Эксперименталь фонетикага Казан лингвистика фәнни мәктәбе вәкилләре, аерым алганда, И.А.Бодуэн де Куртенэ тарафыннан нигез салына. XIX йөз ахырында Казан университетында Эксперименталь фонетика кабинеты (соңрак лаборатория статусы ала) оештырыла, җитәкчесе В.А.Богородицкий була. 1880 елда ул рус телендә беренче «Рус телендә басымсыз сузыклар» («Гласные без ударения в русском языке») эксперименталь-фонетик хезмәтен нәшер итә, 1896–1907 елларда «Эксперименталь фонетика буенча күзәтүләр» («Заметки по экспериментальной фонетике», чыг. 1–5) сериясе басыла. Аның «Эксперименталь мәгълүматлар яктылыгында татар орфографиясе һәм әйтелеше турында күп кенә экскурслар һәм рәсемнәр белән рус теле фонетикасы бирелеше» («Фонетика русского языка в свете экспериментальных данных со многими рисунками и экскурсами о татарской орфографии и произношении», 1930) һәм «Башка төрки телләр белән бәйле рәвештә татар тел белеменә кереш» («Введение в татарское языкознание в связи с другими тюркскими языками», 1934) хезмәтләрендә татар эксперименталь фонетикасы тирәнтен тикшерелә.

Аның шәкерте һәм дәвамчысы Г.Ш.Шәрәф бу юнәлештә актив һәм уңышлы эшли. Татар теле авазлары палатограммаларын анализлап һәм татар сузыкларының сонор озынлыгын өйрәнеп, ул татар телендәге авазларны инструменталь өйрәнү методикасын эшләп чыгара. Соңрак бу аспектлар Ү.Ш.Байчураның «Татар теленең авазлар төзелеше» («Звуковой строй татарского языка»; 1–2 кис., 1959–1961) хезмәтендә фәнни тасвирлау предметына әверелә.

Татар телендә иҗек төзелешен тәҗрибә юлы белән өйрәнү Т.И.Ибраһимовның күпьеллык тикшеренүләре предметы була. 1970–1990 елларда Х.Х.Сәлимов татар сузыкларына спектраль анализ уздыра, соңрак татар сөйләме просодиясен өйрәнә. Эксперименталь фонетика ысуллары Ш.Н.Асылгәрәев, М.Х.Бакиров, Р.М.Балтаева, Г.М.Сөнгатов һ.б.ның хезмәтләрендә файдаланыла. XX йөз ахырында ТР ФА һәм Казан университеты белән берлектә ясалма интеллект лабораториясе оештырыла, анда татар сөйләме синтезаторы эшләнә (авторлары Җ.Ш.Сөләйманов, Т.И.Ибраһимов, Ф.И.Сәлимов, Р.Р.Хөсәенов, М.Р.Сәйхунов), төрле төрдәге җөмләләрнең интонацион контурларын модельләштерү буенча эшләр алып барыла, сөйләм авазы параметрлары белән идарә итү программалары төзелә, шәхесне тавышы аркылы тану, татар теле диалектларын өйрәнү проблемалары карала. Эшләнгән ысуллар, алгоритмнар һәм төрле программалар чит телле аудиториядә татар телен укытуда актив кулланыла.

Әдәбият                

Артёмов В.А. Экспериментальная фонетика. М., 1956; 

Экспериментальная фонетика. М., 1989; 

Гордина М.В. История фонетических исследований (от античности до возникновения фонологической теории). СПб., 2006; 

Овчинникова И.Г., Угланова И.А. Компьютерное моделирование вербальной коммуникации. М., 2009; 

Губайдуллина Г.Т. Татарская экспериментальная фонетика: истоки и этапы её развития: Автореф. дис. ... К., 2011.

Автор — Р.Ә.Колшәрипова