- РУС
- ТАТ
хакимият-хуҗалык эшлеклесе
1910 елның 14 декабре, Тамбов губернасы, Тамбов өязе Хитрово авылы — ?
Мәскәү машиналар төзү институтын тәмамлый (1935).
1932–1934 елларда Үзәк авиация машиналары төзү заводы (Мәскәү) конструкторы, технологы. 1935–1955 елларда 22 нче Казан авиация заводында: тикшерүче мастер (1936 елга кадәр), 1936–1938 елларда цехларны тикшерү бюросы башлыгы урынбасары, 1938–1945 елларда башлыгы, 1945–1946 елларда техник тикшерү бүлеге башлыгы урынбасары, 1946–1953 елларда продукция сыйфаты буенча баш контролёр.
1953 елдан КПСС ҮК парторгы — партия комитеты секретаре.
1955–1962 елларда КПССның Казан шәһәр комитеты секретаре.
1962–1963 елларда ТАССР ХХСның авиация сәнәгате идарәсе башлыгы.
1963–1966 елларда ТАССР азык-төлек товарлары сәнәгате, 1966–1968 елларда ТАССР азык-төлек сәнәгате министры.
1963–1967 елларда ТАССР ЮС депутаты.
Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Автор — Е.Б.Долгов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.