТР ның атказанган мәдәният хезмәткәре (1957–1981 елларда Мамадыш районының “Коммунистик хезмәт очен” газетасы мөхәррире);
  • М.Г.Сафин – журналист һәм язучы (балалык һәм мәктәп еллары Мамадышта уза, 1976 елда КПСС ның Мамадыш район комитетының оештыру бүлегендә инструктор, “Край былинный, Мамадышский” җыентыгы авторы).

Әдәбият

Айнутдинов Р.А., Гилазев З.З. Основные этапы истории татарской прессы городов Татарстана // История России и Татарстана: Итоги и перспективы энциклопедических исследований: сб. статей итоговой науч. конф. науч. сотрудников Института татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ. Казань, 2018. С. 8–18.

Акифьева В. Чем живет поселение Султана // Республика Татарстан. 2013. 29 янв.

Андреева Н.Б. Губернский и уездные города Казанской губернии в 1781–1860 гг.: проблемы политической и социально-экономической истории города в полиэтническом регионе: дис. … канд. ист. наук. Чебоксары, 2006. 296 с.

Ахтямова А.В. Расселение татар-кряшен Казанской губернии по данным 1870 г. // Кряшенское историческое обозрение. 2018. № 1. С. 145–154.

Әхмәтҗанов И. Мамадыш – яңарышта: очерклар һәм публицистик мәкаләләр. Казан, 1989. 160 б.

Әхмәтҗанов М. Безнең илләр Нократ // Идел. 2001. № 6. Б. 64–72.

Багаутдинов Ш. Непростая топонимика Олуязского поселения // Республика Татарстан. 2020. 16 янв.

Багаутдинова Х.З., Исхаков Р.Р. Историко-статистический обзор инспектора народных училищ Мамадышского уезда А.Беляева о начальных учебных заведениях Абдинской волости Мамадышского уезда Казанской губернии (1880-е гг.) // Кряшенское историческое обозрение. 2017. № 2. С. 86–101.

Батулла реке Безнең заман каһарманы // Безнең Мирас. 2018. № 3–6.

Беркутов В.М. Дореволюционные школы на территории Татарстана: историко-педагогический справочник. Казань, 2007. 420 село

Вафина Т. Нижние Яки: живущие недалеко от центра // Татарстан. 2019. №10. С. 90–93.

Валеев И. Беженцы из преисподней: в 1942 г. в село Нижний Таканыш Мамадышского района были эвакуированы дети из школы № 322 г. Ленинграда // Татарстан. 2012. № 4. С. 84–87.

Воробьёв Н.И. О болгаро-татарских надгробных камнях Мамадышского кантона. Казань, 1929. 4 с.

Габдрафикова Л.Р., Багаутдинова Х.З. Уездный город Мамадыш 1850-х гг. глазами обывателя // Эхо веков – Гасырлар авазы. 2018. № 3. С. 125–137.

Гайнетдинов А. Мамадыш районының борынгы ташъязмалары // Түгәрәк уен. 2016. № 1. Б. 54–56.

Гайнетдинов А. Ташка язу осталары бертуган Солтанбәковлар // Гасырлар авазы – Эхо веков. 2015. № 3/4. С. 254–258.

Гайфутдинов М.Г. Могучий ускоритель. Казань, 1973. 51 с.

Гали В. Мамадыш яңарышы // Мәдәни җомга. 2011. 2 сент.

Гарипова Ф. Авыллар һәм калалар тарихыннан: 2 җилд. Казан, 2001–2003.

Гарипова Ф. Авылларыбыз тарихы: Акъегет, Алгай // Казан утлары. 2012. №4. Б. 154–155.

Гарипова Ф. История в названиях. Казань, 1995. 287 с.

Гарипова Ф. Рухи башкалабыз: мәшһүр татар авыллары. Казан, 2005. 247 б.

Гарипова Ф. Үсәли (Өчиле) авылы. Тулбай авылы // Мәйдан. 2011. № 6. Б.105–113.

Гариф Н.Г. Борынгы Кирмән яңарыш кичерә // Проблемы археологии и истории Татарстана: сб. статей. Казань, 2009. Вып. 1. С. 172–178.

Гарифуллина С. Сыйлы көнең сөт белән. Казан, 1988. 86 б.

Гибадуллин М.З. Предпринимательство в Казанской губернии (вторая половина XIX в.) // Научный Татарстан. 2011. № 4. С. 109–123.

Губина Ю. Юкәче: эшләре каты, җимешләре татлы // Туганайлар. 2018. 8 нояб.

Гыйлемханов Р., Гариф Н. Югары Сон авылының яңа тарихы: 2 кит. Казан, 2016.

Дувалова Г. Туган авылым – Акманым. Алабуга, 2016. 326 б.

Дувалова Г. Чал тарихлы Комазаным. Алабуга, 2018. 494 б.

Ермаков В.В. Торгово-промышленное предпринимательство в Прикамье в XVIII – начале ХХ вв. Казань, 2011. 412 с.

Есть на Вятке городок: историко-краеведческие очерки о Мамадышском крае. Казань, 1981. 168 с.

Җөриле Н. Тырлау аланында бәйрәм // Түгәрәк уен. 2018. № 3. Б. 19–21.

Зиннатуллин К.З. Завод идет к рынку: краткая история предприятия. [Б.м., Б.г.]. 25 с.

Зыятдинов К.Ш. Очерки истории медицины Татарстана (до 1917 г.). Казань, 2005. 272 с.

Иванов А. Земля Мамадышская // Местное самоуправление в Татарстане. 2013. № 1 (март). С. 16–19.

Иванычева О. Мамадышский край: одна дорога – пять культур // Казанские ведомости. 2020. 4 февр.

Имамов В. Безнең төбәк тарихы. Чалыш көзге: тарихи һәм публицистик язмалар җыентыгы. Чаллы, 2008. 552 б.

Имамов В. Фәрит Яруллинга яңа музей // Мәдәни җомга. 2016. 22 июль.

Иң зур бәхет – хезмәттә: тарихи-документаль басма / Авт.-төз. Г. Дувалова. Алабуга, 2010. 400 б.

Исмәгыйлева Ә. Югары Кыерлы // Халкым минем. 2015. № 3.

Исхаков Р.Р. Источники по истории и культуре татар-кряшен XVI – середины XX вв. // Кряшенское историческое обозрение. 2016. № 2. С. 38–68.

Казаков Е.П., Старостин П.Н., Халиков А.Х. Археологические памятники Татарской АССР. Казань, 1987. 240 с.

Камалетдинова Р. «Авылда түгел, илдә юк...» // Сөембикә. 2000. № 5. Б. 8–9.

Карпов Ю. Әҗмәк һәм Васильево авыллары тарихы // Безнең Мирас. 2019. №7. Б. 18–23.

Карпов Ю. Об образовании деревни Васильево // Туганайлар. 2020. 27 февр.

Каюмова Э.Р. Народная музыкально-поэтическая традиция татар-мусульман Мамадышского района (краткие итоги экспедиционного исследования 2013 г.) // Актуальные проблемы современной фольклористики. Казань, 2016. Вып. 1. С. 167–201.

Книзе П. Взгляд на торговлю Мамадыша // Памятная книжка Казанской губернии на 1861–1862 год. Казань, 1862. С. 65–83.

Константинова А. Ике мәчетле, унөч кибетле, тегермәнле авыл // Шәһри Казан. 2012. 27 нояб.

Кореева Н.А. Развитие мануфактурной промышленности и торговли в Заказанье в первой половине XIX в. // Вестник экономики, права и социологии. 2018. № 1, т. 2. С. 214–218.

Мәҗитов Ф. Тарих битләреннән // Мәйдан. 2016. № 8. Б. 7–8.

Мамадыш: Буклет. [Мамадыш, 2012]. 27 с.

Мамадыш районы // Мәйдан: Мамадыш районына багышланган махсус сан. 2006. № 6.

Мамадыш – туграсына тугры төбәк // Идел. 2000. № 3. Б. 56–59.

Мамадышым – язмышым = Мамадыш – судьба моя. Ижевск, 2005. 678 б.

Масагутов Р.Ф. Из истории образования и развития лашманских населенных пунктов Мамадышского района Республики Татарстан // Казанское адмиралтейство (1718–1830 гг.): народы Поволжья и традиции российского судостроения: материалы Всерос. науч. конф. (г. Казань, 25–26 октября 2018 г.). Казань, 2018. С. 176–181.

Медников реке Маленькое село с большими связями // Республика Татарстан. 2016. 22 нояб.

Милли-мәдәни мирасыбыз: Мамадыш. Казан, 2017. 343 б.

Монахов Т.Е. Мамадышский свиносовхоз. Казань, 1958. 11 с.

Мостафин Ш. Әйдаман матбага: тудыручылары һәм варислары (Мамадыш район газетасына – 95 ел) // Гасырлар авазы – Эхо веков. 2013. № 1/2. С. 179–187.

Мостафин Ш. Арташ: кечкенә авылның үз рәхәте // Татарстан. 2019. №9. Б. 84–87.

Мөхәммәтҗанова Л. Икмәкле дә, хикмәтле дә Мамадыш // Безнең Мирас. 2019. №7. Б. 24–27.

Мустафин М.Р., Хузеев Р.Г. Все о Татарстане: экономико-географический справ. Казань, 1992. 176 с.

Нәбиуллина А. Хәтерлик һәм горурланыйк // Музейный вестн. Татар. гос. гуманитарно-педагогического ун-та. 2005. Вып. 2. С. 137–139.

Населенные пункты Республики Татарстан. Казань, 1997. 392 с.

Нигамаев А.З. Болгарские города Предкамья. Казань, 2005. 226 с.

Нугманова Г.Г. Архитектурно-градостроительное развитие уездного города Мамадыш // Материалы Лихачёвских чтений. 3–5 апреля 2008 г. Казань, 2008. С. 266–270.

Петров-Текин Н. Сәрдә дигән // Мәдәни җомга. 2012. 28 сент.

Республика Татарстан: Природа, история, экономика, культура, наука. 2-е изд., доп. Казань, 2015. 193 с.

Родом из Мамадыша: Тематическая подборка, посвящ. Мамадышскому району // Элита Татарстана. 2013. Янв. – февр. С. 78–92.

Сабиров Р.М. По городам Татарии: Путеводитель. Казань, 1976. 192 с.

Сәгъди реке Җөри даругасы // Безнең Мирас. 2016. № 7. Б. 50–57.

Салихов Р.Р., Хайрутдинов Р.Р. Республика Татарстан: памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII – начало XX в.). Казань, 1995. 279 с.

Сафин М.А. Край былинный, Мамадышский: краеведческий сб. Наб. Челны, 1994. Вып. 1. 63 с.

Свод памятников истории и культуры Республики Татарстан. Т. 1. Административные районы. Казань, 1999. 458 с.

Сингатуллина Ә., Галиева Р. Гасырлардан килгән яктылык: Мамадыш районы Шәдче авылы тарихыннан сәхифәләр. Казан, 2019. 226 б.

Смирнова А.П. Развитие народного образования в Мамадыше в 1930–1940-е годы // Итоговая научно-образовательная конференция студентов Казан­ского федерального университета 2017 года: сб. статей. Казань, 2017. Т. 6. С. 399–401.

Список населенных мест Казанского уезда, с кратким их описанием. Казань, 1885. 20 с.

Столярова Г.Р., Фазлиев А.М. Этническая мозаика Прикамья Татарстана: поселенческий аспект // Прикамское собрание: материалы III Всерос. открытого науч.-практ. форума. Сарапул, 2019. С. 284–289.

Татарстан мәдрәсәләре һәм остазлары / Үзәкләшкән дини оешма. Казан, 2017. 121 б.

Фазылов М. Үсәли базары // Ватаным Татарстан. 1996. 26 гыйн.

Фаршатова Л. Бер авылдан – биш герой // Ватаным Татарстан. 2010. 12 май.

Фаттахов Г.М. Мамадышский уезд в годы великих потрясений: антология и хроника событий: в 2 кн. Казань, 2007–2009.

Һадиев И.Г. Мамадыш төбәгенең ташъязма истәлекләре. Казан, 2015. 198 б.

Халиков А. Алтын Урда хакимияте вакытында Болгар калалары һәм авыллары // Мирас. 1995. № 5/6. Б. 103–109.

Хәмзина Р. Вахит // Халкым минем. 2013. № 12.

Хәсәнов З. Урманчы чиркәве // Нократ. 2005. 30 апр.

Шаһиев Р.Г., Гариф Н.Г. Югары Кыерлы (Югары Бөрсет) авылы тарихы. Казан, 2013. 239 б.

Якушева Ф. Притяжение малой родины // Республика Татарстан. 2016. 24 марта.