- РУС
- ТАТ
Эчтәлек
Кукмара районы
Татарстан Республикасы муниципаль районы
Татарстан Республикасының төньяк өлешендә, Татарстанның Балтач, Мамадыш, Саба һәм Теләче районнары, Удмурт Республикасы һәм Киров өлкәсе белән чиктәш урнашкан.
1930 елның 10 августында оештырыла.
Район үзәге – Кукмара шәһәре.
Мәйданы – 1493 кв.км.
2017 елда халык саны – 51114 кеше.
Милли составы:
татарлар – 78,6%,
удмуртлар – 14,0%,
руслар – 5,3%,
марилар – 1,4%.
Район составына 124 торак пункт керә.
XVIII йөз башына кадәр район территориясе Арча өязенә керә, 1781–1920 елларда Кукмара районының төньяк өлеше – Вятка губернасының Малмыж өязе Күкшел һәм Сәрдекбаш волостьларына, көньяк өлеше – Казан губернасының Мамадыш өязе Әсән-Елга, Ядегәр, Иске Юмья һәм Петропавел волостьларына, 1920 елдан ТАССРның Мамадыш һәм Арча кантоннарына керә.
Оештырылган вакытында аның составына 1 поселок, 54 авыл советы, 88 торак пункт керә, аларда 56095 кеше яши (шуларның 43187е – татарлар, 3289ы – руслар, 9619ы – башка милләтләр). Район чикләре һәм административ бүленеше берничә тапкыр үзгәрә.
1940 елда Кукмара районының мәйданы 994 кв.км тәшкил итә, халык саны – 52,1 мең кеше, авыл советлары – 36, торак пунктлар – 88. 1956 елда – анда 26, 1960 елда 18 авыл советы була.
ТАССРда административ берәмлекләрне эреләндерү сәбәпле, 1963 елның 1 февралендә Кукмара районы бетерелә, территориясе Саба районына бирелә. 1965 елның 12 гыйнварында яңадан торгызыла, Кукмара районына шулай ук элекке Тәкәнеш районы торак пунктларының бер өлеше һәм Лубян поселогы берләштерелә.
Яңадан торгызылганнан соң районның мәйданы – 1523 кв.км тәшкил итә, халык саны – 64 мең кеше, 2 – поселок советы, 22 – авыл советы, 130 торак пункт исәпләнә.
2017 елга район мәйданы 1493,1 кв.км тәшкил итә, халык саны – 51114 кеше (2002 елгы халык санын алу буенча – 53691 кеше, шул исәптән татарлар – 81,2%, руслар – 8,7%, удмуртлар – 8,2%, марилар – 0,9%), шулардан шәһәр халкы – 17700 кеше, авыл халкы – 33414 кеше (халыкның уртача урнашу тыгызлыгы – 1 кв.км га 34 кеше).
Хәзерге вакытта район составына 1 шәһәр (Кукмара шәһәре) һәм 29 авыл җирлегенә бүленгән 124 торак пункт керә:
Район территориясе Төньяк-Татар гөмбәзенең үзәк өлешендә Көнчыгыш-Европа платформасының Идел-Урал антеклизасының үзәк өлешендә урнашкан.
Тектоник төзелешендә ике структур кат аерылып тора: түбәнге – кристаллик фундамент һәм югарыгы – утырма каплам. Утырма каплам өслегенең геологик төзелешендә Пермь утырмалары катнаша – татар бүлегенең кызыл төстәге балчыклы токымнары, алар Уржум ярусының плиталы известьташлары булып җәелә.
Елга үзәннәре авышлыкларында һәм ерымнарында Казан ярусы токымнары ачыла, алар ачык-соры төстәге доломитлар һәм известьташлардан, сирәгрәк – балчыктан, соры һәм соры-көрән төстәге комташлар һәм мергельләрдән тора. Югары Казан асъярусының комташ утырмаларында 6–7% бакыр рудасы булган бакыр рудалы ятмалар тупланган.
Пермь cистемасының борынгы төп токымнары яшь дүртенчел утырмалар белән капланган, алар нигездә делювиаль балчыклы туфраклардан, комсыл туфраклар һәм комнардан, сирәгрәк – лёссыман комсыл балчыклардан тора.
Елга үзәннәре чигендә аллювиаль комсу-балчыклы утырмалар ята. Көнчыгыш өлешендә неоген һәм плейстоценның ком һәм комсыл туфраклары өстенлек итә.
Район территориясе кече һәм уртача зурлыктагы елга үзәннәре белән телгәләнгән калку тигезлектән гыйбарәт (биеклеге – 140–200 м).
Елга үзәннәре асимметрияле: көньякка таба юнәлгән сөзәклекләре биек һәм текә; төньякка таба юнәлгән сөзәклекләре яссырак һәм делювиаль-солифлюкцион балчыклы туфраклар шлейфлары белән капланган. Елга үзәннәре сөзәклекләре су өсте сызыгыннан 90–140 метрга күтәрелә.
Субүләрләр яссы, тигез, абсолют биеклеге 150–180 метр. 222 м максималь билгесе Югары Шөн авылыннан төньяктарак Оштырма һәм Кәркәүч елгаларының уң кушылдыклары субүләрендә урнашкан, минималь билгесе (55 м) Лубян авылы янында Вятка елгасы су өсте тигезлегенә туры килә.
Бөре, Норма, Оштырма елгалары үзәннәре белән район территориясе берничә яссы өслекле увалларга бүленә. Кукмара шәһәре тирәсендә Норма елгасына таба тау рельефын хәтерләткән (Кукмара тавы) текә, яхшы күренүче киртләч белән киселә.
Территориянең көньяк-көнбатыш чиге буйлап эрозия ашалуыннан калган Кама-Вятка субүләре (биеклеге – 220 метрга кадәр) уза. Ерымнар белән телгәләнү тыгызлыгы зур түгел һәм 0,7 км/кв.км тәшкил итә.
Район территориясендә файдалы казылмаларның төрле төрдәге запаслары бар.
Пермь системасының Казан ярусы утырмалары белән карбонат токымнары чыганаклары бәйле (известьташлар һәм доломитлар), алар зур һәм уртача зурлыктагы елга үзәннәре сөзәклекләре өслегенә чыгалар. Елга аллювиаль террасаларга кварц комнары утырмалары туры килә.
Неоген утырмалар белән (Вятканың сул яры) бентонит балчыклар тупланмасы бәйле. Кирпеч-чирәп балчыклары үзән, ерым һәм сызалар сөзәклекләренең түбәнге өлешендә ятучы делювиаль-солифлюкцион дүртенчел калын катламнан чыгарыла.
Зур һәм уртача зурлыктагы елга тугайларында торф һәм сапропель чыганаклары очрый.
Кукмара районында девон утырмалары белән бәйле нефть запаслары да бар – Нырты совхозы поселогы янында район чигендә эшкәртелә торган Нырты нефть чыганагының бер өлеше урнашкан. 900–1400 м тирәнлектә ятучы ташкүмер чыганагы бар.
Климаты уртача-континенталь, кыска җылы җәйле һәм уртача салкын озакка сузыла торган кышлы. Уртача температура иң салкын гыйнвар аенда –12,7°С, иң җылы июль аенда +19,4°С. Абсолют максималь еллык һава температурасы +36°С, абсолют минимум –47,7°С. Уртача еллык күпьеллык температура +3,4°С.
Кышкы чорда салкын һава керүе, башлыча, Азия антициклоны белән бәйле, Атлантикадан кергән диңгез һавасы җылылык барлыкка китерә.
Тотрыклы кар катламы 19 ноябрьдә барлыкка килә, ул уртача 153 көн тора, кар эрүнең уртача датасы 13 апрельгә туры килә. Салкын булмаган чор 122 көн дәвам итә. Кыш азагына җир 151 см тирәнлектә ката.
Кар катламының максималь калынлыгы Мишә елгасы бассейнында – 32 см, Вятка елгасының уң яры буенда 44 см га кадәр була. Кар суларының уртача запасы 93–148 мм. Яз озак була, июнь башына кадәр дәвам итә, салкын һәм яңгырлы җылы көннәр белән аралашып тора. Язгы кыраулар майның икенче яртысында да булырга мөмкин. Көз сентябрьдә башлана һәм тотрыксыз һава торышы күзәтелә. Беренче кыраулар 24 сентябрьдә билгеләнә.
Еллык атмосфера явым-төшемнәре 480–527 мм, җылы чорда 320–140 мм (66%). Ел дәвамында көнбатыш (16%) һәм көньяк-көнбатыш (20%) җил юнәлеше өстенлек итә: кышын – көньяк-көнбатыш (23 %) һәм көньяк (18%) җилләре өстенлек итә; җәен – төньяк (17%), төньяк-көнбатыш (14%) җилләре исә. Көзге чорда башлыча томаннар, җәйге чорда яшеннәр һәм боз була. Кайвакыт иртә яшенли – май аенда һәм соңгылары – сентябрь башында була.
Район буйлап зур һәм уртача зурлыктагы елгалар ага: Мишә, Вятка, Норма, Бөре, Оштырма, шулай ук аларның кечерәк кушылдыклары.
Кукмара районының бөтен территориясе диярлек Вятка елгасы бассейны чикләрендә урнашкан, көньяк-көнбатыш өлеше генә Мишә елгасы бассейнына керә. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,4 км/кв.км . Елганың өстәге агымы елга 161 мм дан артмый.
Мишә елгасы – Каманың уң кашылдыгы. Елга башы Ятмас-Дусай авылыннан 1,4 км төньяк-көнчыгыштарак урнаша. Елганың озынлыгы 186,4 км (район эчендә 10 км югары агымда). Су җыюлы мәйданы – 4,4 мең кв.км . Елганың бассейны кискен асимметрияле, урманлылыгы – 15–24%. Елганың үзәне киң (югары агымында 30 м дан урта агымында 3 км га кадәр һәм 4–5 км түбәнге агымында). Борылмалы су юлы зур булмаган утраулар барлыкка китереп, ике җиңгә аерыла. Күп сандагы кушылдыклары тыгыз елга челтәрен барлыкка китерә (0,35 км/кв.км). 13 тән артык кушылдыгы 14 км дан 40 км га кадәр озынлыкта. Елга төбәк өчен әһәмиятле табигать истәлеге статусына ия (1978 елдан).
Бөре елгасы – Вятканың уң кушылдыгы, Балтач райнының Борбаш авылы янында башлана. Озынлыгы 48,4 км тәшкил итә (район эчендә – 40 км), су җыюлы мәйданы – 693,4 кв.км. Елганың 29 кушылдыгы бар, шуларның иң зурлары – Борбаш (18,6 км), Олы Китән (19,2 км, районда – 7 км), Инеш (11,5 км). Елга челтәренең тыгызлыгы бассейда (0,69 км/кв.км). Су җыелу мәйданының урманлылыгы 11%. Елга тамагында суының уртача күпьеллык чыгымы 2,4 куб.м/с.
Оштырма елгасы – Вятка елгасының уң кушылдыгы. Елга башы Югары Юмья авылы янында. Озынлыгы 37 км (район чикләрендә – 29 км). Су җыелу мәйданы 583,9 кв.км. Оштырманың 20 кушылдыгы бар, иң зурлары – Норма (20,9 км), Кенә (11,4 км). Елга челтәренең тыгызлыгы 0,38 км/кв.км. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 5%. Елга тамагында суының уртача күпьеллык чыгымы 2,4 куб.м/с.
Норма елгасы – Оштырма елгасының сул кушылдыгы. Елга башы Нормабаш авылыннан 2,5 км көнбатыштарак, тамагы Кукмара шәһәре янында урнашкан. Озынлыгы 20,9 км, су җыелу мәйданы 108 кв.км тәшкил итә. 16 зур булмаган кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,49 км/кв.км. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 20%. 1978 елда төбәк өчен әһәмиятле табигать истәлеге статусы бирелә.
Лубян елгасы – Вятканың сул кушылдыгы. Елга башы Удмурт Республикасында, тамагы – Лубян авылы янында. Елганың озынлыгы – 37,5 км (район чикләрендә – 30 км). Су җыелу мәйданы 273 кв.км тәшкил итә. Бассейны урманлылыгы белән аерылып тора. Бормалы, киң булмаган һәм сай аз сулы елга, ике яклап тигез, сазланмаган тугайлы. 9 кушылдыгы бар, иң зурысы – Сарамач елгасы (15,8 км, районда – 2 км). Елга челтәренең тыгызлыгы бассейнда – 0,31 км/кв.км. Елга һәм аның су юлы буендагы урманнар төбәк өчен әһәмиятле табигать истәлеге санала (1989 елдан).
Вятка елгасы – Кама елгасы уң кушылдыкларының иң зурысы. Озынлыгы – 1314 км. Кукмара районы территориясен көнчыгыш өлештә, Лубян авылы янында, 8 км озынлыкта аркылы үтә. Вятканың үзәне киң һәм асимметрияле: уң сөзәклеге текә һәм күтәренке, карбонатлы токымнардан тора, сул ягы яссы, аллювиаль комлы террасалардан һәм сайлыклардан гыйбарәт. Туенуы катнаш, агымның зур күләме язгы кар эрү вакытына туры килә. Җәй азагында межень вакыты була, бер ел эчендә су тигезлегенең иң түбән вакыты, ә су чыгымы 120 куб.м/c тан артмый. Ноябрь уртасыннан апрель уртасына кадәр боз кату күзәтелә. Кукмара районы чикләрендә суднолар йөри.
Районның көньягы буйлап Шыя елгасының (елга үзе Кукмара районыннан читтә ага һәм Вяткага коя) сул кушылдыклары ага: Арбаш (озынлыгы 22 км, районда – 15 км), Өске (озынлыгы 23 км, районда – 13 км), Оча (озынлыгы 24 км, районда – 11 км), Чаксы (озынлыгы 13 км, районда – 5 км). Бу елгалар көньяк юнәлештә агалар һәм яхшы җир асты сулары белән туенуы белән аерылып торалар.
Район көньяк тайга акрынлап катнаш һәм киң яфраклы урманнар өлкәсенә күчә барган зонада урнашкан, шуңа күрә туфрак капламы төрлелеге белән аерыла.
Кукмара районы территориясендә ачык-соры урман туфраклары (барлык мәйданның 40,6%ы), ачык-соры һәм соры урман чуар төстәге туфраклар (18,4%), кәсле-уртача көлсу (13,3%) һәм кәсле-бик көлсу (7,6%), кәсле-карбонатлы типик (5,9%), селтесезләндерелгән һәм көлсу (9,9) туфраклар таралган. Елга тугайларында аллювиаль кәсле туенган туфраклар очрый.
Авыл хуҗалыгы файдалану җирләренең 65,6% мәйданда туфрак капламы структурасына соры урман туфраклары, шул исәптән 21,5% ы элювиаль Пермь утырмаларында формалашкан туфраклар туры килә.
Туфрак барлыкка китерүче токымнар Югары Пермь утырмаларының карбонатлы-комлы-балчыклы элювийларыннан тора, алар субүләрләрне һәм авышлыкларның субүләрләр буендагы өлешләрен билиләр. Авышлыклы типларда делювиаль-солифлюкцион балчыклы туфраклар киң таралган. Норма һәм Оштырма елгаларының югары агымнарында ташлы туфраклы участоклар очрый.
Районның көнчыгыш өлешендә Вятканың сул яры буйлап тузансыман комнар, комсыл туфраклар һәм җиңелчә балчыклы туфраклар өстенлек итә. Район туфрагының гранулметрик составы күбесенчә балчыклы һәм авыр балчыклы туфраклы.
Туфракта гумус запасы аларның астипларына бәйле рәвештә үзгәрә: Вятканың сул яры буенда 1%тан (аллювиаль кәсле туенган һәм кәсле-көлсу туфраклар) Кәркәүч, Арбаш, Норма елгалары бассейннарында 7,7%ка кадәр. Район буенча гумус микъдары 3,1%.
Кукмара районы Идел-Вятка күтәренке-тигезлекле төбәккә керә, анда көньяк-тайга ылыслы-ак чыршылы һәм нарат-чыршылы яшел мүкле урман фрагментлары белән куе ылыслы-киң яфраклы урманнар үсә. Үсемлекләр капламында шактый өлешне (42,5%) юкә һәм карама катнашлы каен һәм усак урманнары алып тора.
Районда урманнар мәйданы 1800 ел белән чагыштырганда өч тапкыр – 68 %тан 22,3%ка кадәр кимегән.
Урманнарның төп өлеше районның төньяк-көнбатышында Мишә – Оштырма елгалары арасында, көнбатышта Бөре – Кече Мишә елгалары арасында, төньяк-көнчыгышта Вятка елгасы ярлары буенда урнашкан.
Лубян елгасы бассейнында нарат урманнары, каенлык, усак, кара тирәк, тал катнаш юкәлек таралган. Урман алдында миләш, шомырт, сөялле кабар агачы, артыш, бүре юкәсе үсә. Үлән капламында 50 дән артык төр очрый.
Районда – көтүлек һәм печәнлекле болыннар биләгән мәйдан 11,7%, Оштырма елгасы бассейнында 34,7% тәшкил итә. Кукмара районы территориясендә көпшәле үсемлекләрнең 1178 төре исәпләнә, шул исәптән ТРның Кызыл китабына кертелгәннәре: кыяклы көтүче кубызы, туры чалгычут, төньяк линней үләне, татар кашкарый үләне, зәңгәр тупыйбаш, бишъяфраклы люпин, киң яфраклы цинна, яшел каеш яфрак, биек испәрәк, күп яфраклы казаяк, күләгә миләүшәсе, Европа казаягы, төнге миләүшә, кызыл җиләкле бүре бөресе.
Тайгада яшәүче һәм киң яфраклы урманнарда яшәүче хайваннар очрый. Кукмара районының фаунасы төрләргә бай булуы (кошлар, җир-су хайваннары, имезүчеләр) һәм яшәү формаларының төрлелеге белән аерылып тора. Хайваннарның 284 төре исәпләнә. Поши, кәҗәболан, кабан дуңгызы, ак куян, тиен, сукыр тычкан, бурсык, сусар, бүре, төлке, селәүсен, суер, көртлек, боҗыр, соры көртлек, кыр үрдәге.
Орнитофауна төрләре киң таралган. “Кукмара тавы” табигать истәлеге территориясендә кошларның 40 төре яши, шул исәптән Кызыл китапка кертелгәннәре (колаклы ябалак, сапсан).
Кырларда һәм болыннарда кимерүчеләр бик күп. Ачык киңлекләрдә даими яшәүчеләре: соры кыр тычканы, кыр тычканы, гади һәм соры әрлән, үр куяны. Сулыкларда яшәүче имезүчеләр: ондатра, кондыз, Америка чәшкесе.
Лубян елгасы үзәнендә амфибияләрнең 6 төре, сөйрәлүчеләрнең 4 төре, кошларның 125 төре, имезүчеләрнең 24 төре билгеле. Аларның кайберләре Кызыл китапка кертелгән: гади шолган, Европа чәшкесе, ас, аю, соры торна, кулик-саескан, нәни акчарлак, ысылдык-аккош, зур күлбога, болын карчыгасы, балыкчы карчыга, аккойрык бөркет, бөркет, байгыш, саз ябалагы, соры ябалак, йорт ябалагы, чырайсыз ябалак, төн күгәрчене, яр чыпчыгы, һөд-һөд, чал тукран, урман тургае, кычыткан чыпчыгы, җизбаш, гади кара елан, соры гөберле бака, кикрикле тритон. Елгаларда бөтерелчек суалчаннар, тармакмыеклылар һәм ишкәгаяклы кысласыманнар яши.
Барлыгы район территориясендә флора һәм фаунаның 1462 төре исәпләнә. Кукмара районында биологик төрлелек коэффициенты – 0,83.
Район территориясендә 4 аеруча саклаулы табигать территорияләре, шулай ук 4 резервтагы җир участогы бар. “Кукмара тавы”, Мишә, Норма, Лубян елгалары төбәк өчен әһәмиятле табигать истәлеге булып санала.
“Кукмара тавы” – 1966 елда ясалма булдырылган урман массивы, мәйданы – 91,8 гектар, Норма елгасы үзәненең текә сөзәклегендә урнашкан.
Резервтагы җир участоклары: “Камышлы урманы” (мәйданы – 262 га, Камышлы авылы янында), “Урман тавы” (мәйданы – 30,8 га, Вахитов авылы янында), “Салкынчишмә” урманы (мәйданы – 44 га, Салкынчишмә авылы янында), “Кырмыска урманы” (мәйданы – 24,4 га, Зур Кукмара авылы янында).
Район икътисады авыл хуҗалыгы юнәлешендә бара. 2018 елга авыл хуҗалыгы файдалану җирләренең мәйданы 98,7 мең гектар тәшкил итә, шул исәптән сөрүлек җирләр – 77,9 мең гектар. Борай, көзге арыш, язгы бодай, арпа, солы, борчак, бәрәңге игелә. Район бөртекле, терлек азыгы культуралары үстерү буенча махсуслашкан. Өстәмә тармаклар – яшелчә, бәрәңге үстерү, умартачылык.
Районның әйдәп баручы тармагы – терлекчелек, ит-сөт терлекчелеге, сарык асрау, дуңгызчылык һәм кошчылык үсеш алган. Барлык категория хуҗалыкларда мөгезле эре терлекнең баш саны – 46,7 мең баш, кош-корт – 217,2 мең баш. Районда 100 мең тонна сөт җитештерелә (тәүлегенә 300 тонна, ТРда һәм РФ районнары арасында алдынгы).
12 авыл хуҗалыгы предприятиесе эшли (“Урал”, “Рассвет” агрофирмасы”, “Вахитов исемендәге” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативлары, “Вахитово”, ”Урал”, “Восток Агро”, “Восток”, “Асанбаш-Агро”, “Новая жизнь”, “Уңыш”, “Тойма” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр, “Кукморагрохимсервис” акционерлык җәмгыяте) һәм 130 фермер хуҗалыклары (2004 елда – 27 авыл хуҗалыгы предприятеисе, шул исәптән 21 җитештерү авыл хуҗалыгы кооперативы, 3 күмәк предприятие, 1 ышанычлылык ширкәте, 2 җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять; 4 ярдәмче хуҗалык) бар.
Лубян урманчылыгы эшли.
Сәнәгать предприятиеләре район үзәгендә тупланган. Иң зурлары: Кукмара киез-киез итек комбинаты, Кукмара металл савыт-саба заводы, Кукмара тегү фабрикасы.
Кукмара шәһәрендә “Кукмара” сәнәгать паркы төзелә. Җирле товар җитештерүчеләр тарафыннан төзү материаллары, эчемлекләр һәм подуктлар җитештерү оештырылган.
Район территориясе буенча Казан-Екатеринбург тимер юлы уза. Вятка елгасында Лубян пристане, Плаксиха-Лубян паром кичүе бар.
Мәгариф өлкәсендә Кукмара районында 32 гомуми белем бирү учреждениесе эшли (28 урта, шул исәптән 2 гимназия, күп профильле лицей, 3 төп гомуми белем бирү мәктәбе, кичке (сменалы) гомуми белем бирү мәктәбе), шулай ук сәламәтлекләре чикле балалар өчен Мәчкәрә мәктәп-интернаты һәм 2 урта һөнәри белем бирү оешмалары: Кукмара аграр көллияте һәм Лубян урман-техник көллияте.
2012 елда 45 башлангыч мәктәп урта һәм тулы булмаган урта гомуми белем бирү учреждениеләре филиалы итеп үзгәртелә. Хәзерге вакытта 31 башлангыч мәктәп-филиал эшли.
2017 елга районда 46 балалар бакчасы, 15 гомуми белем бирү мәктәбендә мәктәпкәчә төркемнәр бар.
Өстәмә белем бирү өлкәсендә Балалар музыка мәктәбе, “Галактика” балалар иҗаты үзәге, Балалар сәламәтләндерү-белем бирү (профильле) үзәге, “Зилант” һәм “Олимп” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре, “Ялкын” һәм “Атлант” яшүсмерләр клублары эшли.
Мәдәният өлкәсендә хәзерге вакытта 78 мәдәният йорты һәм клубы, үзәк район китапханәсе, үзәк балалар китапханәсе һәм 47 авыл китапханәсе, Кукмара муниципаль районының төбәк тарихын өйрәнү музее бар.
Музей 1995 елда нигезләнә, 1917 елга кадәр бертуган Родыгиннар милкендә булган йортта урнаша. Экспозиция мәйданы – 370,1 кв. метр, 7900 саклау берәмлеге бар.
Музей экспозициясе төбәк тарихына, табигатенә, археологиягә, этнографиягә, мәдәнияткә һәм райондагы төп халыкның этник төркемнәре тарихына (татарлар, руслар, удмуртлар, марилар һ.б.) багышлана. Анда Н.В.Комаров, бертуган Родыгиннар фабрикалары, Таишев бакыр эретү заводы тарихы чагылдырыла, Кукмара шәһәре, Мәчкәрә авылы археологик казылмалары һәм Зур Кукмара каберлегендә табылган әйберләр куелган.
Район территориясендә 4 җирле милли-мәдәни иҗтимагый оешма актив эшли:
2015 елдан Халыклар дуслыгы йорты эшли (җитәкчесе – Г.З.Гариева). Шулай ук Кукмара районында 537 төрле үзешчән халык иҗаты клуб оешмалары эшли, шуларның 14е “халык” исемен йөртә:
Районда традицион рәвештә халык бәйрәмнәре уздырыла: татарларныкы – Сабан туе, “Каз өмәсе”, мариларныкы – Семык һәм Пеледыш пайрам, удмуртларныкы – Гырон быдтон, керәшеннәрнеке – Питрау, төркиләрнеке – Нәүрүз һәм Нардуган. Ел саен “Кукмара итекләре” фестиваль-ярминкә, “Кукмара кышы” татар җыры фестивале, “Яблоневый спас” фестивале уздырыла.
Районда – 76 мәчет (Кукмара шәһәрендә – 3), мәдрәсә (1998 елдан), “Татарстан мөселман хатын-кызлары берлеге” мөселман хатын-кызлар оешмасы филиалы, 7 чиркәү (Кукмарада – 1) һәм 2 гыйбадатханә бар.
Кукмара районы территориясендә нигездә урта гасырлар чорына нисбәтле якынча 10 археология истәлеге табыла.
1941 елның декабреннән 1942 елның апреленә кадәр район территориясендә 147 нче укчы дивизия урнаша. 1942 елның гыйнвар уртасында 147 нче укчы дивизиягә Советлар Союзы маршалы К.Е.Ворошилов килә, ул сугышчан һәм сәяси әзерлекнең барышын тикшерә.
Дивизия частьләре төрле территориядә урнаша: Кукмара шәһәрендә – 147 нче укчы дивизия штабы; 601 нче махсус элемтә батальоны; 107 нче махсус миномёт дивизииясе; 231 нче махсус танкка каршы истребительләр дивизиясе; 151 нче махсус медицина-санитар батальоны; Зур Кукмара авылында – 379 нчы артиллерия полкы; Вахитов авылында – 600 нче укчы полк; Кәчимир авылында – 281 нче махсус сапёрлар батальоны; Кенә Юмья авылында – 600 нче укчы полк (3 нче укчы батальон); Купка авылында – 15 нче укчы полк; Нырья авылында – 600 нче укчы полк (2 нче укчы батальон); Оштырма Юмья авылында – 640 нчы укчы полк; Ядегәр авылында – 600 нче укчы полк (1 нче укчы батальон); Яңил авылында – 600 нче укчы полк штабы.
1941–1942 елларда Ч.Айтматов исемендәге 1 нче гимназия һәм А.Булатов исемендәге күп профильле лицей, ясле һәм район хастаханәсе биналарында 2786 нчы эвакуация госпитале урнаша, анда 600 дән артык кеше дәвалана. 1941 елның 24 июнендә Н.М.Шверник рәислегендә кешеләрне һәм матди байлыкларны эвакуцияләү буенча эвакуация советы оештырыла. 1946 елгы мәгълүматлар буенча, Кукмара районына 331 кеше эвакуацияләнә (Мәскәү, Карелия, Финляндия, Балтик буе, Белоруссия, Украинадан, Мурманск өлкәсеннән).
Татар һәм рус телләрендә “Хезмәт даны” – “Трудовая слава” район газетасы чыга. Төрле елларда газета “Колхоз алга!” (1930–1938 елларда), “Большевик” (1938–1953 елларда),”Красный Кукмор” (1953 елда), “Заря коммунизма” (1953–1962 елларда) исемнәрендә чыга. 1962–1965 елларда газета чыкмый, 1965 елдан хәзерге исемдә.
1970 елдан район газетасы каршында “Салават күпере” иҗат берләшмәсе эшли, Татарстанның күренекле язучылары аның әгъзалары була: Шаһинур Мостафин, Газинур Морат, Рәниф Шәрипов, Рәшит Башар, Рифә Рахман, Заһид Мәхмүди.
2003 елдан “Кукмара авазы” радио тапшырулары эфирга чыга.
Сәламәтлек саклау системасында Үзәк район хастаханәсе, 2 поликлиника, Лубян участок хастаханәсе, Нырты һәм Ядегәр дәвалау амбулаторияләре, 55 фельдшер-акушерлык пунктлары эшли.
Районда 4 социаль яклау учреждениесе бар: Социаль яклау бүлеге (1990 елдан), “Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге (1996 елдан), “Милосердие” сәламәтлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге (1998 елдан), Республика матди ярдәм үзәгенең 24 нче филиалы (2007 елдан).
Спорт инфраструктурасына 167 спорт корылмасы керә (шул исәптән “Олимп” боз сарае, 2 йөзү бассейны булган “Зилант” спорт мәктәбе, Р.Мөхәммәтшин исемендәге Үзәк стадион, 2 чаңгы базасы).
Районда спортның 19 төре җәелдереләгән: милли татар-башкорт көрәше, самбо көрәше, гер спорты, баскетбол, волейбол, армрестлинг, тау чаңгылары һәм чаңгы узышлары, картинг, мини-футбол, алкалы хоккей.
Кукмара районында туган күренекле шәхесләр:
Юкка чыккан авылларда туган күренекле шәхесләр: Р.У.Хәбриев (1953 елда туган, Таиш авылы) – медицина фәннәре докторы, фармацевтика фәннәре докторы, профессор, РФА академигы, РФА җәмәгать сәламәтлеге Илкүләм фәнни-тикшеренү институты директоры (2013 елдан).
Районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткән җитәкчеләр:
Авзалова М. Салкыннарның җылысы // Сөембикә. – 2012. – № 2. – Б. 14–17.
Акифьева В. Есть такое село Олуяз // Республика Татарстан. – 2014. – 25 февр.
Ахметзянов Ш. Дыхание времени. – Казань, 1995. – 40 с.
Әхмәдиева Г. Эшмәкәрлек өчен бер юл // Ватаным Татарстан. – 2016. – 18 май.
Әхмәтҗанова Ф. Италиядә дә бар, Кукмарада да // Ватаным Татарстан. – 2016. – 13 июль.
Багаутдинова Х.З., Исхаков Р.Р. Историко-этнографический очерк священника Иоанна Цветкова «Сведения о селе Урясь-Учах с приходскими деревнями» (1870 – начало 1880-х гг.) // Историческая этнология. – 2017. – Т. 2, № 2. – С. 359–365.
Бәйрәмова Ф. Чыңгыз Айтматовны биргән Мәчкәрә // Безнең мирас. – 2015. – № 5–6.
Без – Купкалар: 2 китапта. – [У.к.], [2014–2017].
Беркутов В.М. Нырьинская старина в облике Кукморского региона. – Казань, 2003. – 86 село
Бурханов А.А. Древние и средневековые памятники Кукморского Заказанья (некоторые итоги и перспективы изучения и сохранения) // Проблемы истории, культуры и развития языков народов Татарстана и Волго-Уральского региона = Идел-Урал төбәгенең һәм Татарстан халыкларының тарихы, мәдәнияте һәм телләре үсеше мәсьәләләре: Материалы науч.-практ. конф. – Казань, 2017. – Вып. 6. – C. 17–26.
Валиев Ф.Х. История Кукмора. Медные заводы. – Казань, 2013. – 215 село
Валиев Ф.Х. Кукморские валенки. – Казань, 2016. – 231 с.
Вафина Т. Красный цветок Октября на Октябрьской улице // Татарстан. – 2018. – № 10. – С. 82–83.
Вафина Т. Нижняя Русь: Рәхим итегез, или Гажаса öтиськом! // Татарстан. – 2019. – № 6. – С. 56–57.
Вафина Т. Таишево: не позабыто – не позаброшено // Татарстан. – 2019. – № 8. – С. 90–93.
Вафина Т. Запахло валенками… // Татарстан. – 2009. – № 12. – С. 58–59.
Вәлиев Ф.Х. Аш Буҗи авылы: Тарихи-энциклопедик альбом. – Казан, 2017. – 315 б.
Вәлиев Ф.Х. Үзебезнең Уразай. – Казан, 2018. – 230 б.
Вяткина Н. Кукмор – это два марийца: здесь в согласии живут представители многих коренных народов Татарстана // Наш дом Татарстан. – 2018. – №5 (дек.). – С. 26–29.
Гази Н. Кукмара – күк таулар иле // Мәдәни җомга. – 2011. – 14 гыйн.
Гайнетдинов А. Кукмарада, Күк тау илендә // Мәдәни җомга. – 2012. – 13, 20 июль.
Гайнуллин Р. Бастым – киез, киердем – итек // Түгәрәк уен. – 2012. – № 1. – Б. 70–72.
Галимуллин И.И. Артефакты: о чём они говорят? (из истории Кукморского района). – Казань, 2016. – 76 с.
Галимуллина Л. Фабрикантлар мирасы // Безнең мирас. – 2017. – № 6. – Б. 106–107.
Гарипова Ф. Авыллар һәм калалар тарихыннан: 2 җилд. – Казан, 2001–2003.
Гарипова Ф. Авылларыбыз тарихы: Байлангар // Казан утлары. – 2011. – № 6. – Б. 148.
Гарипова Ф. Авылларыбыз тарихы: Баулы, Битләнгер (Аксыбы), Бөгелмә // Казан утлары. – 2013. – № 10. – Б. 158–160.
Гарипова Ф. Авылларыбыз тарихы: Зур Кукмара, Зур Солабаш һәм Кече Солабаш авыллары // Казан утлары. – 2013. – № 1. – Б. 171–173.
Гарипова Ф. Авылларыбыз тарихы: Кукмара // Казан утлары. – 2014. – № 6. – Б. 163–165.
Гарипова Ф. Адай // Ватаным Татарстан. – 2003. – 21 март.
Гарипова Ф. История в названиях. – Казань, 1995. – 287 село
Гарипова Ф. Авылларыбыз тарихы: Актаныш, Мәмәшир, Байкал авылы // Казан утлары. – 2013. – № 9. – Б. 155–157.
Гарипова Ф. Өлге авылы // Ватаным Татарстан. – 2002. – 31 май.
Гаязетдинов Г. Зур Кукмара мәхәлләсен төрле елларда җитәкләгән шәхесләр. – Казан, 2018. – 7 б.
Гаязетдинов Г. «Метрикә кенәгә»ләрендә авылым тарихы: XVII–XIX гасырларында Зур Кукмара авылында яшәгән кешеләр турында кайбер мәгълүматлар. – Кукмара, 2017. – 149 б.
Гаязетдинов Г. Тарихи язмалар аша үткәннәргә күз салу. – Казан, 2018. – 19 б.
Гимадетдинов Н. Кукморские бренды // Местное самоуправление в Татарстане. – 2014. – № 1 (март). – С. 10–13.
Гыймадова Г. Мәчкәрә алтыны кемгә эләгер? // Ватаным Татарстан. – 2012. – 25 окт.
Дәүләтшина Л. Данлы төбәк – Кукмара // Безнең мирас. – 2018. – № 8. – Б. 54–59.
Җәләлиева Ф. Күңелләр дәвасы: зикерләр, истәлекләр. – Казан, 2016. – 190 б.
Зайниев Н.К. Взгляд в прошлое. – Казань, 2014. – 204 с.
Ибраһимова Л. Кукмарада җыйган «ак чәчәкләр» // Мәдәни җомга. – 2002. – 5 июль.
Иванычева О. Кукмор: со времён мамонтов до наших дней // Казанские ведомости. – 2012. – 23 нояб.
Износков И.А. Список населённых мест Казанского уезда, с кратким их описанием. – Казань, 1885. – 20 с.
Износков И.А. Список населённых мест Мамадышского уезда // Тр. Четвёртого археол. съезда в России бывшего в Казани с 31 июля по 18 августа 1877 г. – Казань, 1884. – Т.1. – С. 116–148.
Йосыпов Ю. Адай авылы тарихы. – Актаныш, [2007]. – 103 б.
Историко-статистическое описание церквей и приходов Казанской епархии. Вып. VI. г. Мамадыш и Мамадышский уезд. – Казань, 1904. – 420 с.
История Удмуртии: Конец XV – начало XX века. – Ижевск, 2004. – 552 с.
История Удмуртии: XX век. – Ижевск, 2005. – 544 с.
Исчезнувшие населённые пункты Республики Татарстан: Справочник. – Казань, 2016. – 308 село
Киез итекләр иле // Безнең мирас. – 2018. – № 3–12; 2019. – № 1.
Кукмара / Ред. Р. Ризванов. – Казан, [2005]. – 35 б.
Кукмара = Кукмор: Буклет. – [Б.м.], [2004]. – 14 c.
Кукмор: история села и прокуратуры // Право и жизнь в Татарстане. – 2016. – № 4 (июль-авг.). – С. 13–15.
Кукмор – это не только валенки // Республика Татарстан. – 2009. – 23 мая.
Кукморский край: В 2 т. / Сост. С.А.Сафина. – Наб. Челны, 2008–2010.
Кукморский муниципальный район. – Казань, 2018 – 42 с.
Кукморский район. Спецпроект «Земля и люди»: Тематическая подборка, посвящ. Кукморскому району // Татарстан. – 2015. – № 2. – С. 58–65.
Кукморский район: Тематическая подборка, посвящ. Кукморскому району // Идель. – 1997. – № 6. – С. 46–65.
Кукморский регион: проблемы истории и культуры / Серия «Восток – Запад: диалог культур Евразии». – Казань, 2005. – Вып. 5. – 266 с.
Кутявин А.Н. Роль Казанской учительской семинарии в подготовке учителей для удмуртских школ. 1872–1918 // Вопросы истории и культуры Удмуртии. – Ижевск, 1984. – С. 63–64.
Лебедев А. Заповедный край Ишман-бабая // Республика Татарстан. – 2007. – 15 дек.
Лебедев А. И пыль веков на дубе том // Республика Татарстан. – 2011. – 5 авг.
Лебедев А. Фирма веников не вяжет, фирма валенки катает! // Республика Татарстан. – 2015. – 13 янв.
Лерон Л. Кукмараның атаклы байлары // Безнең мирас. – 2017. – № 6. – Б. 102–105.
Лерон Л. Татарның асыл улы // Безнең мирас. – 2018. – № 2. – Б. 110–115.
Мәдрәсәләрдә китап киштәсе: Мәшһүр мәгьрифәт үзәкләре тарихыннан / Төз. Р.Мәһдиев. – Казан, 1992. – 238 б.
Мәрданов Р., Һадиев И. «Таш архив» серләре // Гасырлар авазы = Эхо веков. – 2002. – № 3/4. – Б. 65–75.
Милли-мәдәни мирасыбыз: Кукмара. – Казан, 2016. – 428 б.
Мөбарәкшин Г.К. Өскебаш турында гына. – [Түбән Өскебаш, 2014]. – 101 б.
Мустафин М.Р. География населения и населенных пунктов Татарстана. – Казань, 1993. – 78 с.
Мустафин М.Р., Хузеев Р.Г. Всё о Татарстане: экономико-географический справ. – Казань, 1992. – 176 с.
Мустафин Ш.С. Кукмара тегү фабрикасына – 50 ел. – Казан, 2006. – 144 б.
Мухаметов М.Р. География Кукморского района: Учеб. пособие. – 2-е изд., перераб. и доп. – Казань, 2018. – 143 с.
Населённые пункты Республики Татарстан. – Казань, 1997. – 392 с.
Нугаева Ф. Бөр буенда Балыклы. – Самара, 2019. – 832 б.
Нурмухаметова Л. Хозяева родной земли // Местное самоуправление в Татарстане. – 2017. – № 4 (нояб.). – С. 46–49.
Олейник В. Аисты выбирают Кукмор // Татарстан. – 2014. – № 5. – С. 56–59.
Пислегин Н.В., Чураков В.С. Этнокультурное взаимодействие татар и удмуртов в XIX – начале XX века // ИДНАКАР: Методы историко-культурной реконструкции. – 2014. – № 2 (19). – С. 34–48.
Республика Татарстан: Природа, история, экономика, культура, наука. – 2-е изд., доп. – Казань, 2015. – 193 с.
Ризванов Г. «Кукмараныкы» дип әйтүе үзе ни тора?! // Ватаным Татарстан. – 2010. – 21 дек.
Ризванов Г. «Мин ник Кукмараныкы түгел икән?.. » // Ватаным Татарстан. – 2015. – 15 дек.
Ризванов Г. Менә шундый Кукмара, яки якташлык җәмгыятенең кирәклеге нидә? // Ватаным Татарстан. – 2017. – 19 дек.
Ризванов Г. Озатып кала, көтеп ала Кукмара // Ватаным Татарстан. – 2016. – 27 апр.
Ризванов Г. Сокландыра ул Кукмара // Ватаным Татарстан. – 2009. – 20 гыйн.
Ризванов Г., Ризванов Р. Туган җирем – гомер бишегем (Кукмара районы, Вахитов исемендәге хуҗалык). – Казан, 2009. – 184 б.
Сабирҗанова Г.Р. Кукмара районы Аш Буҗи авылы топонимикасы // Хаков укулары – 2013 = Хаковские чтения – 2013. – Казан, 2013. – Б. 304–306.
Сабитов А.Ф. Знатные люди Кукмора = Кукмара шәхесләре. –Казань, 2012. – 528 с.
Салахиев Р.Р., Салахиева М.Ю., Александров А.А. Здания эвакогоспиталей в Татарстане (1941–1945): Фотоальбом. – Казань, 2015. – 164 с.
Салихов Р.Р., Хайрутдинов Р.Р. Республика Татарстан: памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII – нач. XX в.). – Казань, 1995. – 279 с.
Сафина С.А. Лубяны – родина лесоводов. – Казань, 2011. – 288 с.
Сафина С.А. Живите, мои Лубяны! – Казань, 2005. – 216 с.
Сәрдектә // Шәһри Казан. – 2015. – 5 февр.
Свод памятников истории и культуры Республики Татарстан. Т. 1. Административные районы. – Казань, 1999. – 458 с.
Семёркин С. Кукмор – родина батыров // Республика Татарстан. – 2014. – 8 апр.
Сибат Р. Көзге Сабантуй = Осенний Сабантуй: Әдәби-док. повесть. – Казан, 2005. – 190 б.
Субботкин А. В лесах приграничной Лубянки // Республика Татарстан. – 2016. – 29 дек.
Татарстан чишмәләре = Родники Земли Татарстана: Фотоальбом. – Казан, 2008. – 191 б.
Татарстанның тарихи һәм мәдәни истәлекләре: Библиографик күрсәткеч. – Казан, 2002. – 320 б.
Татары Среднего Поволжья в Пугачёвском восстании. – Казань, 1973. – 197 с.
Туембаш тарихыннан өзекләр / Гарәп тел. тәрҗ. Р.Марданов. – Казан, 2014. – 39 б.
Фазылова Р. Пычаксыз пычаклылар // Татарстан. – 2017. – № 6. – Б. 100–103.
Фархуллина Ф.К., Филатов В.И., Хазеев Г.Х. Историко-географический очерк посёлка Лубяны. – Казань, 2002. – 36 с.
Фәтхуллин М. Манзарас авылы. – Кукмара, 2016. – 60 б.
Фәхретдинова З. «Һич бетәрме тарихи бу бергәлек...» // Халкым минем. – 2013. – № 4 (апр.).
Һадиев И.Г., Мәрданов Р.Ф. Кукмара төбәгенең ташъязма истәлекләре. – Казан, 2014. – 199 б.
Хасанов Г.Г. Байлангар авылы остасы. – Казан, 2018. – 119 б.
Хәсәнов М. Туган як елъязмасы // Безнең мирас. – 2017. – № 9. – Б. 40–45.
Христолюбова Л.С. Учёные-удмурты: Биобиблиогр. справ. – Ижевск, 1997. – 859 с.
Шәмсетдинов З. Чишмәбашым – гомер юлдашым. – Кукмара, 2005. – 58 б.
Шәрәфиева Р. Авылым, Кәчимерем. – Казан, 2017. – 224 б.
Шәрәфиева Р. Мәгърифәт мәркәзе – Мәчкәрә // Безнең Мирас. – 2018. – № 8. – Б. 36–39.
Шәрифуллин Н. Без Мәмәширдә яшибез // Ватаным Татарстан. – 1995. – 15 сент.
Шәрифуллин Н. Гасырдан – гасырга, буыннан – буынга. – Казан, 2000. – 115 б.
Язарский Н. Кукмара – күк таулар иле // Идел. – 2008. – № 2. – Б. 64–70.
Якупова З., Идрисова Р., Закиров З. Татарстанның Кукмара төбәге Олыяз авылы тарихы. – Казан, 2014–2015. – 472 б.
Ярмиев Р. Бай угланнар китабы (Байлангар авыл җирлеге тарихы): 2 китапта. – Казан, 2017–2019.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.