Тарихы

XVII йөзнең икенче яртысыннан билгеле. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык, чабата үрү тарала.

1760 елда авылда мәчет җимерелгән була, соңрак яңадан төзелә.

XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп, су тегермәне, 2 тимерчелек, икмәк саклау-сату, вак-төякләр һәм 3 мануфактура кибете була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2054,4 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Афонас волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә, 1921 елдан Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Чаллы, 1935 елның 25 гыйнварыннан – Ширәмәт, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1965 елның 12 гыйнварыннан Түбән Кама районында.

Хәзер – Шәңгәлче авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Йолдыз» колхозы оештырыла, 1950 елда аңа «Ак чишмә» колхозы (Кушай авылы) кушыла, 1951 елда «Уңыш» исеме астында «Уңыш» колхозы (Ташлык авылы) белән берләшәләр (авыл – үзәк утар), 1956 елда аңа «Красные Горы» колхозы (Келәтле авылы, Ключ Труда поселогы) керә, 1959 елдан авыл – берләшкән Ленин исемендәге колхозның үзәк утары (шулай ук Балчыклы, Сарсаз-Блин, Ташлык, Келәтле, Кушай авыллары, Ключ Труда поселогы керә), 1970 елда «Знамя коммунизма», 1993 елда «Шәңгәлче» совхозларына үзгәртелә.

1997 елдан «Шәңгәлче» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли. Хәзер авылда «Агросила» акционерлык җәмгыятенең «Чаллы-Бройлер» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте һәм «Тубэн Кама» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (2014 елдан, 2021 елдан «Восток» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте бүлекчәсе) эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек, яшелчәчелек, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1921 елда беренче баскыч башлангыч мәктәп ачыла, 1932 елда − җидееллык, 1966 елда – урта (1981 елда яңа бина төзелә), 2011 елда тулы булмаган урта мәктәпкә үзгәртелә. 1985 елда мәктәп каршында туган якны өйрәнү музее оештырыла.

Авылда мәдәният йорты (1928 елдан, 1967 елда яңа бина төзелә), китапханә (1928 елдан, 1967 елдан мәдәният йорты бинасында), музыка мәктәбе, балалар бакчасы (1979 елдан, 2021 елдан мәктәп бинасында), табиблык амбулаториясе (1984 елдан, 2021 елда яңартыла), мәчет (2006 елдан, архитекторы – А.Саттаров); урам тренажерлары урнаштырылган мини-футбол спорт мәйданчыгы бар.

Мәдәният йортында «Шәңгәлче» театры (2000 елдан, 2008 елдан халык театры), «Умырзая» (2006 елдан) һәм «Сандугач» (2018 елдан) фольклор ансамбльләре, «Спутник» яшьләр театр коллективы, «Заман» балалар бию театры (икесе дә – 2000 елдан).

Авыл янында «Заря» балалар сәламәтләндерү лагеры урнашкан.

Авыл тирә-юнендә археология истәлеге – Шәңгәлче туктаулыгы (буралы курган культурасы) табыла.

Күренекле кешеләре

Р.Ә.Сәхәбиев (1951–2019) – җырчы, педагог, ТАССРның халык артисты;

Зөлфәт Хәким (1960 елда туган) – язучы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты;

Х.Х.Хөснуллин (1935–1994) – шагыйрь.

Халык саны

1870 елда – 863,
1897 елда – 1204,
1906 елда – 1392,
1920 елда – 1521,
1926 елда – 1557,
1949 елда – 823,
1958 елда – 881,
1970 елда – 956,
1979 елда – 1029,
1989 елда – 837,
2002 елда – 908,
2010 елда – 819,
2022 елда – 868 кеше (татарлар).