Машиналар төзү һәм металл эшкәртү сәнәгатенең төп тармаклары: автомобильләр төзү («КамАЗ», элеккеге «Гаро» заводы, «Алабуга автомобильләр заводы» ҖБ, Лениногорск «Автоспецоборудование» заводы АҖ һ.б.), авиация төзелеше («Казан авиация җитештерү берләшмәсе» АҖ, «Казан вертолёт заводы», Казан моторлар төзү берләшмәсе АҖ һ.б.), приборлар төзү һәм радиоэлектроника («Теплоконтроль», «Электроприбор», «Элекон заводы», «Радиоприбор», «Казан оптика-механика заводы», «Чистай «Восток» сәгать заводы» АҖләре һ.б.), суднолар төзү һәм суднолар ремонтлау («Яшел Үзән А.М.Горький исемендәге заводы», «Чистай суднолар төзү һәм ремонтлау заводы» АҖләре һ.б.). Насос-компрессорлар, вакуум һәм суыту җиһазлары («Казанкомпрессормаш», «Вакууммаш», «Әлнас» АҖләре, «Серго исемендәге завод» ҖБ» федераль ДУП һ.б.), электротехник җиһазлар («Татэлектромаш», «Казан электротехника заводы» АҖләре һ.б.), медицина инструментлары һәм аппаратурасы («Казан медицина инструментлары заводы», «Микрон», «Казан медицина аппаратурасы заводы» АҖ, «Медфизприбор» ФҖБ һ.б.), ягулык һәм нефть химиясе сәнәгате өчен җиһазлар («Әлмәт торбалар заводы», «Нефтемаш», «Нефтеавтоматика» АҖләре), коммуналь, санитар-техник җиһазлар (Казан газ аппаратлары заводы–Веста», «Сантех­прибор» АҖләре һ.б.) җитештерү үсеш алган. Металл эшкәртү юнәлешендә «Түбән Кама механика заводы» АҖ, «КамАЗ», «АлАЗ» ҖБ АҖләре бүлекчәләре һ.б. зур күләмле эшләр башкаралар. 2012 елда Татарстанда 2647 машиналар төзү һәм металл эшкәртү сәнәгате предприятиесе (шул исәптән 199 эре һәм уртача зурлыктагы, 2111 кече) исәпләнә, шуларның 2%ы — дәүләт милкендә, 5%ы — катнаш, 93%ы — хосусый милектә. Аларда якынча 149 мең кеше эшли. ТР сәнәгатендә машиналар төзү һәм металл эшкәртү сәнәгатенең өлеше предприятиеләр саны, төп фондлар, продукция, табыш күләме буенча тиңдәшле рәвештә (% ларда) 37,7; 11,6; 21,5; 8,8 тәшкил итә; шушы тармакта эшләүчеләр — 38,8%.

Машиналар төзү һәм металл эшкәртү сәнәгате продукциясенең күп кенә төрләрен эшләп чыгару буенча Татарстан РФдә иң алдынгы урыннарны били. РФ буенча гомуми күләмнән чыгып исәпләгәндә, республикада газ турбиналарының 95% чамасы, йөк автомобильләре һәм үзәктән куулы эл.насосларының — 50 шәр % ы, көнкүреш суыткычлары һәм сәгатьләрнең 30 ар %ы, газ плитәләренең, приборларның, хисаплау техникасы, автоматлаштыру чаралары һәм аларга кирәкле запас частьларның 20 шәр %ы, медицина техникасының, аңа кирәкле запас частьларның, нефть һәм химия җиһазларының 15әр %ы җитештерелә.

Машиналар төзү һәм металл эшкәртү сәнәгате предприятиеләре, башлыча, Казанда, Чаллы, Яшел Үзән, Әлмәт, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Чистай, Түбән Кама, Лениногорск шәһәрләрендә урнашкан. Кечерәк предприятиеләр Азнакай, Нурлат, Буа, Арча шәһәрләрендә, Биектау тимер юл станциясендә, Хуҗамәт авылында (Минзәлә районы) эшли.

Тарихы

Казан губернасында беренче машиналар төзү һәм металл эшкәртү сәнәгате предприятиеләре XIX йөз башыннан мәгълүм. 1812 елда 5 завод була (аларда 481 крепостной һәм 282 ирекле ялланган эшче эшли; тимердән 5307 пот авырлыкта төрле әйберләр, чаңнар, бакыр савыт-саба, төймәләр җитештерелә). Предприятиеләрнең иң зурлары Мамадыш өязендә урнашкан була, алар прапорщик Осокин (4 мич; 154 крепостной һәм 150 ирекле ялланган эшче; 2103 потлык продукция), сәүдәгәрләр Иноземцев һәм Үтәмишев (5 мич; 327 крепостной һәм 118 ирекле ялланган эшче; 1413 потлык продукция) милкендә булганнар. XIX йөзнең 2 нче яртысында чагыштырмача эрерәк заводлар: А.Н.Свешниковның чуен-бакыр кою, тимерчелек-котельный һәм механика (Казан, 1851), А.М.Провоторовның механика һәм чуен кою (Чистай шәһәре, 1852), М.Я.Рамның механика (Казан, 1877), Л.Х.Либихтның (А.Н.Сапожковның) һәм И.М.Сенниковның чуен-бакыр кою (Казан, 1880, 1890), корыч кою (Паратский Затон авылы, 1898) заводлары; «Кавказ вә Меркурий» АҖнең суднолар ремонтлау остаханәләре, Тимер юллар министрлыгының Казан округы предприятиеләре һ.б. барлыкка килә. Аларда бакыр коелмалар, пар казаннары, тимерчелек әйберләре, янгын сүндерү торбалары җитештерелә.

1913–1914 елларда Казан губернасында 16 металл эшкәртү һәм машиналар төзү предприятиесе (аларда 2 меңнән артык кеше эшли) исәпләнә, араларында авыл хуҗалыгы хезмәте кораллары һәм машиналары җитештерүчеләр, автомобильләр ремонтлаучылар да була. Аларның продукциясе губернадагы гомуми сәнәгать җитештерүе күләменең 5%ын тәшкил итә. 1918–1919 елларда тармак предприятиеләре национализацияләнә. Гражданнар сугышы елларында аларның күбесе ябыла, яңа икътисади сәясәткә күчкән предприятиеләр Татметаллтрестка берләштерелә (1922). 1930 елларда гомумдәүләт индус­трияләштерү сәясәтенә бәйле рәвештә яңа эре машиналар төзү предприятиеләре оештырыла башлый. Бу чорда Казанда язу машиналары заводы (1931), авиакомбинат — самолётлар, двигательләр җитештерү заводлары комплексы (1932), оптика приборлары чыгаручы 237 нче завод (1940) һ.б. нигезләнә. Суднолар төзү, суднолар ремонтлау заводлары һ.б. киңәйтелә һәм реконструкцияләнә. 1913 ел белән чагыштырганда 1940 елда машиналар төзү һәм металл эшкәртү сәнәгате продукциясенең күләме 71 тапкыр арта. ТАССР илдә машиналар төзү һәм металл эшкәртүче эре үзәкләрнең берсенә әверелә. Бу елларда Казан–Яшел Үзән сәнәгать төйнәлеше формалаша. 1941–1942 елларда республикага машиналар төзүче һәм металл эшкәртүче 20 дән артык эре һәм уртача зурлыктагы предприятие (76 мең хезмәткәр), шул исәптән Мәскәүнең 22 нче авиация, 230 нчы авиация үлчәү приборлары, 2 нче сәгать, электромеханика заводлары, Ленинградның 387 нче авиация, 379 нчы эл. техникасы, оптика-механика, машиналар төзү заводлары, Воронежның 16 нчы моторлар заводы, Киевның теш дәвалау борлары фабрикасы, Бежецкиның автогараж җиһазлары заводы (Калинин өлкәсе) һ.б. эвакуацияләнә. Республика территориясендә яңа җитештерү төрләре — медицина инструментлары, оптика-механика, үлчәү, навигация приборлары, сәгать производстволары һ.б. барлыкка килә. Авиация төзелеше республикада машиналар төзелешенең төп тармагына әверелә, аның өлеше төп сәнәгать-җитештерү фондлары бәясенең 80% тирәсен тәшкил итә. 1941–1945 елларда ТАССРда машиналар төзү продукциясе күләме 6,8 тапкыр, эшчеләр саны 2 тапкыр арта; тармакка барлык эшләүчеләрнең 70% тан артык өлеше, республикада сәнәгый җитештерү күләменең 60% тан артык өлеше туры килә.

Сугыштан соңгы елларда машиналар төзү һәм металл эшкәртү сәнәгате үсешен дәвам итә. Казанда компрессорлар, «Теплоконтроль», матем. машиналары, «Сантех­изделия», «Сантехприбор» механика, «Лесхозмаш» заводлары, шулай ук Нурлат машиналар төзү заводы, Лениногорск, Чистай махсус автомобиль җиһазлары заводлары һ.б. төзелә. ТАССРның көньяк-көнчыгыш районнарында нефть-газ чыгару сәнәгате үсеше нәтиҗәсендә нефть-газ машиналары төзү сәнәгате барлыкка килә. 10 нан артык завод (Бөгелмәдә һәм Лениногорск шәһәрендә — «Нефтеавтоматика», Әлмәт һәм Азнакай шәһәрләрендә — «Нефтемаш», Лениногорск шәһәрендә — «Газспецмашремонт», автоматлаштыру һәм агрегатлар-механика, Әлмәт шәһәрендә — насослар, торбалар, инструментлар, Әлмәт һәм Лениногорск шәһәрләрендә — приборлар төзү, Бөгелмә шәһәрендә — механика һәм электротехник җиһазлар заводлары һ.б.) төзелә; Әлмәт–Бөгелмә сәнәгать төйнәлеше формалаша. 1950–1970 елларда самолётлар, вертолётлар, кече корабльләр, приборлар һ.б. хәрби техника җитештерүче оборона комплексы предприятиеләре кызу темплар белән үсә. 1940 ел нәтиҗәләре белән чагыштырганда, тармак продукциясенең күләме 1960 елга — 57,6, 1970 елга 178,9 тапкыр арта. 1970 елларда, КамАЗ (1969 елда нигез салына) төзелешенә бәйле рәвештә, автомобильләр төзү үсеш ала. Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Зәй, Менделеев шәһәрләренең һәм шәһәр тибындагы Кама Аланы посёлогының сәнәгать предприятиеләре җирлегендә Татарстан машиналар төзү сәнәгатенең яңа үзәге — Түбән Кама территориаль-җитештерү комплексы оеша. 1970–1980 елларда машиналар төзү һәм металл эшкәртү сәнәгате фәнни-техник алгарыш казанышларын: автомат, конвейерлы һәм өзлексез агымлы линияләрне, автоматлаштыру приборларын һәм чараларын, санлы программалар белән идарә ителүле станокларны гамәлгә кертү, пластмассалар һәм композит материаллар куллану, технол. процесс белән идарә итүне камилләштерү, производствоны туплау һәм специальләштерү һ.б. нигезендә интенсив рәвештә үсә. Ел саен эшләнмәләрнең 100 дән артык яңа төрләрен серияләп җитештерү үзләштерелә. 1970–1980 елларда тармакта продукция чыгару 4,4, 1980–1990 елларда 1,8 тапкыр үсә һәм 1940 елгы күрсәткечтән 1402 тапкыр артып китә (1990). Республика сәнәгать продукциясенең гомуми күләмендә машиналар төзү һәм металл эшкәртү сәнәгатенең өлеше 40% тан күбрәк күрсәткечкә ирешә.

1990 елларда җитештерүнең күләме шактый кими: 1997 елда ул 1990 елдагы күрсәткечнең 37% ын, ТР сәнәгать продукциясендә 14,9% ны тәшкил итә. Кайбер предприятиеләрнең (Казан «Терминал» хисаплау техникасы чаралары ҖБ, Татарстан «Свияга» ҖБ, «Лесхозмаш», Нурлат машиналар төзү заводлары һ.б.) эшчәнлеге туктала. Оборона сәнәгате предприятиеләрендә продукция чыгару күләме кискен кими (1998 елда 1990 дагы күрсәткечнең 10% ы җитештерелә), бу республика икътисадында тискәре чагыла, чөнки җитештерү куәтләренең 60% ы әлеге предприятиеләр карамагында була, ТР сәнәгатендә эшләүчеләрнең 40%ы аларга туры килә. Соңрак оборона сәнәгате предприятиеләре конверсиягә күчерелә, аларга ав­томобиль транспорты, нефть һәм нефть химиясе, газ сәнәгате, төзелеш индустриясе, авыл хуҗалыгы өчен детальләр һәм аерым әйберләр эшләп чыгару буенча дәүләт заказлары бирелә башлый (җитештерү күләменең 20% ы чамасы). 1999 елдан машиналар төзү һәм металл эшкәртү сәнәгате җитештергән продукциянең күләме арта бара һәм 2003 елда 1990 елдагы күрсәткечнең 71% ын тәшкил итә. 1998–2012 елларда тармакның җитештерү күләме 16,5 тапкыр арта (ТР машиналар төзү һәм металл эшкәртү сәнәгате продукциясенең төп төрләрен җитештерү динамикасы таблицада бирелгән).

1960–2011 елларда ТР машиналар төзү һәм металл эшкәртү сәнәгате продукциясенең төп төрләрен җитештерү

Продукция төре

1960 г.

1980 г.

1990 г.

2000 г.

2011 г.

Металл кисү станоклары, данә

377,0

218,0

156,0

12,0

Приборлар, автоматлаштыру чаралары һәм алар өчен кирәкле запас частьлар (хисаплау техникасы чараларыннан һәм көнкүреш сәгатьләреннән тыш), млн. сум

19,9

137,2

153,8

424,7

913,5

Насослар, вакуумлы һәм югары вакуумлы агрегатлар, мең данә

1,8

21,8

23,0

2,1

4,0

Һава һәм газ компрессорлары, һава яки вакуумлы насослар, данә

727,0

1248,0

1157,0

166,0

231,0

Химик җиһазлар һәм алар өчен кирәкле запас частьлар, мең сум

1912,0

2777,0

5787,0

4518,0

7772

Йөк автомобильләре, данә

23331

75983

23494

57416

Җиңел автомобильләр, данә

1962

33671

19839

Медицина техникасы һәм аның өчен кирәкле запас частьлар, млн. сум

4,9

25,6

45,1

235,0

1203,0

Санитар-техник арматура, мең данә

668,0

1520,0

1256,0

1213,8

1021,8

Производство

Машиналар төзү һәм металл эшкәртү сәнәгатенең күп кенә предприятиеләре актив инновацион эшчәнлек алып баралар, көндәшлеккә сәләтле продукция чыгаралар. 30 дан артык предприятиедә җитештерелүче продукция сыйфаты белән ИСО-9000 халыкара стандартларына туры китереп идарә итү системасы гамәлгә кертелгән. Машиналар төзү һәм металл эшкәртү сәнәгатенең шактый предприятиеләре («КамАЗ», «Казан вертолёт заводы», «Электроприбор», «Элекон заводы», «Казан медицина инструментлары заводы», «Микрон-холдинг», «Әлнас», «Яшел Үзән А.М.Горький исемендәге заводы», «Чистай «Восток» сәгать заводы» АҖләре, «Серго исемендәге завод» ҖБ федераль ДУП һ.б.) актив сәүдә-икътисад эшчәнлеге белән шөгыльләнәләр.

Тармак продукциясе РФнең төрле төбәкләренә, 50 дән артык якын һәм ерак чит илләргә җибәрелә. ТРның экспорт структурасында машиналар төзү продукциясе 6,4% чамасы тәшкил итә (2012). Татарстанда чит илләр (АКШ, ГФР, Франция, Италия һ.б.) компанияләре белән берлектә оештырылган 32 предприятие, шул исәптән «Камминз Кама» АҖ, «ZF-Кама» ҖЧҖ (икесе дә Чаллыда), «Кремерайонефтехим» АҖ (Түбән Кама), «Эка» АҖ (Казан), «Агро-Идея» ҖЧҖ (Лениногорск) һ.б. тотрыклы эшлиләр.

ТР машиналар төзү һәм металл эшкәртү сәнәгате предприятиеләренең күпчелеге читтән китерелгән чималны куллана. Төп чимал (кара металлар прокаты, тимер, төсле металлар, чуен) җибәрүчеләр — Урал, Үзәк, Идел-Вятка төбәкләре һәм Украина металлургия предприятиеләре. Шул ук төбәкләрдән һәм РФнең Төньяк-Көнбатыш икътисади районыннан комплектлаучы эшләнмәләр дә кайтарыла.

Кадрлар

Машиналар төзүче эре предприятиеләр каршында 9 фәнни-тикшеренү институты һәм 5 КБ эшли. Машиналар төзү һәм металл эшкәртү сәнәгате алдындагы мәсьәләләрне һәм бурычларны хәл итүдә югары уку йортларының тармак проблема лабораторияләре дә катнаша. Белгечләр Казан техник һәм Казан технология университетларында, Кама икътисади инженерлык академиясендә, 6 техникумда һәм 10 лицейда әзерләнә. Машиналар төзү һәм металл эшкәртү сәнәгате предприятиеләре Казан, Чаллы, Яшел Үзән, Чистай, Әлмәт, Бөгелмә шәһәрләренең социаль инфраструктурасын һәм шәһәр хуҗалыгы объектларын формалаштыруда актив катнашалар. Алар тораклар, халык мәгарифе һәм сәламәтлек саклау объектлары, мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре, клублар һәм мәдәният йортлары, стадионнар, спорт мәктәпләре һ.б. төзелешен финанслыйлар.

Чыганаклар                                     

Республика Татарстан. 1920–2000: Стат. сб. К., 2001.

Әдәбият       

Абрамов В.П., Кладиев Н.Х., Шагимухаметов Ф.Г. Наш край Татарстан. К., 1970;

Табеев Ф.А. На новых рубежах. К., 1976;

Мустафин М.Р., Хузеев Р.Г. Всё о Татарстане. К., 1994;

Фасхутдинов К.Ф. Промышленность Республики Татарстан в 50–90 годы XX в. // Историк и время. К., 2003.

Авторлар — К.Ф.Фәсхетдинов, М.Җ.Гаитов, Г.Я.Мәүлетова, С.Г.Белов