Административ-территориаль буйсынуы

1930 елларда нигез салына.

Оештырылган вакытыннан – Тәкәнеш, 1963 елның 1 февраленнән – Мамадыш, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Түбән Үрәс авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда поселокта “Люгдон” авыл хуҗалыгы артеле оештырыла, 1955 елдан – “Интернационал” колхозы (Түбән Үрәс авылы) (1993 елдан – “Интернационал” күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе), 1997 елдан – “Агрохимсервис” ачык акционерлык җәмгыяте, 2000 елдан – “Урясь” агрофирмасы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2002 елдан – “КукморАгроХимСервис” акционерлык җәмгыяте составында.

Поселок читендә төзекләндерелгән чишмә бар.

Халык саны

1949 елда – 113,
1958 елда – 81,
1970 елда – 77,
1979 елда – 59,
1989 елда – 29,
2002 елда – 27,
2010 елда – 12,
2017 елда – 7 кеше (удмуртлар).