Биографиясе

1956 елның 17 июлендә Уфа шәһәрендә туган.

Уфа сәнгать училищесен (1975) һәм Уфа сәнгать институтының нәкышь бүлеген (1980) тәмамлый (Р.М.Нурмөхәммәтов һәм М.Н.Арсланов шәкерте).

1982 елдан Башкорт курчак театрында бизәүче-рәссам, 1984 елдан баш рәссам һәм 1994 елдан баш режиссер.

Театр эшлеклеләре берлеге (1984) һәм аның каршында оештырылган Курчакчылар лигасы (1989 елдан), Рәссамнар берлеге (1991 елдан), рәссамнарның «Чыңгызхан» иҗади җәмгыяте (1990 нан) әгъзасы.

Иҗаты

Башкорт һәм Свердловск курчак театрларында, Башкортстан Республикасының Яшьләр театрында, Сибай һәм Уфа рус драма театрларында куелган 40 лап курчак («Рамаяна», 1987; «Лисистрата», Аристофан, 1989) һәм драма («Әлдермештән Әлмәндәр», Т.Миңнуллин, 1983; «Ак калфак», М.Фәйзи, 1997; «Ак карга» һәм «Ялгыз имән», Г.Байбурин, 1996, 1997) спектакльләренең сәхнә бизәлеше авторы.

Байбурин курчак спектакльләренең («Сарнуш», 1994; «Шүрәленең төнге уеннары», 1996) драматургы, режиссеры һәм рәссамы буларак та мәгълүм. Эксперименталь сәнгать вәкиле, театр плакатлары, «поп-арт» стилендәге нәкышь әсәрләре һәм инсталляцияләр (җыелма объектлар) авторы.

Байбурин иҗатына милли сәнгать элементларының хәзерге Көнбатыш Европа нәкыше алымнары белән кушылуы хас. Әсәрләрендә әйләнә-тирә мохит экологиясе һәм эстетикасы, рухи сафлык проблемалары күтәрелә («Мәрҗән Мәфрүзә», «Китмә, Мөхәррәм», 1988; «Хәтер коесы», 1989; «Китүче», 1990; «Мәхүзә кунакка китте, сыер саварга кеше юк», 1991). Образларының семантикасы борынгы төркиләрнең тотемик мифларына, риваятьләренә нигезләнә. Ат, кояш, ай рәсемнәре тормышның яңаруы һәм яңадан туу идеясен гәүдәләндерә («Дүрт кояш, ике ай», «Тамга», 1991).

Байбуринның агач, бакыр, бронза, кәгазь, күн, ат тиресе һ.б. кулланып эшләнгән инсталляция жанрындагы әсәрләре табигатьне, бүгенге җәмгыятьтә әхлакый кыйммәтләрне саклау темасына багышлана («Бурсыкның Чабылтау түбәсендәге үз өнендә үлеме», «Ял ит, Сизиф», «Туй» – барысы да 1989 да, «Евразия флейтасы», 2004, Уфа). «Нәүруз бәйрәме» (1997, 1998, Уфа), «Сафлану гыйбадәтханәсе» (1998, Мәскәү), «Чыңгызхан шаһинәсе» (2000, Уфа), «Алтын пайцза», «Бишек җыры» (2006, Каргалы авылы, Благовар районы, Башкортстан) перфоманслары, пьесалар, хикәяләр һәм шигырьләр (татар һәм рус телләрендә), Уфа вакытлы матбугатында сәнгать мәсьәләләренә багышланган публицистик һәм тәнкыйди мәкаләләр авторы.

Күргәзмәләре

Мәскәүдә үткәрелгән «Art-Манеж» (1996–2006), «Art-Салон» (1998) күргәзмәләрендә, Бөтенсоюз театр һәм кино рәссамнары күргәзмәсендә (1987), рәссамнарның «Инзәр» берлеге составында Уфада (1989, 1993), Мәскәүдә (1992), «Сары бия» иҗат төркеме белән – Новосибирскида (1993) һәм «Чыңгызхан» төркеме составында – Уфада (1990, 1995–1997), С.-Петербургта (1990, 1991), Казанда (1991, 1992, 1994, 1996), Мәскәүдә (1992, 1994, 1997, 2000), Истанбулда (1994) һ.б. шәһәрләрдә уздырылган күргәзмәләрдә катнаша.

Шәхси күргәзмәләре Уфада уза (1990, 2000, 2001).

Әсәрләр тупланмасы

Әсәрләре А.А.Бахрушин исемендәге Үзәк театр музеенда (Мәскәү), М.В.Нестеров исемендәге Сәнгать музеенда (Уфа), «Урал» хәзерге заман сәнгать галереясында һ.б. саклана.

Бүләкләре

Башкорт курчак театрында куелган «Һинд легендасы» спектакле бизәлеше өчен Дж.Неру исемендәге Халыкара премия белән бүләкләнә (1998).

Әдәбият

Уварова И. Дороги, которые мы выбираем // Театральная жизнь. 1986. № 11.

Уварова И. Разные амплуа Наиля Байбурина // Рампа. 1997. № 4.

Уварова И., Перчихина М. Все как у людей // Театр. 1987. № 2.

Гарбуз А. Заметки о современной живописи в Башкирии // Искусство авангарда: язык мирового общения. Уфа, 1993. 

Автор – Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова