Тарихы

1904 елда Яңа Пучы һәм Иске Айман (хәзер ТРның Актаныш районы) авылларыннан күченүчеләр тарафыннан нигез салына.

1904 елда мәчет төзелә (1936–1937 елларда манарасы киселә).

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Богодаровка волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Мөслим, 1963 елның 1 февраленнән – Сарман, 1965 елның 12 гыйнварыннан Мөслим районында.

Хәзер Керәш Шуран авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Җиңәр” колхозы (беренче рәисе – М.Муллин) оештырыла, 1950 елда аның составына “Корыч кул” (Ташъелга авылы) колхозы керә, 1958 елда берләштерелгән “Коммунизм” колхозы составына керә, 1963 елда “Авангард” колхозы итеп үзгәртелә. 1994 елдан “Авангард” күмәк предприятиесе.

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп (1956 елдан), китапханә (1928 елдан, 2003 елдан элекке балалар бакчасы бинасында), мәчет бар.

1937 елның 13 сентябрендә авыл янына “Каенсаз”метеориты төшә (исеме төшкән урыны буенча атала, гомуми авырлыгы 210 кг нан артык). Кыйпылчыклары Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм берничә чит ил шәһәрләре (Вашингтон, Рига, Чикаго) музейларында саклана.

Халык саны

1920 елда – 383,
1926 елда – 396,
1938 елда – 417,
1949 елда – 324,
1958 елда – 251,
1970 елда – 238,
1979 елда – 207,
1989 елда – 147,
2002 елда – 125,
2010 елда – 110,
2017 елда – 109 кеше (татарлар).