Эчтәлек

1940 елның 2 ноябре, Казан — 2019 елның 31 декабре.

1963 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли.

1970 елдан Казан архитектура-төзелеш университетында: физика кафедрасы мөдире (1972–1983), проректор (1989–1995), менеджмент кафедрасы мөдире (1995 елдан).

Хезмәтләре полимерлар физикасына, химик физикага, менеджмент мәсьәләләренә карый. Ланцов ТМР импульс ысулы белән челтәрсыман полимерларның топологик төзелешен өйрәнә, челтәрсыман полимерлар хасил итү процессында бериш булмаган структура формалашуга төрле химик реакцияләрнең (поликонденсатлаштыру, полимерлашу һ.б.) тәэсир үзенчәлекләрен ачыклый.

 Реаль менеджмент турында фәнни нигезләнгән төшенчәләр, автоматлаштырылган идарә итү өлкәсендә техник фәннәрнең объектив законнарына һәм казанышларына нигезләнеп, җәмгыятьтә идарә итү һәм үзидарә нигезләрен эшли. Макроикътисади системалар төзелешен һәм үзенчәлекләрен модельләү, исәпләү, фаразлауның төп алымнарын тәкъдим итә. Республикада торак төзелеше үсеше программасын эшләүдә, ТРда һәм илнең башка төбәкләрендә торак төзелеше буенча күп кенә инвестицион проектларны тормышка ашыруда катнаша.

Уйлап табуга 12 авторлык таныклыгы бар. РФнең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2001). Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Жилищно-коммунальное хозяйство: основа теории и критический анализ российского опыта. К., 2008 (автордаш);

Ростовщичество и лихва в кредитных договорах и финансовой политике. К., 2009 (автордаш);

Гражданская инициатива: Почему и как надо изменить закон об ипотеке. К., 2010 (автордаш).