Кече Чирмешәннең уң кушылдыгы.

Озынлыгы 17,3 км, бассейнының мәйданы 149,9 км2. Алексеев районы территориясеннән ага. Елга башы Александровка авылыннан 2 км төньяктарак, тамагы Арбузов-Баран авылыннан 1 км көньяк-көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 175 м, тамагыныкы – 92 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 32%.

Бәрән елгасының 0,7 дән алып 8,8 км га кадәр озынлыктагы 5 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,42 км/км2. Күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туендыру модуле 0,51-1 л/с·км2. Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 95 мм, ташу агымы катламы 80 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче көннәрендә башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,07м3/с.

Язын суы чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 300-400 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л га кадәр.

Су ресурслары сугару өчен кулланыла.