Эчтәлек

1) Графика һәм орфография белән берлектә язма телнең төп чараларын барлыкка китерүче алфавиттан тыш график билгеләр системасы (тыныш билгеләре);

2) тыныш билгеләрен кую (пунктуация кагыйдәләре);

3) тел белеменең пунктуация системасы закончалыкларын һәм тыныш билгеләренең кулланылыш нормаларын өйрәнүче бер тармагы.

Пунктуациянең формалашуы язма рәвештә аралашу таләпләре белән бәйле була.

Төрки рун ядкәрләрендә үк (VII–IX йөзләр) пунктуация элементлары кулланылыш таба: сүзләр, сирәк кенә сүзтезмәләр арасында вертикаль урнашкан ике нокта күрергә була.

Уйгыр графикалы төрки ядкәрләрдә (X–XIV йөзләр) берсе өстенә икенчесе урнашкан нокталар (вертикаль язуда) бер җөмләне икенчесеннән, иярчен җөмләне баш җөмләдән, туры сөйләмне автор сөйләменнән аеру өчен хезмәт иткән; зуррак сегментны аерып күрсәтү өчен, дүрт нокта тибындагы билге дә кулланылган.

Иске гарәп язуында тыныш билгеләре кулланылмаган, шуңа күрә төрки телле текстлар бу графикада, гадәттә, аеру билгеләрсез генә язылган. XIX йөз ахырында татар галимнәре һәм телчеләре (К.Насыйри, М.Акъегетзадә һ.б.) гарәп графикасына нигезләнгән татар язуында пунктуация кагыйдәләрен булдыру мөһимлеге турындагы мәсьәләне күтәреп чыгалар.

XX йөз башында Г.Ибраһимов, Җ.Вәлиди, Г.Сәгъди, М.Корбангалиев һ.б.ның татар теле дәреслекләрендә тыныш билгеләре системасы китерелә, рус грамматикасы үрнәгендә татар пунктуациясе кагыйдәләре эшләнә.

Хәзерге татар пунктуациясендә рус пунктуациясендәге кебек үк 10 билге кулланыла:

  • нокта,
  • сорау билгесе,
  • өндәү билгесе,
  • өтер,
  • нокталы өтер,
  • ике нокта,
  • күп нокталар,
  • сызык,
  • җәяләр,
  • куштырнаклар.

Алдагы 8 е, язма телдәге функцияләреннән чыгып, ялгызак билгеләр дип атала. Алар бер-берсенә тыгыз бәйләнмәгән синтаксик берәмлекләрне (җөмләләрне, аларның аерым өлешләрен) аеру өчен хезмәт итә; соңгы 2 се, шулай ук парлы өтерләр һәм сызыклар парлы билгеләр дип атала. Алар текстның төрле өлешләрен интонацион-мәгънәви яктан аерып күрсәтү яки чит сөйләмне оештыру өчен кулланыла.

Рус пунктуациясе кебек үк татар пунктуациясе дә синтаксик (төзелеш), семантик (мәгънәви) һәм интонацион принципларга нигезләнә. Күп кенә тыныш билгеләренең куелуы җөмлә төзелешенә бәйле; нокта җөмләнең тәмамлануын белдерә; өтер, сызык, ике нокта җөмләдәге тиңдәш кисәкләрне, кушма җөмлә өлешләрен аеру өчен һ.б. очракларда куела.

Пунктуациянең семантик принцибы лексик һәм синтаксик чаралар белән белдерелә алмаган теге яки бу мәгънәви бәйләнешләрне һәм төсмерләрне тыныш билгеләре ярдәмендә белдерүдә чагылыш таба: синтаксик омонимнарның аерымлануы (өтер белән яки өтерсез), кайбер төр синтетик иярчен җөмләләрнең өтерләр белән аерып күрсәтелмәве һ.б. пунктуациянең синтаксик һәм семантик принциплары үзара тыгыз бәйләнештә, чөнки күпчелек очракта сөйләмне грамматик һәм мәгънәви кисәкләргә бүлү бергә туры килә.

Пунктуация интонацион үзенчәлекләрне дә чагылдыра: тавыш күбрәк төшкән урында һәм озын пауза булганда нокта куелу, сорау һәм өндәү билгеләре, интонацион сызык һ.б. Шулай да интонацион принцип беренчел әһәмияткә ия түгел һәм синтаксик принцип файдасына бозылырга да мөмкин, мәсәлән, пауза ясалмаган урында тыныш билгесе куелу яки, киресенчә, тыныш билгесе куелмаган урында пауза ясалу очрагы — шундыйлардан.

Әдәбият

Сабиров К.С. Татар телендә тыныш билгеләре. К., 1956;

Сафиуллина Ф.С., Ибраһимов С.М., Вафина Э.М. Татар телендә тыныш билгеләре: Белешмә. К., 1995;

Хәкимҗан Ф.С., Шәкүрова М.М. Хәзерге татар теле. Пунктуация. К., 2003;

Зәкиев М.З. Татар синтаксисы: Югары уку йортлары өчен дәреслек. К., 2008.

Авторлар — Р.Ә.Закиров, Р.Х.Мөхиярова