Биографиясе

1843 елның 10 июле, Мәскәү – 1919 елның 26 мае, Казан.

Дворяннар нәселеннән.

Казан университетын тәмамлый (1864).

1864–1866 елларда Казан губернасы дворяннар җыены канцеляриясендә эшли.

1868 елдан земство һәм җәмәгать учреждениеләрендә, 1874–1900 елларда Казан губернасы Казан өязенең мактаулы җәмәгать судьясы.

1871 елдан Казан университетында: нәфис сәнгать кабинеты саклаучысы (1872 елга кадәр), 1872–1881 елларда доцент, 1881–1884 елларда экстраординар профессор, 1884–1897 елларда ординар профессор, 1897 елдан рус тарихы кафедрасының атказанган профессоры, 1900–1905 елларда тарих-филология факультеты деканы.

Бер үк вакытта, 1884–1890 еллардада «Учёные записки Императорского Казанского университета» журналы мөхәррирләренең берсе.

Фәнни эшчәнлеге

Россияне үзгәртеп кору һәм аның дәүләт институтларын яңа тормыш шартларына җайлаштыруны эзлекле рәвештә алып бару тарафдары.

«Меря һәм Ростов кенәзлеге: Ростов-Суздаль җире тарихыннан очерк» («Меря и Ростовское княжество: Очерк из истории Ростово-Суздальской земли», 1872) хезмәтендә Россия дәүләтчелегенең барлыкка килүен иң борынгы заманнардан алып, XIII йөзгә кадәр рус халкы этногенезы процесслары һәм яңа җирләрне колонияләштерү белән бәйләп карый.

«Императрица Анна Иоанновнаның тәхеткә утыруы: Тарихи этюд» («Воцарение императрицы Анны Иоанновны: Исторический этюд», 1880) монографиясе Россиядә 1730 елда самодержавиене конституция белән чикләргә омтылуны өйрәнүгә багышлана.

А.П.Волынский шәхесе белән кызыксынуы аның турында махсус хезмәт язуга этәрә. Әлеге әсәргә Россия сәяси элитасының күренекле вәкилләре турында биографик очерклар да керә, Корсаков аларны «XVIII йөз рус эшлеклеләре тарихыннан» («Из истории русских деятелей XVIII века», 1891) җыентыгына туплап бирә.

Идел буе Казан җирлеге тарихын һәм төбәкне өйрәнү белән шөгыльләнә. «XIX йөзнең беренче яртысында Идел буе тормышындагы үзенчәлекләр» («Черты из жизни Поволжья первой половины XIX века», 1890), «Күргән-белгәннәр. 1856–1860 еллар Казан тормышыннан: Үткәннәр турында хатирәләр» («Былое. Из казанской жизни 1856–1860 годов: Воспоминания о прошлом», 1898), «Казанда күп еллар яшәүче хатирәләреннән. 1861 елның 19 февралендә крәстияннәрне азат итү турында» («Из воспоминаний казанского старожила. Об освобождении крестьян 19 февраля 1861 года», 1911) китаплары һәм мәкаләләре; Н.Н.Булич, Н.П.Загоскин, П.В.Знаменский, К.Ф.Фукс, А.П.Щапов һ.б. турында язмалар; мемуарлар авторы. «Дворян Люткиннар нәселенә нисбәтле актлар җыентыгы» («Сборник актов, относящихся до рода дворян Люткиных», СПб., 1899) һәм «XVIII йөздә Казан төбәге тарихы буенча материаллар җыентыгы» («Сборник материалов по истории Казанского края в XVIII века», 1908) мөхәррире. Казан шәһәр музеен оештыручыларның берсе (1895).

Казан өяз (1868–1885) һәм губерна (1874–1877) земство җыеннары гласные. Казан университеты каршындагы Табигыять фәннәре җәмгыятенең хакыйкый (1871), Казан университеты каршындагы

Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенең оештыручы (1878) һәм шәрәфле (1903), Казан икътисадчылар җәмгыятенең хакыйкый әгъзасы (1888).

Хезмәтләр

Артемий Петрович Волынский: Биографический очерк // Древняя и Новая Россия. 1876. Т. 1; 1877. Т. 1–2.

Сергий Радонежский и основанный им Троицкий монастырь (Троицкая лавра): Исторический очерк. Казань, 1894.

Кавелин К.Д.: Критико-биографический очерк. СПб., 1896.

Введение в науку русской истории [У.к.], [Е.к.].

Әдәбият

Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета (1804–1904). Казань, 1904. Ч. 1.

Биобиблиографический словарь профессоров и преподавателей Казанского университета. 1905–1917. Казань, 1986.

Мухамадеев А.И. Дмитрий Александрович Корсаков: 1843–1919. Казань, 2002.

Казанский университет (1804–2004): Библиографияческий словарь. Казань, 2002. Т. 1.

Автор – Е.Б.Долгов