Эчтәлек

Крестовниковлар чыгышлары белән крәстияннәрдән. XVIII йөз уртасыннан Переяславль сәүдәгәрләре.

Сәүдәгәрләр династиясен нигезләүче булып 1 нче гильдия Переяславль сәүдәгәре Козьма Васильевич (1755–1814) исәпләнә. Ул 1772 елда Мәскәүгә күчеп килә, рафинад-шикәр һәм буяу-агарту заводлары (Мәскәү), туку фабрикасы (Мәскәү губернасы, Мәскәү өязе Поляны авылы) ача. 1812 елгы Ватан сугышы чорында Россия армиясе файдасына 50 мең сум акча күчерә.

Козьма Васильевичның балалары: Александр (1794–1850), Ксенофонт (1796–1832) һәм Константин (1796–1841), Мәскәү сәүдәгәрләре. 1831 елда «Бертуган А., К. һәм К. Крестовниковлар» сәүдә йорты (1849 елдан «А. Крестовников кардәшләре белән», 1851 елдан «Бертуган Крестовниковлар һәм Ко») оештыралар.

1855 елда Казанда Шәм-стеарин, сабын кайнату, глицерин җитештерү һәм химия заводы, 1859 елда нигез капиталы 600 мең сум булган «Казан күн заводы пай ширкәте» эшли башлый. Крестовниковлар «Сәүдәгәрләрнең сәүдә биржасы»н (1866) һәм «Казанский биржевой листок» газетасын (1869) ачуны башлап йөриләр.

1871 елда Крестовниковларның фирмасы 2 млн сум нигез капиталы булган «Крестовниковларның фабрика-сәүдә пай ширкәте» булып акционерлаша.

Козьма Васильевичның оныгы Григорий Александрович (10.1.1855, Мәскәү – 1918, шунда ук), сәнәгатьче, җәмәгать эшлеклесе, нәселдән килгән дворян (1910 елдан).

Ул Мәскәү университетын тәмамлый (1878). 1878–1879 елларда Казан химия заводында эшли, 1879–1891 елларда Мәскәү-Курск тимер юллары җәмгыятендә идарә әгъзасы.

1887 елдан Г.А. Крестовников – «Фабрика-сәүдә...» идарәсе директоры, 1890 еллар башыннан – Мәскәү сәүдәгәрләр банкы башлыгы, советы рәисе (1903–1917). 1892–1894 елларда Мәскәү биржа комитеты старшинасы, 1905–1915 елларда рәисе.

1906–1915 елларда Г.А. Крестовников – Дәүләт Советы әгъзасы. 1905 елда «Сәүдә-сәнәгать партия»сен оештыручыларның берсе була, 1906 елдан «Унҗиденче октябрь берлеге» партиясенең Үзәк комитеты әгъзасы.

Әдәбият

Семейная хроника Крестовниковых: в 3 кн. М., 1903–1904.

Отечественная история: энциклопедия. М., 2000. Т. 3.