- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (24.3.1945), полковник
1926 елның 8 октябре, Лаеш кантоны Панау авылы, Лаеш районының хәзерге вакытта юкка чыккан авылы — 1998 елның 24 ноябре, Сочи шәһәренең Лазаревский районы Лазаревский поселогы.
Һөнәр училищесен (Казан, 1942) тәмамлый. Казанда хәрби заводта токарь булып эшли.
1943 елның ноябреннән Кызыл Армия сафларында.
1944 елның февраленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 33 нче армиянең 383 нче укчы дивизиясе 696 нчы укчы полкның отделение командиры. 1 нче, 2 нче һәм 3 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Белоруссия (1944), Варшава-Познань һәм Берлин (икесе дә — 1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.
1945 елның 5 февралендә Фюрстенберг (Германия) шәһәре янында Одер елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә. Беренчеләрдән булып елганы кичеп чыга. Көчле ут астында рота командирын үлемнән коткара. Плацдармда өч контрһөҗүмне кире кайтаруда катнаша. Кул сугышында 10 гитлерчыны юк итә. Дошман тылына үтеп керә һәм полк бүлекчәләренең һөҗүмен тоткарлаган дзотны шартлата.
Сугыштан соң Пермь хәрби пехота училищесен тәмамлый. Сочи шәһәрендә Лазаревский районының хәрби комиссары булып хезмәт итә.
1985 елдан запаста.
Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Лаеш шәһәренең Җиңү паркында Геройның бюсты, Лазаревский посёлогында һәйкәл куела.
Лазаревский посёлогында 75 нче урта мәктәп һәм Лаеш районының Столбище авылындагы мәктәп аның исемен йөртә.
Герои Советского Союза – наши земляки. Казань, 1984. Кн. 2;
Ханин Л. Герои Советского Союза – сыны Татарии. Казань, 1993;
Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;
Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2021. Т. 2. С. 632, 636, 640;
Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 99.
Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.