Биографиясе

1902 елның 3 сентябре, Казан – 1937 елның 3 августы, Мәскәү.

Мәскәү журналистика институтын тәмамлый (1928).

ТАССР комсомол оешмасы җитәкчеләренең берсе, 1920–1922 елларда «Кызыл яшьләр» газетасының беренче мөхәррире, 1922–1925 елларда «Яшь юксыл» һәм «Башкортстан яшьләре» газеталарының оештыручысы һәм мөхәррире.

1928 елдан «Кызыл Татарстан» газетасының мөхәррир урынбасары, 1930–1933 елларда «Колхозник Татарии», ә 1933 елдан күптиражлы «Крылья Советов» газетасының җаваплы мөхәррире.

Репрессияләр чоры корбаны. Үлгәннән соң аклана.

Хезмәтләре

Журналистлык әлифбасы. Казан, 1927 (автордаш).

Кызыл кичәләр. Казан, 1927 (автордаш).

Никах һәм гаилә турында Совет законнары. М., 1928.

Капитал илләрендә яшьләр. М., 1930.

Колхоз яклымы, әллә каршымы. Казан, 1931.

Әдәбият

Сәяси репрессия корбаннарының хәтер китабы – Книга памяти жертв политических репрессий. Казан, 2003. Т. 7.